Гульсина Камалова

Добавила видео

Гульсина Камалова

Добавила видео
03:01
MVI_0008
8 139 просмотров

Гульсина Камалова

Добавила видео
Сайрат сандугачыңны Күңелдәге сандугачны Тыйма син,сайрат кына! Җанында ни- иң моңлысын Сайрасын сайлап кына! Моңлылар бәхетсез,-диләр, Бәхетсез буламыни?! Бәхетсезләр күңеленә Сандугач кунамыни? Сайрат сандугачларыңны, Моң сөйгәннәрне уят! Ашкындырып,дәртләндереп Күңел кылларын уйнат!
Моңлы тальян Ник моңыңа гашыйк кызлар,тальян? Егетләр дә түгел битараф, Сыздырып та уйнап җырлатасың, Яңрап-гөрләп тора бар тараф. Синең телләреңә язылгандыр Халкым моңы,халкым авазы. Ерак бабайлардан килә бит ул- Дәрте,зары,хәсрәт һәм назы. Син шуларны ,тальян,көйгә салып Менә безгә ишеттерәсең. Күзләрдә яшь мөлдерәмә тулы, Күңелләрне чеметтерәсең. Әтиләрдән безгә дә моң күчкән, Сандугачлар торсын читтәрәк. Дәрт сүнмәгән әле,дәрман да бар, Картаерга әле иртәрәк. Авыл урамыннан җырлап үтик,- Моң таралсын,авыл ямьләнсен! Дәртле,моңлы көйләр уйна ,тальян, Яшьлек яшен булып яшьнәсен!
bakchinsky.zaki

Папа Карло

Добавил видео
03:41
8 Марта! HD1080.
607 просмотров
Гармунчыга Ал әле гармуныңны, Суз әле күрекләрен! Тарт өздереп,өз үзәген Кызларның,егетләрнең! Уянсын моң сөйгәннәр, Дәртләнсен йөрәкләре. Сихри кичтә чынга ашсын Гашыйклар теләкләре! Күңел биреп уйнале, Җәлләмә бизәкләрен! Армасын гына бармагың, Талмасын беләкләрең!
Показать ещё