ЗӨЛФИЯГӘ...
Нигә син беркайчан да,
Миңа үпкәләмисең?
Нигә башкалар шикелле,
Мине үртәләмисең?
Чабып килеп муеныма,
Нигә син сарылмыйсың?
Мине энә очы кадәр дә,
Әллә соң сагынмыйсың?
Бүтәннәр кебек читтән,
Син мине күзәтмисең?
Кызларга күз кыссам да,
Дәшмисең, сүз әйтмисең.
Әллә син көнләшмисең?
Холкым да алтын түгел,
Син бердә зарланмыйсың?
Усал итеп беркайчан да,
Син кырын карамыйсың?
Башкалар кылана бит,
Ник син дә кыланмыйсың?
Янәшәмдә сырпаланып,
Ник син дә мырламыйсың?
Кеше хатыннары кебек ,
Нигә ,,маймылланмыйсың”?
Синең шул булыр инде,
Эштән арыналмыйсың..
Мин аңламыйммы сине,
Әллә син аңламыйсың?
Мин җүләреңне бөтенләй,
Кешегә санамыйсың!
Җ. Шакиров