Тәрәзә буяр алдыннан Тәрәзә рамнарын буяр алдыннан пыяласына аш серкәсе сөртсәгез, аңа буяу ябышмас. Эш беткәч, пыяла чистартып интекмәссез.
    0 комментариев
    0 классов
    Дөрес койма Профнастилдан койма ясаганда бер сорау туа: койманы кайсы яктан беркетергә? Күпләр койманы үз ягына каратып тота. Металл каркас күршегә күренеп кала. Әмма бу дөрес түгел, койманы күршеләргә йөз белән каратып тотарга кирәк. Төп сәбәбе — куркынычсызлык. Металл каркаска басып, бакчага керү авыр түгел. Бу киңәш тыкрык буенда яшәүчеләргә аеруча кагыла. Койма буен чәчәкләр, декоратив куаклар утыртып бизи аласыз.
    6 комментариев
    32 класса
    Язын күчерергә ярыймы? Нинди күпьеллык чәчәкләрне язын бүләләр? Бакчада эхинацея, чалмачәчәк, ирисләр бик җәелде. Язын чәчәк ата торган чәчәкләрне көздән бүлеп, күчереп калдырырга кирәк. Җәй уртасында һәм көзгә таба гына чәчәк атучыларны язын тәртипкә китерәбез. Мәсәлән, флокс, канәфер, дицентра, эхинацея, хризантема, гелениум, лилейник, күпьеллык кашкарый, пиретрумны язын күчерә аласыз. Чалмачәчәк һәм ирис җәйнең беренче яртысында чәчәк ата, шуңа аларга язын тимәскә кирәк, юкса быел чәчәк ата алмаячаклар.
    1 комментарий
    43 класса
    Искәрмә өчен Болай эшләгәндә икечегә дә кулланырга була.
    0 комментариев
    27 классов
    Кәтлит пешерәбез Пешергәндә табага кәтлит ябышмасын өчен шушы ысулны кулланырга була.
    2 комментария
    47 классов
    Төрле киңәшләр • Колбаса, сырны фольгага төреп, суыткычка куйсагыз, яхшырак сакланачак. • Хөрмә катырак булса, банан белән бер пакетка салып торыгыз. Ул болай тизрәк өлгерә, тәмләнә. • Яшел тәмләткечләрне дымлы тастымалга төреп, суыткычка куйсагыз, озаграк шиңми торырлар. • Карт тавык тизрәк пешсен өчен, 20-30 минут шулпада кайнаткач, 5-6 минут салкын суга салып алырга кирәк.
    1 комментарий
    31 класс
    Конверт ясыйбыз Туй, бәйрәмнәргә барганда конвертның гел кирәге чыга. Аны үзеңә дә ясарга була. Моның өчен А4 зурлыгындагы кәгазь һәм җилем кирәк. А4 зурлыгындагы кәгазьне горизонталь куярга. Уң һәм сул яктан рәсемдәгечә 7,2 см улчәп сызарга һәм кисәргә. Килеп чыккан ромбны горизонталь куярга, яндагы өчпочмакларны бөкләп, конверт ясарга. Яннарын ябыштырырга. Конвертны бизәргә дә була.
    0 комментариев
    7 классов
    Ясмин гөле Ясмин гөле (жасмин) үстергән кешеләр стресс, күңел төшенкелегенә бирешми. Ясмин чәчәге исе тынычландыра, йокыга китәргә булыша.
    2 комментария
    44 класса
    Туңдырылган лимон Берничә лимонны юарга, йогышсызландыру өчен бер минутка алма серкәсенә салып алырга һәм төнгә туңдыргычка куярга. Иртән лимонны кабыгы белән угычтан уарга. Массаны боз савытына бүлеп, кабат туңдыргычка куярга. Лимонлы шакмаклар чәйгә салу өчен яхшы, аны болаи ашарга да була. Ул салкын тигәннән файдалы, шикәр, холестеринны киметә.
    1 комментарий
    55 классов
    Ике минутта иртәнге аш 3 йомырканы 2 аш кашыгы сөт кушып, чәнечке белән тугларга, тәменчә тоз, борыч сибәргә. Теләк буенча вак итеп туралган колбаса, помидор, яшел суган өсти аласыз. Чынаякны атланмай белән майларга һәм массаны салып, 2-3 минутка микродулкынлы мичкә куярга кирәк. Тәмле иртәнге аш әзер.
    2 комментария
    45 классов
Тәрәзә буяр алдыннан
Тәрәзә рамнарын буяр алдыннан пыяласына аш серкәсе сөртсәгез, аңа буяу ябышмас. Эш беткәч, пыяла чистартып интекмәссез.
Дөрес койма
Профнастилдан койма ясаганда бер сорау туа: койманы кайсы яктан беркетергә?
Күпләр койманы үз ягына каратып тота. Металл каркас күршегә күренеп кала. Әмма бу дөрес түгел, койманы күршеләргә йөз белән каратып тотарга кирәк. Төп сәбәбе — куркынычсызлык. Металл каркаска басып, бакчага керү авыр түгел. Бу киңәш тыкрык буенда яшәүчеләргә аеруча кагыла. Койма буен чәчәкләр, декоратив куаклар утыртып бизи аласыз.
  • Класс
Язын күчерергә ярыймы?
Нинди күпьеллык чәчәкләрне язын бүләләр? Бакчада эхинацея, чалмачәчәк, ирисләр бик җәелде.
Язын чәчәк ата торган чәчәкләрне көздән бүлеп, күчереп калдырырга кирәк. Җәй уртасында һәм көзгә таба гына чәчәк атучыларны язын тәртипкә китерәбез. Мәсәлән, флокс, канәфер, дицентра, эхинацея, хризантема, гелениум, лилейник, күпьеллык кашкарый, пиретрумны язын күчерә аласыз.
Чалмачәчәк һәм ирис җәйнең беренче яртысында чәчәк ата, шуңа аларга язын тимәскә кирәк, юкса быел чәчәк ата алмаячаклар.
Искәрмә өчен
Болай эшләгәндә икечегә дә кулланырга була.
00:10
Искәрмә өчен
4 168 просмотров
Кәтлит пешерәбез
Пешергәндә табага кәтлит ябышмасын өчен шушы ысулны кулланырга була.
00:11
Кәтлит пешерәбез
5 002 просмотра
Төрле киңәшләр
• Колбаса, сырны фольгага төреп, суыткычка куйсагыз, яхшырак сакланачак.
• Хөрмә катырак булса, банан белән бер пакетка салып торыгыз. Ул болай тизрәк өлгерә, тәмләнә.
• Яшел тәмләткечләрне дымлы тастымалга төреп, суыткычка куйсагыз, озаграк шиңми торырлар.
• Карт тавык тизрәк пешсен өчен, 20-30 минут шулпада кайнаткач, 5-6 минут салкын суга салып алырга кирәк.
Конверт ясыйбыз
Туй, бәйрәмнәргә барганда конвертның гел кирәге чыга. Аны үзеңә дә ясарга була. Моның өчен А4 зурлыгындагы кәгазь һәм җилем кирәк.
А4 зурлыгындагы кәгазьне горизонталь куярга. Уң һәм сул яктан рәсемдәгечә 7,2 см улчәп сызарга һәм кисәргә. Килеп чыккан ромбны горизонталь куярга, яндагы өчпочмакларны бөкләп, конверт ясарга. Яннарын ябыштырырга. Конвертны бизәргә дә була.
Ясмин гөле
Ясмин гөле (жасмин) үстергән кешеләр стресс, күңел төшенкелегенә бирешми. Ясмин чәчәге исе тынычландыра, йокыга китәргә булыша.
Туңдырылган лимон
Берничә лимонны юарга, йогышсызландыру өчен бер минутка алма серкәсенә салып алырга һәм төнгә туңдыргычка куярга.
Иртән лимонны кабыгы белән угычтан уарга. Массаны боз савытына бүлеп, кабат туңдыргычка куярга. Лимонлы шакмаклар чәйгә салу өчен яхшы, аны болаи ашарга да була. Ул салкын тигәннән файдалы, шикәр, холестеринны киметә.
Ике минутта иртәнге аш
3 йомырканы 2 аш кашыгы сөт кушып, чәнечке белән тугларга, тәменчә тоз, борыч сибәргә. Теләк буенча вак итеп туралган колбаса, помидор, яшел суган өсти аласыз.
Чынаякны атланмай белән майларга һәм массаны салып, 2-3 минутка микродулкынлы мичкә куярга кирәк. Тәмле иртәнге аш әзер.
Показать ещё