Убырлы карчык” (Юмористик хикәя) Люция Әблиева Бүген отпускамның беренче көне. Эшемнән диңгез буендагы ял йортына юллама бирделәр Иртәгә юлга, аллабирса, дип торам. Бүген бер министырлыкка сугылып чыгасы булыр, күптән хәл ителәсе йомышым бар иде. Кабул итү сәгатьләрен белешим дип телефонга үрелгән генә идем, кәрәзле телефоным чылтырады. Хəмит дус икән. - Сəлам, Хәмит, тынлыйм. Кәрәзле телефонның теге ягыннан гыжлаудан башка бер ни ишетелми. Бераз тыңлап торганнан соң, үзем эндәшергә булдым. - Әллə җəй уртасында грипп зəхмəте эләктердеңме? Хəмитем һаман дəшми. Инде ачуланып, трубканы куям дигәндә генә, тавышы ишетелде. - Кара әле, бүген бер түрəгə йомышым төшеп министырлыкка барган идем, кабул итү бүлмəсендə убырлы карчык утыра! Хəмит болай үзе зəм-зəм суы белəн артык дус булмаса да, фəрештə түгел түгеллеген. Убырлы карчык күзенə күренерлек булгач, кичə ару гына төшергəн, ахыры, дип уйлап куйдым. - Кичə нинди бəйрəмдə булдың соң? - Нинди бəйрəм, нинди бəйрəм... Аракыны бер ай авызга алу түгел, иснəгəн дə юк, кан басымы шаярта бит минем соңгы вакытта. - Ярый, шулай да булсын ди. Алай булгач, я сине шаяртканнар, я син минем башымны катырасың. Ни йомыш? - Бер йомышым да юк, ышанмасаң, үзең барып кара! Шулай диде дә, Хəмит трубканы куйды. Маскарад бетте дип уйлап та бетермәдем,тагын телефонным чылтырады. Балдыз икəн. - Җизни, иртəнге яңалыкларны карадыңмы, бүгеннəн түрəлəрнең кабул итү бүлмəсендə убырлы карчыклар утырачак, имеш. - Нəрсə, -мин əйтəм,- ялның беренче көненнəн ук мине тилелəр йортына озатырга сүз куештыгызмы əллə җыелышып? Балдыз, гадəттəгечə тəрəзə пыялалары чыңларлык итеп бер көлде дə, телевизор кабыз, ышанырсың дип, минем белəн сөйлəшүне тəмам да итеп куйды. Төш күрмимдер бит инде, чəчемне тартып, ботымны чеметеп карадым, аптырагач. Юк, уянуын уянганмын, анысы. Нинди убырлы карчык булды соң әле бу иртән иртүк? Юк, балдыз түгел, теге түрәләр янында утыручыны әйтәм. Ярый, карап кайтыйм инде алай булгач, бу убырлы карчыкларын. Болай да җыенган идем бит инде дип, ашык-пошык киенә башладым. Кабул итү бүлмəсенең ишеген ачу белəн, Хəмитнең гыжлаганы кабат колакка ишетелгəндəй булды. Я, хода, Тукай абзагызның Шүрəлесе өстəл артында утырган бу заттан мең тапкыр сөйкемлерəк тоелды миңа шул минутларда! Ул йөз, ул киемнəр дисеңме! Кайсы театр актерын ялладылар икəн, ə?! Шулай да сер бирмим. Гадəт буенча, бер кулда алдагы бүлмəгə үткəрə торган “пакет”. Аны убырлы карчыкка сузам. Менə хəзер убырлы карчыгым маскасын салып ыргытачак та: - Фəлəн Фəлəнич сезне көтə, үтегез!- дип əйтəчəк. Булмады шул мин уйлаганча. Аптырагач: - Сеңелем, - димен,- ярый шаярттыгыз, салыгыз инде бу хəшəрəт маскагызны, киемнəрегезне дə... Яна елга да хəтсез генə вакыт бар, репетиция дисəм.... - Нинди яңа ел, нинди репетиция, мин үземнең эш урынымда! Ә сезгə пакетыгызны читкə алып куярга кинəш итəм. Гозерегезне үтəгəч, алып чыгып китəргə онытмагыз! Минме соң кешесе, болай гына бирешə торган, ябештем тегенең битенə, йолкып төшерəм янəсе, маскасын. Кыскасы, бернинди дə шаярту булып чыкмады, барысы да чын-чынлап, дөрес хәбәр икән. Убырлы карчыкларны каян табып бетергəннəрдер, анысы беркемгə дə мəгълүм түгел. Әмма шунысы хак: ришвəтчелек белəн көрəшне түрəлəрнең кабул итү бүлмəсеннəн башларга булганнар. Нəрсə булып бетте дисезме? Күргəнегез бармы бүген убырлы карчык берəр җирдә? Безнең халыкны җинəрсең убырлы карчык белəн генə! Диңгез буеннан урап кайтуыма, убырлы карчыкларыбыз əллə кайчан мөлəем кызларга əйлəнеп беткəн булып чыктылар. Соң, һəр килгəне күчтəнəч, бүлəк төяп килгəч, кая барсын инде алар? Көн саен иренгə - помада, керфеклəргə - сөрмə, колак яфракларына хушбуйларның иң яхшыларын бөркеп, затлы кəнфитлəр белəн чəй эч тə, убырлы карчык булып утыр, имеш. Алай гына түгел, гүзəллəр конкурсында катнашып, лауреат исеме яулаячакларына бер шиге дə юк əле абзагызның! Автор: Люция Әблиева
    0 комментариев
    2 класса
    Иң кадерле истәлек ​Люция ӘБЛИЕВА​ Иң кадерле истәлек Сабакташы Гүзәлдән: “Очрашуга мәктәп еллары белән бәйле булган иң истә калган вакыйганы сөйләргә әзерләнеп кил” — дигән хатны алгач, Диләфрүз, уйга калды. Мәктәпне тәмамлауларына утыз ел вакыт үткән бит! Бу бит сиңа утыз көн яисә утыз атна гына түгел. Диләфрүз хәтер сандыгын актарырга кереште. Шул чагында күзе китап киштәсенең түрендә торган “Ак чәчәкләр” романына төште. “Без икебез дә табиб булачакбыз, син— кешеләрнеке, ә мин — җирнеке” — дип, Рәшит бүләк иткән иде аны. Сигезенчедә укыганда якынаеп китте алар. Белмим, үзешчән сәнгать түгәрәгендә бергә җырлап-биеп йөрүләре сәбәпче булдымы, әллә хисләрнең тәңгәл килү вакыты туры килдеме, кем белсен!? Мәктәпне тәмамалаганда, алар арасындагы мөнәсәбәтне күпләр белә иде. Тик менә Рәшитнең авыл хуҗалыгы институтындагы агроном белгечлегенә укырга барасын, Диләфрүздән башка беркем дә белмәде. Барысы да аның киләчәген физика һәм математика укытучысы белән бәйләделәр. Чөнки, Рәшит бу предметлар буенча районда үткәрелгән ярышларда гел призлы урыннар алып килде. Холкы буенча да коеп куйган педагог иде ул. “Беләсеңме, агроном булып эшли башлагач, җиргә орлык салганнан алып, уңышын җыеп алганчы җырлап йөрер идем. Моңга күмелгән иген басуларының мул уңыш бирәчәгенә иманым камил”, — дигән хыяллары белән уртаклашканда, “Юләр дә инде син!”, — дип Диләфрүз рәхәтләнеп, күзләреннән яшьләр чыкканчы көлә иде. Чынлыкта, Рәшитнең шундый романтик булуыннан гәҗәеп рәхәт тойгылар кичерә. Җәйләрен күршеләре Галимҗан абый янында комбайн ярдәмчесе булып йөргән чагында, Рәшиттән дә бәхетле кеше юк! “Басу җене” бер кагылган икән, димәк ул — мәңгелек. Аны үлем дә җиңә алмый торгандыр. “Искиткеч гүзәл, матур чаклар бер кыска төш, истәлек булып кына калыр икән” — дип, Диләфрүз “Ак чәчәкләр”не киштәдәге кадерле урынына куйды. Ай буе авылда яңгыр төшмәгәне ныклап сизелеп тора. Мәктәп ашханәсенең ачык тәрәзәләреннән тулган бөркүлек очрашуның бераз ямен җибәрсә дә, Гүзәл кебек чая сабакташлары булганда, моңа игътибар итеп утырып буламыни! “Кызлар, егетләр! Кичәбез, дәвам итә! Мәктәп еллары белән бәйле булган иң кадерле истәлекләр турында гапләшеп алыйк әле”, — дип, барысын да өстәл артыннан кузгатып, бакчага алып чыгып китте. Алдан түгәрәкләп тезелеп куелган урындыкларга утыргач, ярыша-ярыша, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә хәтерләүләр китте. Диләфрүз иң азаккы булып сүз алды. Тик, сабыр, итагатле холкына килешеп торган табибә һөнәре бүген аның дулкынлануын басмады. “Безнең арага әфган сугышында батырларча һәлак булган Рәшит сабакташыбызның да җаны килгәндер”, — дип башлады ул сүзен. Бу минутта барысының да башлары аска иелде. Болай да очрашудан нечкәргән күңелләргә, тәгәрәп аккан күз яшьләре кушылды. "Батырлык өчен медале", үлгәннән соң "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән сабакташларын бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Диләфрүз чыгышын дәвам итте. “Аның искиткеч зур матур хыялы бар иде, ул да булса — икмәк үстерү. Җырлый-җырлый икмәк үстерергә теләде Рәшит, ләкин тәкъдире башкача язылган булып чыкты. “Башта туган илем каршындагы бурычымны үтим, аннан гына институт”, — диде ул. “Безнең бабайлар сайлый белгән җирне, туган туфракка җитәме соң? Төшләремә басулар керә. Кайткач, институтта укыйм, агроном һөнәрен үзләштерәм”, — дип язган хатларын һич кенә дә онытырлык түгел. Бүген Рәшитне искә алуыбыз, аның рухына дога булып ирешсен!” Диләфрүз беразга туктап калды. “Сез аның чыгарылыш кичәсендә бүләк иткән җырын хәтерлисезме? Бу җыр безгә, сабакташларына, Рәшитнең мәңгелек истәлеге яңгырасын иде”. Шулай диде дә, салмак кына көй башлады. “Җәйге ямьле басуларда Бик ямансу кичләрен. Җәйге кичтә яратам мин Кырда арыш исләрен”. Кичке июнь кичендә мәктәп ягыннан авыл өстенә җыр таралды. Ул һәр йортның түрләренә үтеп, өстәл өстенә кисеп куелган икмәк телемнәрен сыйпады. Аннан соң, Рәшитнең туган йортына туктап, эзләрен барлады. Йөрәкләренә сагыш-хәсрәт салып, улларын соңгы юлына озатырга насыйп булган әти-әнисенә сабырлык өстәп, шифалы сулышын өрде. “Җәйге ямьле басуларда Дулкынлана арышлар. Йөрәктә уянып куя Онытылган сагышлар”. Туган җирендә икмәк үстереп, тыныч тормышта яшәргә теләгән булачак агроном — җир табибының җанына, ник сез, кылганлы, комлы далалар кызыштыгыз? Бетмәс-төкәнмәс хәсрәт китергән, зур сынаулар, чиксез күп югалтулар биргән сугыш утларының чиге булыр микән? “Җәйге ямьле басуларда Карыйм сезнең якларга. Чык каршыма, күрешербез Эштән кайткан чакларда”. Азаккы куплетны барысы да дәррәү күтәреп алдылар. Авыл басуларында баш калкытып килгән игеннәр моң агылган якка башларын бордылар. Бик таныш, үтә дә таныш иде бу җыр! Ниндидер әйтеп аңлата алмаслык илаһи бер көч басуларның бөтен барлыгын айкап алып, үзенең дулкыннарында тибрәтте. Һай, сагынганнар икән алар чын күңеленнән иген үстерергә хыялланып яшәгән Рәшитнең йөрәк җырларын! Таң алдыннан бөтен тирә-якны яшелләндереп, сафландырып җылы яңгырлар явып үтте.
    0 комментариев
    4 класса
    Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (1) Ниһаять, Сәвия улы белән авылдан кайтып керде. Алар уртак кухнялы фатирда өч гаилә яшиләр. Һәрберсе берәр бүлмә били. Кухняга чәй кайнатырга дип чыгуы булды, күршесе Нурия сүз башлады. Ул аш куйган икән. Шуның кайнап чыкканын көтеп, караштырып тора, имеш. – Кайттыгызмы?! Озак йөрдегез. Ирең монда икенчегә өйләнергә йөри бугай, – диде ул, сөенгәндәй, мәкерле хәбәр җиткереп. – Ниндидер хатын килеп йөрде. Әллә авырлы да инде... Шушы сүзләр Сәвиянең бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Мине сынарга уйлыйдыр дип, йөзен дә үзгәртмәде, кабатлап сорашып та тормады. – Булмас! Ул андый түгел! – дип кенә әйтте. Күршеcенә сүзен дәвам итәргә юл калдырмыйча, бүлмәсенә кереп үк китте. Хатын имеш-мимешләргә ышанмады. Кеше ни әйтмәс. Көнләшеп тә сөйләрләр. Мөнәвәр "яратам" дип кабатлап кына тормаса да, көн дә чәчәк бәйләмнәре алып кайтмаса да, матур гына яшиләр кебек. Сүзгә дә килешкәннәре юк. Улларына алты яшь тула, зур инде. Укырга керергә дә аз калып килә. Ире белән икесе дә бер-берсенә ышаналар. Һәрхәлдә, ул иренә нык ышана. Ышаныч булмаса, мәхәббәт тә юк бит инде. Мәхәббәт булмагач, ул нинди тормыш була дип, уйлангалап куя. Элегрәк башка күршеләре дә Мөнәвәрнең бер ят хатынны култыклап китеп баруын әйткәннәр иде. Калын гына хатын, диделәр. Сәвия нык гаҗәпләнгән, күзләре дүрт булган иде. Шулай да берни сиздермәскә тырышты. – Сез ялгышкансыздыр. Мөнәвәргә охшаган икенче кеше булгандыр. Ул андый түгел, – диде. Тегеләр, бәлки, ялгышканбыздыр дип, икеләнгән кыяфәттә иңбашларын сикертеп, китеп барганнар иде. Кешегә кеше охшый инде дип уйлап, шикләнмәде дә, икеләнмәде дә Сәвия. Тиздән бу хакта бөтенләй онытты. Андый сүзләргә беркайчан да ышанмады, игътибар да бирмәде, җиңел генә үткәреп җибәрә килде. Менә бүген килеп, күршесе нәрсә ди бит! Авылга кайтыр алдыннан азрак сүзгә килешкәннәр иде шул. Сәвия баласы белән үзе генә кайтып китте. Отпускыңны ал, авылга бергә кайтыйк дип, үгетләгән иде дә, ирен күндерә алмады. Мөнәвәр аларны озатырга вокзалга да төшмәде. Хәер, хатын күнегеп беткән инде. Иренең сәбәпләре табылып тора. Я алмашчысы ялда була, я нәкъ шул вакытта һич кичектергесез ашыгыч эше килеп чыга. Ай азагы, имеш, план, имеш. Ул гына тотка, диярсең. "Ял көннәреңә отгулыңны кушып берничә көн алырга була бит инде", – дип әйтеп тә караган иде Сәвия. Әлбәттә, теләсә, алыр иде. Димәк, әбисе ягына авылга барырга исәбе дә, теләге дә юк. Сәбәбе эш түгел, бөтенләй башка булган, ахрысы. Хатын ничә ел инде ялын баласы белән әнисе янында үткәрә. Ә ире үзе генә шәһәрдә торып кала. Авылда, саф һавалы урманлы җирдә гаилә белән бергә күңеллерәк булыр иде дә бит! Ире берүзе шәһәрдә ни ямь табадыр? Сәвия әнисенең бусагасын атлап керү белән ничек кайтып җитүләрен иренә бәйнә-бәйнә тезеп яза, аннары улының ниләр сөйләвен, ниләр эшләвен тезә. Икебез дә сине бик сагындык, дип тә өсти. Аның бик тиз җавап хаты язуын үтенә. Тәүге елларда Мөнәвәр хатларын көттерми, тиз язып җибәрә иде. Аннары берничә хатка бер генә җавап язгалый башлады. Хәзер бөтенләй язмый. Хат язарга яратмый ул. Туганнарына да, хәтта әтисенә дә хат язмавын хәтерләп, үз-үзен тынычландыра хатын. Сыра эчеп, паркта йөридер, я караватка сузылып ятып, гәзит-журнал, китап укыйдыр. Я булмаса, сузылып яткан килеш, яраткан җырын җырлыйдыр: Тимер чана карлар яра, Бу йөрәгем ник яна? Бу йөрәгем белеп яна: Җаным-бәгърем Сөйгәнем ятка кала... Соңгы вакытларда еш кына шушы җырын җырлый да хатынына озаклап карап тора. Анысы, иренең авыр карашын тоеп, борылып карый, кара син аны, үзенә кагылган кебек күңеленнән кичереп, ничек бирелеп җырлый, дип уйлап куя. Түзмәде, берчак: "Ник алай җырлыйсың, бергәбез бит әле, аерылырга уйлаган кеше юк", – дигән иде. Ире моңсу гына карады да дәшмәде. Ул нигә шулай җырлый икән? Ташлап китәргә җыенамы? Уңыш җыю чорында колхозга җибәргәннәр иде. Шунда берәрсенә бәйләнгән булып, әллә баласы-фәлән бармы? Әллә шуңа нишләргә белмиме? Бәлки, ул хатын төрлечә бәйләнәдер, бәлки, яныйдыр да. Сәвия аптырап, төрлесен уйланды. Үзенең исә ике сүзенең берсендә Мөнәвәр була. Мөнәвәр шулай да, болай дип, әнисенә гел генә сөйләп торыр иде. Әнисенең кайчагында ачуы да килеп китә: "Гел аны гына сөйләп торма әле", – ди. Әнисе бу юлы да, кызының ялгызы гына кайтканын күреп: – Кияү кайчанрак килә? Быел да килмиме әллә? – дип сорады. – Әни, аны эшеннән җибәрмиләр шул. – Сине җибәрәләр бит. – Әни, ул заводта эшли. Алар график белән ял итә. Быел декабрьдә ала ялын, –диде, әллә ни исе китмичә. – Бу юлы да озатырга төшмәде, дисеңме? – дип, әнисе гаҗәпләнеп торды. – Без үпкәләшеп алдык. Мин аңа: "Ялларыңны да кушып отгулларыңны ал, бергәләп кайтыйк", – дидем. Ә ул: "Җибәрмиләр, ай азагы, – имеш. – План да теге-бу"... – "Ярый, мин әйтәм, ай башында килерсең", – дим. Ә ул: "Юл йөрергә яратмаганымны беләсең. Акча түгеп, җәфа чигеп бер-ике көн өчен йөрер хәлем юк", – ди. Ә мин cине сагынам, әнием. Ялымда да синең янга кайтмыйча килештерә алмыйм. Мөмкин булса, сиңа атна саен кайтып йөрер идем. Син ел буе көтеп торасың. Өйгә кайтып, күзеңә күренеп, азрак булышып китмәсәм, ялым ял булмый. Әнисенең күңеле тулып китте. Ул тынычлангандай булды. – Соң, шулай булмый! Менә әле әнкәң үлем хәлендә ята. Шундый кыен минутлар була. Син кайткач, җиңелрәк булып кала. Юындырсаң да, тышка алып чыксаң да, ике кеше ике кеше инде. Сәвия иренә әйткән вакытында кайтып китә алмады. Инде китәбез дигәндә, дәү әнисе үлеп куйды. Аны җыештырдылар, өчен, җидесен уздырдылар. Аннан соң да әнисен ялгыз калдырып китүне килештермәде. Өйне җыештырып, керләрне юып, бөтен эшне бетергәч кенә китте ул. Алар кайтканда, Мөнәвәр өйдә юк иде. Бала да бар, әйберләр дә күтәренгән. Гаять арыган иде. Чәй кайнатып эчтеләр дә, улын йокларга яткырды, үзе дә ятты. Йокыга китеп бара иде инде, Мөнәвәр кайтып керде. Авызы колагына җиткән, күзләре елтырый. – Югалган мал кайткан икән... – дип кенә куйды ул. – Ә мин сине башка кайтмыйсың икән, дип торам. Анда әниең сиңа кияү әзерләп торгандыр, күрәсең. – Кит, булмастайны сөйләмә. Әнкәй үлгәнне язган идем бит. Шундый чакта ничек ташлап китим инде?! – Мондый кырыслыкны көтмәгән иде хатын. – Әнкәң үлсә, аның үлеменә синең ни кысылышың бар? Үлгән – беткән. Үләсе билгеле иде. Аның өчен елап торасы юк. – Ничек телең әйләнә синең?! Ул бит – әниемнең әнисе. Синең үзеңнән дә үткән. Әниең үлгәндә ничек борчылуларыңны хәтерлисеңдер. Әнигә бит ялгызына кыен. Шуны аңла! – Аннары үзен борчыган сорауны бирде: – Нигә каршы алырга төшмәдең? Шуны әйт! – Җитәр, күп төштем инде. Кайчан кайтасыңны, поездыңны белмәгән килеш нишләп йөрим ди мин анда? – Әнкәй үлгәч тә хатка язган идем бит. Теләсәң, белешер идең. Безнең поезд билгеле. Тәүлегенә бер генә тапкыр йөри. Кайдан килеп кая барганын яхшы беләсең. Белмәгәнгә салышма, яме! – Кара әле, кем, Сәвия, көтми идем инде сине. Нигә мине ашыйсың?! Ир бүлмәдә әрле-бирле йөренде, авызы ерык, күзләрендә мыскыллы елмаю. Нидер эзләгән кебек, үзе алан-йолан карана. Ул да булмады: "Мин хәзер керермен", – дип чыгып та китте. Мөнәвәр менә керер, менә керер дип, байтак көтте Сәвия. Аннары аш бүлмәсенә чыкты, ванна, бәдрәфне карады. Үз күзләренә үзе ышанмады, Мөнәвәр юк иде. Менә сиңа кирәк булса! Ул тагын бер тапкыр тикшереп чыкты да йөгереп урамга чыкты. Ары барып, бире килеп, йорт тирәсен карады. Әмма ул юк иде. Ирдән җилләр искән иде. Шул арада юк булды ире, җир уптымыни! Шундук артыннан чыкмагач ни дип, үкенде. Караңгыда ары сугылды, бире сугылды да бүлмәсенә кереп ятты. Ару үзенекен итте. Хатын йоклап китте. Ул иртәнгә кадәр уянмый йоклады. Иртән Мөнәвәрнең өйдә юклыгын абайлап тагын гаҗәпләнде. Өйдә кунмаганлыгын аңлап, борчыла башлады. И Ходаем! Ни генә булды икән? Иренең болай кинәт югалуы үтә дә сәер иде. Әллә айныткычка эләкте микән? Ару гына эчкән булган, күрәсең, күзләре нык елтырый, авызы ерык иде. Ни сөйләгәнен белми, мәгънәсез кыланган иде шул. Нык эчкән булган микәнни? Эчкән булса, адашкан кеше кебек йөрсә, алып та китәрләр, бик тикшереп тормаслар. Хастаханәләргә шылтыратты. Айныткычларга шылтыратырга теләсәң, тиз генә бәйләнешкә керерлек тә түгел икән әле. Ике тиенлек акчалары беткән булып чыкты. Тукта, эшенә шылтыратып карыйм әле. Соңгы ике тиенлеген алып, ире эшләгән цехка шылтыратты. Ярый шылтыраткан – эшендә булып чыкты. Ялы тәмамланган иде инде. Cәвия эшенә барып кайтты. Ул борчылып уйланды да уйланды. Гаҗәп, ничә смена рәттән эшли соң? Бу ничек була инде? Авария-фәлән булганмы, әллә төнге сменада да эшләдеме икән? Алай булса, иртән кайтырга тиеш иде. Без кайткач, юньләп күзгә-күз карап сөйләшкән дә юк. Улын да күрмәгән әле. Сагынмадымы икәнни аны? Үзебез дә исәнләшеп, сөйләшмәгән бит әле. Ничек була инде бу? Моны ничек аңларга, ничек юрарга? Кайда кунды икән? Әллә авария булу сәбәпле төнлә дә эштә булдымы? Бик булуы мөмкин. Төнге сменалары юк иде бугай. Әллә айныткычта булып, эшенә иртән генә барганмы? Шулчак күршесенең ниндидер ят хатын турында сөйләнгәне исенә төште. Әллә чынлап та берәр хатынга ияләшкәнме? Анда кунганмы? Юк, юк, булмас. Буш сүз. Я авариядер, я авралдыр. Аларда еш кына була ул. Ай башында алпы-салпы йөриләр дә, ай азагында кунып эшләп план үтәргә маташалар. Ай саен шулай кабатлана. Ай башында чарасын күреп булмый микәнни?! Бер отылгач, икенчегә чарасын күрергә кирәктер, мөгаен. Җитәкчеләрен әйтер идем. Гел генә планны штурмлап алмыйлар инде. План булгач, план буенча ай башында ук ныклап эшкә тотынырга кирәк бит инде, дип җитәкчеләрен сүгеп алды. Әллә оештыра белмиләр. Адәм баласына тынгы юк инде. (Дәвамы бар.)
    1 комментарий
    7 классов
    Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (2) Мөнәвәренә бер авыр сүз әйтмәде, “акча аз алып кайтасың” да димәде, бәйләнмәде... (Дәвамы.) 3 Шулай төрлечә уйланып, Сәвия ире эшләгән заводка барып кайтырга булды. Проходнойда кеше күп. Смена алышынган вакытка туры килгән икән. Мөнәвәр менә-менә чыгар дип, чыгучыларны игътибар белән күзәтә башлады. Берсе керә, күбесе чыга. Эшчеләр туктаусыз агыла да агыла. Ул шул агымнан таныш йөзне эзләде. Әмма ире чыкмады да чыкмады. Булмаса, цехка шылтыратыйм дип телефонга юнәлде. Бер хатын номер җыеп тора иде. Сәвия сискәнеп китте. Ялгыш ишеткәнмендер дип уйларга өлгермәде, теге яктан: “Кого?” – дип кабатлап сорадылар. Әлеге хатын: “Мөнәвәр Дибаевны!” – дип җаваплады. Сәвия яшен тизлеге белән читкә ташланды. Әмма, кем булыр бу, нәрсә дип сөйләшерләр икән, дигән кызыксыну аны туктатты. Мөнәвәр озак көттермәде. Чыгу белән ул туп-туры теге хатын янына атлады. Аңа нидер сөйли башлады. Әмма теге хатын, күз карашын тойды булса кирәк, Сәвияне күрсәтеп, нәрсәдер әйтте. Мөнәвәр аңа борылып карады һәм, елмаеп, хатыны янына ашыкты. – Син дә мондамыни, бичәкәй?! – Куштанланып, ясалма елмайды. Күзләре елтырый, май ашаган песимени. – Көтмәгән идеңмени?! Кем ул? Нинди хатын? – Хатынының тавышы ачулы һәм кырыс чыкты. – Ә-ә, ул бездә эшли. Акча алып торган идем. Шуны сорарга килгән, – диде ире. – Ялганлама, яме! – Сәвия, Cәвия, тукта, Сәвия, кара әле, тыңла әле! – дип, Мөнәвәр тиз-тиз проходнойдан чыгып киткән хатыны артыннан йөгерде. Ул аны куып җитеп тотты, әлбәттә. Бер үк сүзләрне тотлыга-тотлыга, кат-кат кабатлады. Бу көтелмәгән очрашудан Мөнәвәр бөтенләй югалып калган иде. Әмма Сәвия аңа ышанырлык дәрәҗәдә түгел иде. Ул нык ярсыган, үзен чак тыеп тора: – Менә ничек икән?! Миңа бар да аңлашылды. Ышандырмакчы буласыңмы? Бар, бар, җанкаеңны көттермә! Кит янымнан, күземә күренмә! – Ул йөгереп ары китте. Әйтәсе сүзләрен дә, нигә килгәнен дә онытты. Мөнәвәр исә кире борылып, заводына кереп югалды. ...Көн кичкә авыша. Әллә күпме вакыт үтеп киткән. Бала урамда. Сәвия өенә ашыкты. Иптәшләре белән уйнап йөргән улын чакырып алды. Аш-су әзерләп, аны ашатып-эчертеп, көндәгечә көйләп йокларга салды. Бераз тынычлангандай булды. Шулай да тамагына аш бармады, күзенә йокы кермәде. Ул әле булса бу хәлләргә ышана алмады. Бигрәк кинәт, бигрәк көтелмәгән хәл килеп чыкты бит. Юк, һич кенә дә ышанырлык түгел! Әллә соң бөтенләй урынсызга кыздымы? Кеше белән кеше сөйләшмимени соң инде?! Иренең сүзләренә үзен-үзе ышандырырга тырышты. Үзен төрлечә юатып маташты. Бәлки, чыннан да, акча алган булгандыр? Эчәргә ярата шул. Эчеп, булган акчасын бетергәндер дә шул хатыннан бурычка алып торгандыр. Кайтарып бирми озак көттерсә, теге хатын эш көне бетүгә килергә мәҗбүр булгандыр. Үзем дә инде! Юкка гына шулай кызып киттем дип, үкенде, төрлечә үзен гаепләп, уңайсызланып уйланды. Әмма шул ук вакытта теге хатынның аның иренә үз итеп каравы, елмаюы күз алдыннан китмәде. Нигә ул аңа шулай елмая соң, дип өзгәләнде. Сәвия ул хатынның җылы карашын ошатмады, елмаюын оныта алмады. Кич буе, төн озыны аның шушы кыланышы күз алдында торды, тынгы бирмәде. Эчкелек кенә түгел, башка сәбәпләре дә булган бугай шул. Бәлки, ул юкта аларга килеп йөргән бичәкәй шул хатындыр да әле. Күршеләре уйлап чыгармагандыр инде. Күпме тырышмасын, йоклый алмады. Һаман ирен көтте, ә ул кайтмады. Бүген дә төнлә эшли микәнни? Ул нинди бетмәгән эш, үтәлмәс план булды, дип гаҗәпләнде. Тукта, ире: “Бер заводта эшлибез, ул ашханәдә эшли, минем тәлинкәгә итне күп итеп өеп сала”, – дип, мактанырга өлгерде түгелме соң? Үзенеке булса, бик салмас иде. Заводныкы булгач, кеше хакына кереп, минем иргә ялагайланып сала инде. Ә ул хатын ашханәдә эшләгәч, нигә Мөнәвәрне чакырып чыгара икән? Сменалары туры килмиме? Кабат-кабат берсеннән-берсе шөбһәле сорауларга җавап эзләде Сәвия. Әллә Мөнәвәр бөтенләй эштә булмаганмы? Миңа үч итеп апасына куна киткәнме? Барча туганнары арасында ул апасын гына үз итә. Аның белән генә аралаша диярлек. Башкаларына сыймыйдырмы. Абыйсы куып чыгарган, хәтта пропискадан да төшергән, дигән сүз ишетелгән иде шул. Сәвия ул сүзләргә ышанмаган иде. Кеше сүзе кеше үтерә, дип, бернигә дә игътибар итми яшәде. Юк, ул андый түгел, көнчеләр, дошман сүзе дип, колагына да элмәде. Бу сүзләргә йөрәк түрендә урын алырга ирек бирмәде, ә тиздән бөтенләй онытты. Юк, юк! Мөнәвәр андый түгел! Дөрес, эчүе бар, эчә. Иптәшләре белән бакчаларда сыра эчеп, әңгәмә, гәп корып утыра ярата. Әмма хатын-кыз белән азып-тузып йөрүе... Буш сүз. Ялган. Безнең араны бутарга теләүләредер, көнләшәләрдер. 4 Сәвия йокысыз төндә истәлекләр йомгагын сүтте. Хәтерендә, язылышкач, Мөнәвәре эшеннән машина алып килеп, кәләшенең сырган мамык юрган, каз йоныннан түшәк-мендәр кебек әйберләрен, башка вак-төякне чемоданга тутырып, кәләшен машинага утыртып, үзе яшәгән өйгә алып кайткан иде. Алар яшисе почмак ишек төбендә бер карават булып чыкты. Шул караватны чаршау белән киртәләгәч, бүлмә сымак нәрсә хасил булды. Бәхеткә, тәрәзә дә бар икән. Хуҗалары – төнлә, Мөнәвәр белән Сәвия, киресенчә, көндез эшлиләр иде. Яшьләр эштән кайтканда, хуҗалар эшкә киткән була. Иртән тегеләр кайтып өлгерми – болар китәләр. Атналар буе күрешмиләр. Хәтта ял көннәрендә дә ике гаилә сирәк бергә туры килә иде. Тиздән аларга аерым бүлмә бирделәр. Балалары туар алдыннан үзаллы яшәргә мөмкинлек булды. Кухня, ванна, бәдрәф күршеләр белән уртак булса да, алар бик канәгать, шат иде. Уллары туды. Аны яслегә урнаштыру үзе бер әкәмәт булды. Галәмәт инде, галәмәт! Мөнәвәр, имеш, чират хәзер җитә, бу атнада булмаса, бу айда һичшиксез бирәбез, диделәр, дип сөйләнеп килде. Ай артыннан айлар үтте. Яслегә юллама алып кайтучы булмады. Завком председателенә Сәвия үзе барып, ачыкларга булды. Әллә күпме журнал-кенәгәләр актарып карап та, иренең гаризасын тапмадылар. Гаҗәпләнеп, бер түгел, берничә тапкыр кенәгәләрне тикшереп чыктылар. Гариза бөтенләй язылмаган булып чыкты. Сәвия райпедиатрга барып, үзе йөреп юллап алган иде. Врач хатын бүлмәләренә килде. Аны утыртырга урындык та юк булып чыкты. Ул туңкаеп улларының кечкенә утыргычына кунакларга мәҗбүр булган иде. Икенче көнне юллама алып кайтып, Сәвия улын яслегә йөртә башлады. Кара әле, әти кеше нинди алдакчы булган! Димәк, ул әле дә апасына түгел, сөяркәсендә кунып йөргән. Заводка эшкә кергәч, урып-җыю вакытында ярдәмгә колхозга җибәргәннәр иде. Шунда бала ясап кайткан булган, күрәсең. Бергә дә эшләгәч, аш-су тирәсендә дә йөргәч, азак та араларын өзмәгәннәрдер. Әйтәм, ире аннан нык үзгәреп кайткан иде. Әбит өйләнешкәндә, кимендә, өч балабыз булыр дигән иде. Үзе, Сәвиянең икенчегә авырга калганын белгәч, пыр тузган, аборт ясаттырган иде. Бик нык гаҗәпләнгән, аның кыланышын аңламаган иде хатын. Тегендә дә, монда да сөт өстендәге каймак шикелле яшәгән икән ләбаса. Мине дә, улын да яратмады микәнни? Дөнья кайгысы булмаган икән аңарда. Тегендә баласы туарга торса, монда улы үсә. Әлегә ике арада йөреп торырга мөмкин. Ә нигә ашыгырга? Берьюлы ике хатын белән дә яшәргә дә була. Тегендә барса, рәхәтләнеп сыйлана. Үзенә кайтса, хатын кайнар ашы белән елмаеп каршы ала. Ачулана, үпкәли белми. Тырышып-тырмашып дөнья көтәргә тырыша. Дәшми, эш кушмый, дөнья йөген үзе тарта, эшчән. Юкка-барга кысылмый, тикшереп-күзәтеп йөрми. Тамак тук, эш юк. Мөнәвәргә тагын ни кирәк?! Хатын исә төрле юллар белән акча эшләп, дөньяларын бөтәйтергә тырышты. Үзенчә дөнья көтте. Берчак үзе эшләгән оешманың тәрәзә пәрдәләрен юууын үтенделәр, баш тартмады. Юеш калын пәрдәләр күтәргесез авыр, суларын борып алу үтә дә кыен булды. Ярый, наряд язып, әйбәт кенә түләделәр. Кеше килгәндә утыртырга дип, берчак артлы урындык алып кайтты. Сервант та алды. Ир кеше читтән карап кына торды. Ни “а” дип, ни “б” дип дәшмәде. Кунак кебек утыруын белде. Кунак та түзмәс, торып, ярдәм итәр иде. Хатын гаҗәпләнеп карап-карап алды, дәшмәде. Сервантны шофер әйбәтләп урнаштырып куйды. Сәвия эшендә калып та эшләде, өйгә дә эш алып кайтты. Ә сөекле ире аңа күлмәк, яулык түгел, кулъяулык та алып бирмәгән икән ләбаса. Кара әле! Шуны ир дип, ирем әйбәт дип йөргән! Бөтен тапканын эчкелеккә тотынып, азып-тузып йөргән икән дә ир дигән бәндә. Шундый вакытлар да булды, ирен эшеннән чыгардылар. Ипи алырга уналты тиен акчасы булмыйча йөргәннәре, ирнең акча таптырып котырганнары исенә төшеп, нык әрнеде. Уйланып ята торгач, исе китте. Ничә ел яшәп бер концертка, кинога, спектакль карарга театрга да бармаганнар, имеш. Ә бүлмәгә юньле мебель заты да алынмаган икән дә. Сәвиянең абзыйсы биргән тимер карават, күрше әби керткән балалар урындыгы... Күрше подъездагы ападан өч тәңкәгә Сәвия сатып алган өстәл... Тагын бер күршесе, үзенеә балалары үсеп беткәч, кирәкмәгән балалар караватын бүләк итте. Шкафны бүлмәдә яшәп киткән хуҗалар калдырып киткәннәр иде. Шушы калдык-постык әйберләр яши башлаган мәлдә ярап торды, аннан соң да хезмәт итте. Дистә еллап булыр, күршедәге бер әбигә, шул йорттан киткәнче, идәннәрен, керләрен юышып йөрде. Аңардан бурычка акча да алып торгалады. Ул вакытта кер юуу машинасы күпчелек кешедә юк. Булса да, бик сирәкләрдә, байларда гына булгандыр. Бөтен керне кул көче белән, “доска” дип аталган тактага таратып салып, сабынлап, ышкып юа, селтеле суда кайнатып, кат-кат чайкатып ала иде. Әби карап-күзәтеп тора. Болай да аеруча тырышлык белән эшләгән Сәвия һәрберсен җиренә җиткереп юарга тырыша иде. Берничә ел бер оешмада җыештыручы булып эшләде. Ул да иш янына куш булды. Мөнәвәренә бер авыр сүз әйтмәде, “акча аз алып кайтасың” да димәде, бәйләнмәде. Шул килеш тә ир дигән кеше биргән акчасын кире алып, гел аракыга акча таптырып җәфалады. Шуңа да ире акча бирү белән аванска я расчетка хәтле җитәрлек ярмасын, онын һәм башка азык-төлекне алдан алып куярга тырыша иде. Шул көнне үк, я икенче көнне акчасын суырып алып бетә. Бурычка алырга туры килә иде. Аванс, расчет саен бурыч кайтарып, аннары яңадан бурычка кереп, очны-очка көчкә ялгап яшәлде. Шулай булса да, Сәвия тормышыннан канәгать иде, киләчәккә өмет белән яшәде. Эшеннән чыгаргач, заводка өйрәнчек булып урнашкан иде ире. Гомер буе өйрәнчек булмас, разряд бирерләр. Эшлим дисә, эшли ул, дигән өмет белән барысына да түзде. Шөкер, ай ярым дигәндә, Мөнәвәргә өченче разряд бирделәр. Тик әлеге дә баягы шайтан мөртәт газабы – эчүе аяктан ега... Азып-саташып йөрүе дә шул эчкелегенә бәйләнгәндер инде. Кайчагында күзенә ак-кара күренми. Кызмача булып кайтып, акча таптыра. Хатын кайдан акча алсын инде? Кабат-кабат бурычка бата. Вакытында кайтара баргач, бирәләр, ярый... (Дәвамы бар.)
    1 комментарий
    8 классов
    Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (3) ...Шулчак ир хатынның кулын чүпрәк борган кебек каерып борды. Беләк шырт итте. Ир пычакны селтәп җибәреп, ачу белән идәнгә ыргытты да йөгереп диярлек бүлмәдән чыгып китте. 5 Менә шулай, сөекле Мөнәвәре “хәтәр шәп егет” булып чыкты. Эшләп йөргән, баланы, үзен тәрбияләгән бичәкәенә иллә-мәгәр “нык” ярдәм иткән икән ләбаса! Ир дигәнең юньсезнең юньcезе, мәгънәсез булган, имеш. Бүген килеп, шуны аңлады Сәвия һәм үзенең шулкадәр беркатлы, чукрак, сукыр булганлыгына исе китте. Җитмәсә, тагын бер вакыйганы нишләптер оныткан булып чыкты. Оныткан һәм бер тапкыр гына булса да үпкә белдермәгән. Ул вакыйга болайрак булган иде. Көннәрдән бер көнне Сәвия эштән кайтты да, бүлмәләрен известь белән акларга булып, измә ясады. Өстәлгә утыргыч куеп менеп, тиз-тиз акларга тотынып китте. Ашыга-ашыга эшләде. Мөнәвәр кайтуга ашарга да әзерлисе бар бит. Ярар, бер көнгә үлмәс, бәлки, өлгерермен дә әле дип, эшне кызу алып барды. Әмма ире, көтмәгәндә, үч иткәндәй, нишләптер көндәгедән иртәрәк кайтып керде. Түбәне, диварларны аклап өлгерсә дә, идәнне себереп юа алмаган иде хатын. Их, ашарга әзерләнмәгән бит. И Аллаһ! Мөнәвәр ашарга әзер түгеллеген күреп, ачуланып, күзләрен акайтып, бераз карап торды. Аннары кайдандыр зур пычак алып, ярсып-ярсып бар көченә диварларны кырырга, актарырга тотынмасынмы! – Менә сиңа, менә сиңа! Төкерәм диварларыңа! – дип кычкырына-кычкырына актаруын белде. – Эшем иясе. Кая ашың? Харап, берәү өй матурлый, имеш. Ник иреңне эштән кайнар аш белән каршы алмыйсың? Каенанам юк дип, башбаштакландыңмы? Мин сиңа ир дә, каенана да! – дип котырынып, бар көченә кизәнеп кыруын дәвам итте. Сәвиянең исе китте. – Нишләвең бу? Нишлисең? Әллә аклавы җиңел дип беләсеңме? И Аллаһым! Нишләттең диварларны? Аклап беткән идем бит инде! – Ирне туктатырга теләп: – Тукта, тукта! – дип елый-елый, артыннан ияреп йөрде. Ирнең кулыннан пычакны алмакчы булып, кулын эләктерергә, пычакны тартып алырга тырышты. Пычак әле бер якка, әле икенче якка ава-ава, бер озаеп, бер кыскарып, ялтлап-ялтырап китә. Пычак белән уйнау хәтәр икәнен икәүнең берсе исләми. Берсе – пычакны эләктерергә, икенчесе бирмәскә тырышып, байтак тарткалаштылар. Шулчак ир хатынның кулын чүпрәк борган кебек каерып борды. Беләк шырт итте. Ир пычакны селтәп җибәреп, ачу белән идәнгә ыргытты да йөгереп диярлек бүлмәдән чыгып китте. Сәвия кулының нык авыртуын тойды. Шулай да түзде, игътибар итмәде. Кан-фәлән юк иде. Ул бүлмәнең ергаланып яраланып беткән диварларына карап телдән язды. Күз яшьләре яңгыр булып коелды. Инде нишләргә? Кайчан, ничек төзәтергә, ничек сыларга? Кабат акларга, аклаудан алда тигезләп шомартырга кирәк була бит әле дип, борчылып, әрнеп уйланды. Кулы гына түгел, йөрәге әрнеп, озак елады, кулы турында онытты. Ярый әле, улын телевизор карарга күршеләргә керткән иде. Аны алып чыкты. Капкалап алгач, йокларга яттылар. Иртән хатын эшкә ашыкты. Кайтышлый магазинга кереп алебастр, известь алды. Ярый әле алган, известь беткән булган икән. Измәләр әзерләп йөри иде, Мөнәвәрнең апасы килеп керде. Бәй, Сәвия ире турында уйламаган да, имеш. Апасын күргәч, гаҗәпләнеп торды. Ә ул апасында кунган икән. Аны разведкага җибәргән булса кирәк, дип уйлап кына куйды. Апасы диварларга озак текәлеп карап торды, түбәгә дә күз ташлады. – Апа, әнә күрәсеңме, аклаган диварларны нишләтеп чыгып китте энең! Үзе юк. Кулымны авырттырдым, җитмәсә. Пычагын тартып алам, дип инде. Ничек тагын агартыйм, ничек? Үзе ярдәмләшми дә бит, ичмасам. Башта сылап, тигезләргә кирәк әле. Эштән кайтышлый алебастр белән известь алып кайттым. Яңадан акларга да кирәк булачак. Малайны алып кайтасы да, ашарга әзерлисе дә бар, – дип сөйләнде килен кеше. Иренең апасы бер сүз дә дәшмәде, саубуллашырга да онытып, бик ашыгып чыгып китте. Тагын өстәл өстенә утыргыч куеп менеп, диварлардагы пычак эзләрен кулы белән сыйпап тигезләп, алебастр белән сылап, измә белән шомартып, аннары аклап чыкты. Эшләгән эшенә карап, тикшереп, сокланып торды. Ярыйсы, әйбәт булган, дип бәяләде. Бакчадан улын алып кайтты. Бүген төнгелеккә кәстрүл тутырып, аш пешереп тормам дип, олы табаны өеп тутырып, иртәгә дә җитәрлек булсын өчен, күп итеп бәрәңге кыздырды. Эш бетүгә ире кайтып керде. Хатын – иренә, ир аңа ләм-мим бер сүз дәшмәделәр. Мөнәвәр тәрәзә янына барып, урамга карап, хәрәкәтләр ясап, кемгәдер кул изәп маташты. Урамда тәрәзә астында кемдер аның хәбәр бирүен көткән булгандыр, ахрысы. Ары-бире тавыш-ызгыш чыкса, ярдәм кирәк булса, тәрәзәдән хәбәр итәргә сөйләшкәннәр, күрәсең. Апасымы әллә башка берәрсеме? Хатыны милиция чакырса, алып китәрләр дип, качкан, мөгаен. Шөрләп, кунарга да кайтмаган. Икенче көнне апасын разведкага җибәргән булып чыга. Сәвия өстәлгә табаны китереп утыртты. Үзе утырмады. Ашыйсы килми, басып торырга да хәле калмаган иде. Улын йокларга салып, үзе дә ятты. Ире, өстәл артына утырып, ашарга тотынды. Кулының авыртуына түзә алмыйча иртәгәсен поликлиникага барырга мәҗбүр булды. Травматологка җибәрделәр, рентгенга төшерделәр, беләгенә гипс салып, справка биреп кайтардылар. Мөнәвәр беләген боргач сынган булган икән. Шуңа шырт иткәч, пычагын ыргытып, йөгереп чыгып киткән, имеш. Хатын аңа бер сүз дә әйтмәде, бу хәл хакында беркайчан искә алып, үпкә белдермәде. Шыр тилеме, үтә сабырмы булган. Уй дигәнең синнән сорамый, гел синең белән, син эштәме, юлдамы, өйдәме – бер дә синнән калмый, ияреп йөри. Сәвия уйлап-уйлап та уйларының очына чыга алмады. Хатынны ниндидер иксез-чиксез бушлык чолгап алды. Хатын-кыз белән буталып йөрүе дә хак инде. Үз күзләре белән күрде бит. Әнә һаман өйгә кайтып күренми. Кайда ашап, кемдә кунып йөри микән? Бөтенләй юлдан язган шикелле йөри бит бу! 6 Сәвия бүген көндәгедән иртә кайтты. Башы авыртып тора, кулына эш бармый. Бүлек мөдире аның хәлен аңлап, кайтып ял итәргә киңәш итте. Эштән кайткач, башта аптырап катып калды, берни аңламыйчарак торды. Аннары эсселе-суыклы булып, бөтенләй коелып төште. Бүлмәнең асты-өскә килгән, әйберләр таралышып ята. Мөнәвәр әйберләрен җыеп, чемоданына салып, бикләп үк куйган. Төенчеге дә шунда янәшәдә генә тора. Ишек төбенә үк китереп куелганнар. Тиз генә алып китәргә дип әзерләгән кебек. Бәй, бу кая барырга җыена? Командировкагамы? Башка берәр җиргәме? Санаторийга түгелдер бит? Сәвия үзен кулга алырга, фикерләрен тупларга тырышты. Ул да булмый, ире кайтып керде. Ә-ә, әйберләрен ул эштә чакта алып китәргә булган икән. Сәвия авылдан килгәч, очрашып юньләп сөйләшкәннәре дә юк иде. Ник дигәндә, Мөнәвәрнең һич кенә дә мөмкинчелеге булмады, өенә кайтырга җай чыкмады. Теге көнне Сәвия белән улының кайтканнарын күреп, сөяркәсе янына чыгып, шуны әйтергә дә тиз генә аны озатып җибәреп, өенә керергә дип чыккан иде дә бит. Әмма тегесе ирне култыклап алды. Вакыт соң, караңгы, имеш... Озаттырган булып, үзенә алып китте. Татлы теле, тәмле, итле ашы, исерткеч эчемлек белән төрлечә әвәрәләп, ирне үзендә кунарга калдырды. Һәм аны бөтенләй ычкындырмаска ниятләп, һәр адымын туктаусыз, өзлексез күзәтеп, һәр теләген алдан кисәтеп, беркая да җибәрмәс булды. Бөтенләй кунарга кайтмагач, билгеле инде, гаиләдә тавыш чыга, гауга куба. Моның ни белән тәмамлануы билгеле. Сөяркәсе икенче, өченче кичләрдә дә, аны үзенә алып китеп, кунарга калдырды. Форсаттан оста файдаланды. Мөнәвәрнең сменасы тәмамлануга, проходнойга килеп көтеп тора. Ирне култыклап ала да үзенә алып китә. Анда – үзе ясаган гөжләп торган баллы эчемлек, итле кайнар аш, ир назына сусаган җылы кочак, исерткеч татлы сүзләр... Һәм Мөнәвәр үзенең бу хатын тозагына ничек, кайчан эләгүен, аның ихтыярсыз колына әйләнүен абайламый да калды. Инде сөяркәсе үзенә бөтенләйгә күченеп килүен таләп итте. Туачак балабыз улыңны тиз оныттырачак, янәсе ир аның белән генә бәхетле булачак. Эчәргә, тәмле ашарга яраткан Мөнәвәр аның бу таләбенә буйсынып, әйберләрен җыеп, хатыны эштән кайтканчы чыгып сызарга исәп тотты. Сөйләшеп, аңлашып торырга да кирәкмәс. Киткән – беткән. Нишлисең инде, бер киселгән икмәк кабат ябышмый. Ә Сәвия өйдә булып чыкты. Капкынга эләккәнен сизми дә калды Мөнәвәр. Хатынының гаҗәпләнүен, сәерсенеп карап торуын җиңел генә үткәреп җибәрә, күтәрә алмады. Ирнең эчендә нидер өзелгән кебек булды. Аңа уңайсыз булып китте. Ул бит үзе өчен кайчандыр бик кадерле булган шушы гаять сабыр җан иясен, Сәвиясен, бөтенләйгә ташлап китәргә тора. Сагынган да икән үзен. Нишләп болай булды соң әле? Аны өйдә очратырмын дип уйламаган, тиз генә әйберләремне алырмын да чыгармын дип кергән иде бит. Хәзер нишләргә? Бу хәлдән, уңайсызлыктан ничек котылырга? Ничек аңлатырга? Ир хафаланып бөтенләй телдән калды. Ярый әле, хатын үзе эндәште, сүз башлады: – Әйберләреңне җыеп әзерләп куйгансың. Кая барасың? Озаккамы? (Дәвамы бар.) Фото: Freepik.
    1 комментарий
    7 классов
    Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (4) Бабакае кайчандыр әйткән, кисәткән иде дә бит: – Кызым, кияүне ялгызын калдырып, әниең янында озаклавың – ярамаган эш. Башкага ияләшеп куймасын. – Юк, бабай! Ул андый түгел. Мин аңа ышанам... (Ахыры.) – Бәлки, шулай килеп чыгуы икебез өчен дә яхшыга булыр. Мин китәм. Мине туктатма! Үзең гаепле. Үзең мәҗбүр иттең... – Минем гаебем нидә? Сиңа хыянәт итмәдем. Дөньяны үзем көтәм дияргә була, төпкә җигелеп тартам. Сиңа таяныч, ышанычлы хатын булырга тырышам. Кайчан кайтырга уйлыйсың? – Бөтенләйгә синнән китәм. – Ничек инде?.. Ә улың? Ә мин?! Хатынның күзләренә яшь тулды. Иреннәрен тешләде. Әмма: “Елама! Көч тап! Сабыр бул!” – дип, үз-үзенә әмер бирде. – Улымны сиңа бүләк итеп калдырам. Торганы үзем. Төсем итеп сакларсың. Син аны ныграк яратасың да шикелле. Мин сине дә яратам. Борчылма. Килеп йөрермен. – Ни сөйләгәнне колагың ишетәме? Телең ничек әйләнә? Оятсыз! – Ышанмыйсыңмы?!.. Ничек яратканымны хәзер күрсәтәм. Әйдә, кил... – Ул хатынын җитез генә эләктереп, күтәреп алмакчы булды. Сүзен әйтеп бетерә алмады – Сәвия аны бар көченә этәреп җибәрде. Ир чак егылмый калды, диварга терәлеп өлгерде. – Төче телләнмә! Кит! Хыянәтче! Якын килмә! Күземә күренмә! Җирәнәм синнән! Мәңге гафу итәсем юк! – Иренең кыланышын мыскыллау, саф мәхәббәткә төкерүе, көлүе дип кабул итте. Шулай сөйләнә алуына ис-акылы китте. – Хайван! Хамелеон! Башка кеше белән чуалуың җитмәгән. Кит! Тотынма миңа, икейөзле хайван! Кит! – Хайван?! Минме хайван? Күрсәтермен мин сиңа хайванны... Мөнәвәр, чәбәләнеп, йодырыгын төйнәп, ишекле-түрле йөренде. Шулай йөри торгач, урындыкка абынды. Урындыкларны ваткалап, идән уртасына ыргытты. Дуслары аның туган көненә бүләккә алты урындык алып килгәннәр иде. Өч пар, һәрберсе берәр урындык тотып, алтаулап шаулашып килеп кергәннәр иде. Шул урындыклар минут эчендә йомычкага әйләнеп, идән уртасына өелде. Кулланырлык, төзәтерлек түгел. Кызып китеп, вак-төяк әйберләрне дә вата-кыра башлады. Түгәрәк көзгесен тимер карават башына бәреп ватты. Күзенә ак-кара күренми. Усал карап, котырынып Сәвиягә ташланды. Кизәнеп сугып җибәрде. Башын диварга бәрә-бәрә, йодрыкларын тагын-тагын уйнатып кына торды. Селтәнеп, йөзенә сугам дип, танавына тидерде. Кан китте. Канны күргәч, айныгандай, бер секундка тукталып торды. Аннары: “Мин сине кеше карамаслык, кешеләр куркып, чирканып читкә борылырлык итәм! Үзем түгел, башка берәүгә кушармын, кешесен табармын. Син сизми дә калырсың. Шундый итеп “матурларлар” үзеңне! – дип, усал итеп янады. Һәм тиз генә төенчеге белән чемоданын алды да чыгып та китте. 7 Сәвия башта аны кухня тәрәзәсеннән, аннары бүлмәләренә кереп, кайсы якка киткәнен карап калды. Чүплек яныннан үткәндә төенчеген шунда ыргытты. Апасы янына китәрме дисә, юк, аның ягына борылмады, урам буйлап түбәнгә юнәлде. Тукта, чыгып карыйм әле дип, Сәвия йөзен чүпрәккә сөртте дә төенчекне алырга урамга чыкты. Төенчеккә нәрсә салган икән? Нигә аны чүплеккә ташлады? Төенчекне күтәреп алып керде. Чишеп карагач, егылып китә язды. Анда тутыгып беткән инструментлар, игәү, чүкеч, өтерге, кайчы, кайраклар, төрле-төрле пычаклар, имеш. Бер сүз белән әйткәндә, хуҗалыкта көн дә кирәк була торган тимер-томыр. Әстәгъфируллаһ, тәүбә-тәүбә. Ташландык дәрәҗәсендәге тимерләрен дә калдырырга жәлләгән. Улы турында уйламады микәнни?! Аны бөтенләй оныткан, ахрысы, аны кайгыртсын иде, ичмасам, дип гаҗәпләнде. У Ярый әле улы өйдә булмады, бакчада калды, әтисенең ямьсез кыланышын күрмәде, дип куанды ул. Еш кына: “Шул елактан кайчан котылам инде”, – дип сөйләнә иде. Бала еламый булмый инде, аның елавы – табигый хәл. Менә гаҗәп, кайчан котыла, имеш. Монысын ташлап китсә, тегендә дә елак көтә инде. Тәннәре, башы нык авыртса да ул әлегә авыртуларын тоймагандай кебек. Көтелмәгән хәлдән албыраган, нык аптырашка төшкән иде. Соңгы көннәрдәге төрле кичерешләрдән, әрнүле газаплардан, йокысызлыктан тәмам хәлдән тайган, югалып калган, бөтенләй гаҗиз иде ул. Чын ерткыч икән дә аның ире! Эче тулы явызлык, этлек кенә, имеш. Шулкадәрле дә кабахәт булмаса! Аңа кинәт куркыныч булып китте. Аның янавы, кешедән кыйнаттырырга уйлавы исенә төшеп, йөрәген әрнетте. Күз яшьләре үзеннән-үзе коела башлады. Сәвия аларны тыймады, гарьлегеннән үксеп-үксеп елады. Ул бит аның иң-иң сөйкемле, иң-иң ышанычлы дип уйлаган, чын күңелдән өзелеп яраткан бердәнбер кешесе иде. Ул да ихлас яратадыр, дип ышанып яшәде. Хыянәт итүенә дә ышана алмады. Кырын эш кырык елдан соң да беленә шул. Икейөзле бәндә. Туганнары алдында “Сәвиям-Сәвиякәем” дип, ризыкларны кашыкка алып, аның авызына каптырып утырган була иде. Өйдә бер дә алай кыланмый, бөтенләй икенче, бәйләнергә, кул күтәрергә генә тора. Алмаштырып куйганнар, диярсең, котырына башлый. Сугып җибәрергә дә күп сорамый. Сөйрәлчек, ялганчы, азгын бәндә! Барысын да алдан уйлап әзерләнгән булган. Сәвия юкта, ул эштә чакта кайтып, үзенеке дип исәпләгән әйберләрне ватарга, кырырга, бер әйберен дә калдырмаска булган икән исәбе. Ике-өч көн кайтмый йөргән чагында план корып, һәр ягын уйлап, вакытын билгеләп куйган. Теге хатын өйрәттеме икән, әллә апасымы? Шунысы гаҗәп: күрше-тирә биргән вак-төяк мебельләргә кагылмады. Сәвия үз көче белән, үзе юнәтеп алган сервант белән урындыкка да тимәгән. Янәсе, үзенекен калдырмый, хатыныныкына кагылмый. Оятына көч килгәнме, үзен әйбәт кеше дип күрсәтергә теләвеме? Әйбәт кеше, тамакка алданып, баласын ташлап китмидер? Сәвия уйларының очына чыга алмады. Төрлечә уйланды да уйланды. Барыбер бергә яши алмас идек, дигән фикергә килде. Дөньяны икең бер булып тартканда гына бергә яшәү мөмкин. Аерылышу хакында сүз чыкмаса да, ахыры көн кебек ачык булган. Юк аны аерылышу куркытмый. Ничек кенә әйтсәң дә, ул нужаны күп күргән. Монысын да күтәрер, үткәреп җибәрер. Улы гына әтисез үсәр инде. Шулай уйлап, сабые өчен борчылды. Урындык ватыкларын, чүп-чарны чыгарып ташлады да улын алырга балалар бакчасына китте. Иренең хыянәте турында күпме кисәттеләр. Ул ышанмады, берсенә дә ышанмады. Ышанып та, ни кыла ала иде инде? Бер хыянәт иткәч, тыела алмас иде. Бер түгел, биш килсә дә, кичерәсе юк. Бабакае кайчандыр әйткән, кисәткән иде дә бит: – Кызым, кияүне ялгызын калдырып, әниең янында озаклавың – ярамаган эш. Башкага ияләшеп куймасын. – Юк, бабай! Ул андый түгел. Мин аңа ышанам. – Ай-һай, балам, үзең кара инде. Белмим шул... Шулай да мин сиңа аны озакка калдырып йөрмәскә киңәш итәр идем, – дип, башын чайкап, борчылып карап торган иде. Хаклы булган икән бабасы. Халык та хак әйтә икән шул: “Иделгә таянма, ирләргә ышанма!”. 8 Хатыныннан киткәч, балага алимент түләмәс өчен, ире сөяркәсенең фамилиясен алган булып чыкты. Улы, ир-егет булып җиткәч, әтисен бөтен союз буенча эзләткән иде. Тереләр арасында да, үлеләр арасында да андый кеше юк, дигәннәр. Туганнары исә, ул үлгән, без белмибез, дигән булалар иде. Берничә дистә еллар үткәч, базарда йөзгә-йөз очраштылар ир белән хатын! Сәвиянең аны эзләгәне дә булмады, очраганда да җиде ят иде бу ир аңа. Ул аңа игътибар итмәде. Ир, сөйләшеп тә тормастан, кешеләр арасына кереп югалды. “Ир асылы” менә шундый була икән, дип калды хатын... 1974.
    2 комментария
    6 классов
    0 комментариев
    0 классов
    12 ел бергә яшәгән иренә хыянәт итә башлаган икән бит ул... Төнге 2 дә дә тыз-быз чабучы машиналарны тыңлап йокыга китә алмыйча ятты-ятты да Ания, урыныннан сикереп торып кухняга чыкты. Башында күптән йөрткән фикерен чынга ашырырга теләп, газ плитәсенең бөтен комфоркаларын ачып куйды. 12 ел бергә яшәгән иренә хыянәт итә башлаган икән бит ул... Юк, күңелендә бер тәгам шикләнү юк иде аның. Бүлмәләрендә ике катлы кроватьта таралып йоклап ятучы ике баласы янына керде. Олысы – 15 яшьлек Марселе - икенче катта, төпчеге - 10 яшьлек Ранеле - кроватьнең беренче катында. Ания, сак кына килеп балаларын башларыннан сыйпады. “Кичерегез мине, балалар.... Мин сезне бик яратам... Шулай кирәк... Минем дә бәхетле булырга хакым бар... Мин әле тагын бала таба алачакмын... Ләкин атагыздан түгел...” Ата дигәне зал ягында диванда чишенмичә дә йоклап ята иде. Гырлаганы Аниянең йокы бүлмәсенә кадәр ишетелгәнлектән, хатын байтак вакыт йоклый алмый ятты. Максаты – бүген төнлә карарын чынга ашыру иде аның. Балалары белән күңеленнән сөйләшеп, үзенчә саубуллашып, Ания телефон трубкасына үрелде. Трубканың теге ягында озак торгач кына бертуган абыйсы эндәште. - Алло? Нәрсә булды инде тагын? Ания, мәҗбүри күз яшьләрен чыгарып, Ансарның тагын исереп кайтуын, аны кыйнавын, үтерү белән янавын һәм хәзерге вакытта үзенең бер күлмәктән генә подьездда утыруын сөйләде. Абыйсы гадәттәгечә ышанды. Ания канәгать күңел белән күрше урамда яшәүче абыйлары йортына кунарга китәргә җыенды. Башта аңа үзен кыйнаган кыяфәт ясарга кирәк иде, хатын тырнаклары белән битен умырып төшерде, төнге күлмәгенең җиңен ертты, чәчләрен туздырды. Үз-үзен җәлләп елап та алды әле. Залда йоклап ятучы иренә соң кабат күз салды, аның фикеренчә, таң атканчы чыгып утырган газ үз эшен эшләргә тиеш, һәм ул иртәгә квартираларына исерек ире кыйнап өйдән куып чыгарган һәм балалары ире кушкан газга тончыгып үлгән мескен, ләкин ирекле хатын булып кайтачак иде. Абыйлары йортында еш кунак була иде Ания, бигрәк тә Ансар исереп котырганда аның беренче бара торган җире шушы иде. Бүген дә битеннән кан тамып торучы таушалган Анияне үз йортына сыендырды абыйсы. Абыйсының хатыны Гөлзия, аны җәлләп ах-ух килде, төнге кунакка залда урын җәеп бирде, чәй ясады. Абыйсы Ренат, 40 яше тулган сеңлесенә гадәттәгечә, “Үзең теләп чыктың кияүгә, безне тыңламадың, әнине борчыйсы булма”, - дип үз сүзен әйтте дә, урынына кереп ятты. Бу төнне әлеге 3 кешенең берсе дә йокламады. Ренат уйлары белән Аниянең яшь чагына кайтып китте. Әйе, әтисе белән әнисе дә, Ринат үзе дә 16 ел элек нык каршы булдылар кызның Ансарга кияүгә чыгуына. Ания югары уку йортын тәмамлап банкта эшли иде, ә Ансар шәхси эшмәкәрдә склад сакчысы иде. Салгаларга яратуын бөтен кеше белде, ләкин Ания генә берни ишетергә теләмәде. Туй көнендә Ренатның сүзе шул булды: “Сеңлем, үзең теләгән кешегә чыгасың кияүгә, миңа да, әнигә дә елап кайтасы түгел. Аерылу турында сүз дә булырга мөмкин түгел”. Ана кеше дәшмәде. Өйләнешеп берничә ел үткәч, Ания сирәк-мирәк булса да, кыйналып Ренатларга килә башлады. Ренат дәшмәде, һаман бер сүзен кабатлады: “Үзең теләп чыктың, әнине борчыйсы түгел”. Кияү белән сөйләшүләр файда бирмәде, Ансар исереп ни кылуын икенче көнгә хәтерләми иде. Ике бала туу да аны тынычландырмады, Ания җимерелгән йөз белән төннәрен абыйсы йортына кунарга килүен дәвам итте. Җитмәсә, ике уллары да тач аталары булып туды, йөз-кыяфәт дә, холык та Ансарлар ягы иде. Үзенең өч баласы да кыз булган һәм малай турында хыялланучы Ренат өчен бу гарьлек тоелды, аның күңелендә беркемгә дә әйтми торган хыялы - сеңлесенең берәр малаен алып, үзләре ягына ошатып тәрбияләү теләге яши иде. Гөлзилә дә бу төнне боргаланып чыкты. Иренең сеңлесе Ания аның белән серләрен бүлешә, кыз вакытта егетләре хакында сөйли, гомумән якын итә иде. Ике-өч ел элек уртак танышлары Анияне чит ир белән машинада кочаклашып утырганын күрүен хәбәр иткәч тә, үзе белән сөйләшеп карарга булды. Үзгәргән, ай үзгәргән иде аның Ания сеңлесе. 12 ел бергә яшәгән иренә хыянәт итә башлаган икән бит ул! Сөяркәсе Зөлфәт хакында сөйләп туя алмады Ания. Гөлзиләнең “Аерыл да, чык инде шуңа кияүгә”, - дигән сүзенә җавап итеп Зөлфәтнең гаилә бозасы килмәвен, Марсель белән Ранельның атасыз үсүен теләмәвен авыз ачып тыңлады да, әле бер дә өйләнмәгән бу егетнең Ания сеңлесен алдап кына йөрүен аңлатырга тырышты. Ләкин Аниянең башы әйләнгән иде инде, абыйсының хатынын тыңлап та тормады. Шул чакта ук Гөлзиләгә Аниянең “Балалар булмаса өйләнер иде ул миңа”, - дигән сүзе сәер тоелган иде. Бу сөйләшүдән соң берничә ел үтте, Ания Зөлфәт белән очраша торды, Ансар кыйнагач абыйларына кунарга килә торды. Килгән саен Гөлзилә аңа “Аерыл”, - дия торды. Ания шулай яшәвен дәвам итте. Менә бүген дә, Ания төнлә аларга килде, гадәттәгечә Гөлзилә аңа залда урын җәйде. Аниянең дә күзенә йокы кермәде. Соңгы вакытта Зөлфәт белән аралары суынып киткән кебек тоелды аңа. Ул инде Ансардан аерылырга да әзер иде, бергә булган 3 ел эчендә Зөлфәт аңа ир асылы кебек тоелды. Аерылырга теләге барлыгын әйткәч, Зөлфәт гадәттәгечә балаларны ятим итәсе килмәве хакында сөйләнде, алар булмаса Аниягә бернигә карамыйча өйләнер идем, дип, кат-кат кабатлады. Ә чынлыкта, Ания аны туйдыра башлаган иде инде, өйләнү исәбе белән бер кыз белән аралаша башлавын әлбәттә сөяркә хатынга әйтүне кирәк тапмады. Зөлфәткә рәхәт иде: акчасы булмаса Ания биреп тора, яшь ир кире кайтаруны кирәк санамый. Мәхәббәт уеннары өчен күп вакыт Аниянең машинасы кулланыла иде. Хатынның үзенә баштанаяк гашыйк булуын Зөлфәт сизде, сылу гәүдәле, чибәр Ания аның үзенә дә ошый иде. Ләкин шуннан артык түгел. Сирәк кенә хатынга чәчәкләр дә биргәләде ул, Ансардан бер ботак гөл дә күрмәгән Ания күкнең җиденче катында була иде ул мизгелләрдә. Соңгы елда аерылу турында сүзләре күбәя башлагач, Зөлфәт уйга калды. Ике балалы, үзеннән олы, аерылган хатын кирәк түгел иде аңа. Ләкин кинәт кенә араны да өзәсе килмәде. Шул вакытта аның башына Анияне коточкыч адым ясарга мәҗбүр иткән фикер килде: хатынга өйләнә алмау сәбәбен аның балалары итеп күрсәтергә уйлады, ә Ания уллары дип үлеп тора, ул аларны ятим итмәячәк. Ә нәрсә, рәхәт бит, Ания балалары һәм ире белән яши, Зөлфәт тә коры калмый, аңа өйләнмичә генә аның белән очрашып торачак. Боларны Ания аңламады, Зөлфәтнең үзен яратуына ышанды, һәм әлеге ир белән бергә булу теләген чынга ашырасы килеп атна буе уңайлы вакытны көтте. Үч иткәндәй, Ансар атна буе аек йөрде, бүген - шимбә көн генә каядыр дуслары белән очрашып, нык исереп кайтты. Ания шуны гына көткән иде, иренең залда диванда гырлап йоклап киткәнен көтте дә, кухняга чыгып газ комфоркаларын ачты. Зөлфәте белән бергә булу теләге шулкадәр көчле иде, ул бер ату белән ике куянны юк итәргә булды: иртәгә иртән аның ире дә, балалары да булмаячак, ул ирекле! Шушы уйлар белән ул таң атканда гына йокыга талды. Балалары хакында уйларын башына кертмәскә тырышты. Ләкин үзе дә сизмәстән, иртәнге 6 лар тирәсендә йөрәге дөп-дөп типкәннән уянып китте. Сикереп торып утырды. Нишләде ул?! Ания, төнгә бикләнгән өй ишеген көчкә ачып, бәрелә-сугыла үзе яшәгән фатир ягына чапты. Ул өлгерергә тиеш, балалалары исән генә булсын, Йә Раббым, исән генә булсын! Нишләде ул?! Ания шул уйлар белән фатир ишеген дөбердәтә башлады, ачучы булмады. Кире кайтарып булмаслык хәл кылуы аның башына әле барып җитте. Икенче катның коридорында торган калай чүп чиләге белән ишеккә бәрү дә җавапсыз калды, Ания акылдан шашар дәрәҗәгә җитеп ишекне төя иде. Тавышка йөгереп чыккан күршесе куллары канга баткан Алияне күреп шаккатты, аның ни турында сөйләвен аңлый алмый интекте. Күрше белән балконнары янәшә иде, бер балконнан икенче балконга күчеп Анияләр фатирына керергә булдылар. Бәхеткә, балкон тәрәзәсе ачык иде, Ансар шунда чыгып тәмәкесен тарта да, җилләсен дип тәрәзәсен ачык калдыра иде. Балконнан кереп фатир ишеген эчтән ачкан күршесен бәреп егып диярлек балалар бүлмәсенә узды Ания. Йөрәге сикереп чыгардай булып тибә. Ике улы... төнлә ул саубуллашып чыгып киткәндәге кебек изрәп йоклап ята иде. Хатын ике катлы кроватьнең аскы катында йоклап ятучы улын кочаклап елап җибәрде. Марселе уянып өске каттан башын сузды. Күршесе ирен дә уяткан иде, шау-шуга Ансар да балалар бүлмәсенә керде. Фатирны газ исеннән җилләттеләр, Аниянең Ансарга “Төнлә исерек баштан газны син ачкансың”, - диюдән башка чарасы юк иде. Ансар шок халәтендә калды, үзенең андый эшкә кулы күтәрелүенә ышанасы килмәде. Ләкин канга баткан Ания, балконнан кергән күрше һәм кухнядагы ачык кофкоркалар аны ышанырга мәҗбүр итте. Шул көннән Ансарга әллә ни булды. Ашы аш түгел, йокысы йокы түгел. Шимбә төнге хәл һич башыннан чыкмый. Болай яшәргә ярамаганын да аңлый ул, алма кебек хатынын күпме гомер рәнҗетте, ике лачын улы аның аек вакытын күрми үсеп килә. Катгый карарга килде: бүгеннән башлап авызына бер тамчы да капмый! Ания дә үзгәрде. Күзләре ачылган кебек булды. Зөлфәт дип чүт балаларыннан ваз кичмәде бит! Сөяркәсе белән араларын өзеп, кинәт эчүдән туктаган ире белән араларын җайлап карарга булды ул. Ансары бөтенләй беткән кеше түгел лә аның! Ләкин үз куллары белән кыла язган бу коточкыч эше әле күп еллар төнлә тиргә батырып уятачак иде аны... Айгөл Имамиева
    3 комментария
    11 классов
    Резидә Шәрифуллина Рамай, роман Унөченче бүлекнең дәвамы Зариф та ул минутларны бик яхшы хәтерли. Алдагы көнне нигәдер эче пошты аның. Борчылырга сәбәп тә юк кебек. Телефон трубкасын алып, авылга, колхоз идарәсенә шалтыратты. Секретарь кыз Айсинә әнкәсе турында сораштыргач: “Хафизәттәйне кичә кич көтү кайтыр алдыннан күрдем. Өй каршында эскәмиядә утырып тора иде”, - дип тынычландырды. Тик теге шомлы тойгы күңелдән китмәде. Зариф җәйге ялын дүрт көнгә соңрак, әнкәсенең туксан яшьлек юбилеена туры китереп алырга җыенган булса да, тиз арада гариза язып, авылга китеп барды. Икенче көнне очып диярлек өйгә кайтып кергәндә әнкәсе, Аллага шөкер, табында үзе генә белгән үләннәрдән тәмләп чәй эчеп утыра иде. “Әнкәй!” дип кычкырып җибәрде ул, аны исән-сау күрүенә чиксез шатланып. Тик аның белән сөйләшкәндә күңеле барыбер сыкрап куя иде. Мунчалар кереп, чәйләп алгач, Зариф әнкәсенә: - Әнкәй! Синең тагын өч көннән туган көнең, юбилеең була. Тиздән балалар да җыелышып кайтырлар. Әйдә, бәйрәм ясыйк әле үзеңә! Бу фикерне Нәсим дә, Гайшә дә хуплап алдылар. Шунда ук ничек үткәрү турында план кора башладылар. Хафизәттәй барчасына да елмаеп карап торды да: - Юк, оланнар, кирәкмәс, безнең яшьтә нинди туган көннәр үткәрү инде ул. Сезнең минем янда булуыгыз үзе зур бәйрәм! – диде. Шулай да Хафизәттәйнең туган көненә табынны мул итеп әзерләргә булдылар. Халык таралышкач, әнкәсе Зарифны үзенә чакырып алды. - Улым, сиңа әйтер сүзем бар, - дип башлады ул сүзен. - Бүген иртәдән бирле эчем пошып тора. Исән чакта әйтеп калыйм. Син Газизҗан белән минем мәхәббәт тарихын беләсең. Безнең эчкерсез саф хисләребез миңа гомер буена җитәрлек илаһи көч бирде. Мин бит аны һәр сәгать, һәр минут тоеп яшәдем. Әгәр ул бу дөньялардан китә калса, миңа монда яшәүләрнең мәгънәсе бетә. Ул юк икән, мин дә юк. Зариф үз фикерен әйтмәкче булып, авызын гына ачкан иде, әнкәсе: - Бүлдермә, улым, әйтеп бетерим, - диде. Аннан урыныннан торды, каршыдагы серванттан кечкенә генә агач тартмачык алып килде. Аның эченнән пөхтә итеп тукымага төрелгән... кайчандыр кыз чагында ук үзе чиккән, әле дә нәфислеген югалтмаган бик матур кулъяулык чыкты. Аның яртысын сугышка китәр алдыннан сөйгәне Газизҗанга бүләк иткән иде ул, ә икенче яртысын күз карасыдай үзендә саклады. Бу ике ярты бер- бөтен булып, оста итеп чигелгән зәңгәр чәчәк янында “Хафизә” дип язылган кулъяулыкны тәшкил итә иде. Бу кулъяулыкны күргәч, Зариф аптырап калды. Әйе, ул үзе аның яртысын Газизҗан абзыйдан алып кайтып биргән иде бит әнкәсенә. Димәк, онытмыйча, һаман саклый икән! Бераздан әнкәсе дәвам итте: - Улым! Бу безнең дөньяда бер генә тапкыр була торган эчкерсез саф хисләребез билгесе. Сакла син аны, улым, югалтма! Башкалар да күрсеннәр. Никтер хәзер күп кенә яшьләр мәхәббәтләрен саклый алмый. - Хәзер кайда соң ул кулъяулык? – дип сорады Нәфисә. - Мәктәп музеена тапшырдым мин аны. Башкаларга гыйбрәт булсын дип. Язылышкан һәр яңа пар чәчәк алып килә янына. Шунда мәхәббәтләрен сакларга, мәңгегә бергә булырга вәгъдә бирәләр. Иртәгәсен белмим, ә бүгенгә кадәр шул көннән башлап аерылучылар юк диярлек авылыбызда. - Әбекәйнең туган көнен бәйрәм итә алдыгызмы соң? - Әй, кызым, булмады шул! Иртән табында безнең белән әйбәт кенә сөйләшеп утырган иде әнкәй, өйләдән соң кинәт кенә йөрәк өянәге тотты. Аның гомумән беркайчан да йөрәк авыруы белән интеккәне булмады. Ә монда бернинди укол да ярдәм итмәде. Авыртуы көчле булса да, йөзе якты иде аның. Мин әнкәйнең кулларын тотып, баш очында утырдым. Шуңа күрә, пышылдап әйткән соңгы сүзләрен ачык ишеттем: “Бәхил булыгыз, балакайлар, мин Газиҗаным янына китәм...” Әйткән иде бит: “Әгәр Газизҗан үлсә, минем монда яшәвемнең мәгънәсе калмый”- дип. Бакыйлыкка икесе бер көнне күчкәннәр булып чыга! - Чынлап та, аларның мәхәббәтенә таң калырлык ! - Ә Айсылу... кияүгә чыктымы соң? - Юк, ул гомер буе сине көтеп яшәде. “Чын мәхәббәт бер генә була”, - дия торган иде. Сораучылар күп булды, барысын да кире какты. Мин, һичшиксез, Зарифым белән күрешәчәкмен! “– дип тукыды. Әле хәзер дә шулай. Ә синең гаиләң, балаларың бармы? - Ике игезәк балам – Айнур белән Айгөл. Әнкәләре яшьли үлде. 1950-нче елны Себердә сөргендә чакта мине коткарам дип, үзе янды. Балаларның инде үз гаиләләре, биш оныгым үсеп килә. - Димәк, минем энем, сеңелкәшем, бертуганнарымның улы һәм кызлары бар? Гомерем буе, тагын туганнарым булса ярар иде, дип хыялландым. - Әйе. Алар да синең кебек бик матур да, бик акыллы да. Мин сезне таныштырырмын. Ә үзеңнең гаиләң бармы, кызым? - Бар, ирем белән ике малай, бер кыз үстердек. Өлкәне Берлинда университетта укый, кече малай белән кыз – колледжда. Болай әйбәт укыйлар. Шул вакыт Стокһольм-Мәскәү рейсына теркәлү игълан иттеләр. - Бу минеке. Менә нәрсә, кызым, - Зариф түш кесәсеннән блокнотын алды, тиз генә кәгазьгә адрес, телефон номерын язып, кызына сузды, үзе дә аның мәгълүматларын язып алды. Аерылышу авыр иде. Әмма бу аерылышу алда күпме шатлык вәгъдә итә! Мәскәүдә кайбер ашыгыч эшләр төгәлләп, тиз арада алар янына килергә сүз биреп, Зариф тагын бер кат бердәнбер мәхәббәтенең җимеше - Нәфисә кызын кысып кочаклады да, яшьле күзләрен сөртергә дә онытып, теркәлү урынына юнәлде. Нәфисә икенче катка менеп, тәрәзәдән әткәсе утырган лайнер зәңгәр күктә ак болытлар арасына кереп югалганчы карап торды. Әлегәчә шушы соңгы бер сәгать эчендә узып үткән вакыйгалар аңа бары тик төш кебек кенә күренә иде. Үзенең самолетына утыргач та, Нәфисә кат-кат әткәсенең һәр сүзен, һәр карашын күз алдына китерде. Рәхәт иде аңа. Яңа чыккан кояш кебек балкып елмайган йөзендә көмеш яшь бөртекләре күргән кешеләр аңа аптырабырак карап үтәләр иде. Менә хәзер әнкәсенә ничек бу шатлыклы хәбәрне җиткерергә дип баш ватты ул. Мөмкин кадәр йомшаграк итеп әйтер ул аны. Башта бераз әзерләргә кирәк булыр, югыйсә, әнкәсенең йөрәге чыдамас. Май кояшыдай балкып кайтып кергән кызын күргәч, Айсылуның йөрәге талпынып куйды: - Кызым, әллә бәхет кошы тотып кайттың инде? – диде ул, үзе дә елмая-елмая, Нәфисәсен кочаклаганда. - Әй, әнкәй! Берьюлы икене тоттым – берсе сиңа, әнкәй, ә берсе үземә. - Әйдә, бәхет кошы тотучы, башта юынып ал, аннары өчпочмак белән чәй эчәрбез. Юлдан соң ачыккансыңдыр. Аннан симпозиумың турында да сөйләрсең. - Әнкәй, нинди өчпочмак, нинди симпозиум ди ул! Әйттем бит, мин ике бәхет кошы тоттым! - Я, алайса сузма, сөйлә. Әнкәсе кулындагы өчпочмак тулы тәлинкәне өстәлгә куйды да, урындыкка утырды. - Бүген менә берничә сәгать элек кенә Стокһольм аэропортында мин... әткәйне очраттым! - Нәрсә дидең? – көтелмәгән бу хәбәрдән кинәт торып басканын Айсылу сизми дә калды. - Әйттем бит - икене! Берьюлы икене! - Дулкынлана-дулкынлана, Нәфисә әткәсе белән булган бүгенге очрашуны бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Икесе өчен дә бу хәбәр бик мөһим иде. Һәрберсенең күңелендәге иң ерак почмакларында яшереп саклаган якын кешесе белән күрешү өмете бер дә бушка булмаган икән бит! Бу өмет гомер буе һәркайсын иң авыр минутларда саклап калды, яшәргә көч-илһам бирде. Димәк, хәзер аларны алда бәхетле очрашулар көтә?! Икесе дә, хисләренә бирелеп, озак кына дәшми тордылар. Әнкәсен мондый хәлдә берүзен генә калдырып китәргә йөрәге җитмәде Нәфисәнең. Телефоннан шалтыратып, иренә һәм эшенә бер атнага тоткарлануы турында хәбәр итте. Кичке аш вакыты җитте. Әнкәсе бик яратып ашый торган токмачлы аш пешерде, токмачын да нәзек итеп үзе кисте. Тәлинкәләргә ашны бүлүе генә булды, кинәт телефон шалтырады. - Бу миңа! Минекеләр сагыналар, күрәсең, - дип төрепкәне йөгереп барып алды Нәфисә. - Алло! Чыбыкның теге башында бик дулкынланып һәм кинәт карлыгып киткән тавыш: - Алло! Исәнме, кызым Нәфисә! – дип аваз салды. Бу дулкынлану Нәфисәгә дә күчте. Никтер телефон төрепкәсен кулы белән каплап: - Әнкәй! Бу Рәсәйдән әткәй шалтырата! – дип, шатланып, кычкырып җибәрде. Исән-сау кайтып җитүләрен сораштыргач, Зариф: - Кызым, әнкәң яныңдамы? – дип сорап куйды. - Әйе, әткәй, хәзер төрепкәне аңа бирәм. Айсылу калтыранган куллары белән төрепкәгә үрелде. Аның кинәт күз аллары караңгыланып китте, башы әйләнде. Егылмас өчен телефон аппараты янындагы кәнәфигә утырды. - Алло! – дип кенә эндәшә алды ул көчсез тавышы белән. - Алло! Айсылу җаным! Аллага мең шөкер, сезне таптым! Бик бәхетле мин бүген, Айсылу! - Без сине гомер буе көттек. Кайда булдың еллар буе, Зариф? - Мин дә сезне еллар буе көтеп, яратып яшәдем, бәгърем. Күрешкәч, барысын да сөйләшербез, яме! Мин хәзер сезне беркайчан да югалтмам! Шул вакыт телефонистка сөйләшү вакыты тәмамлану турында кисәтте. Зариф алар янына тиздән килергә вәгъдә иттте дә, саубуллаштылар. Тиз арада килеп җитәм дип әйтүе генә җиңел шул. Профессор, күренекле галим булуына карамастан, кирәкле документлар артыннан шактый чабарга туры килде Зарифка. Алманиягә командировкага барырга көчле дәлил табарга, институт ректорын күндерергә, визасын эшләргә һ.б, һ.б. Ниһаять, менә бүген ул утырган самолет Франкфуртка очты. Салонда утырган килеш сөйгәне Айсылу белән беренче танышу көннәреннән алып соңгы хушлашу минутларына кадәр һәрбер мизгелне күз алдыннан кичерде. Айсылуны искә төшергән саен, аның йөрәге сыкрап куя иде. “Җанкисәге онытмады микән Зарифын? Байтак еллар узды бит, ярты гасыр”. Ни хикмәт, Айсылуны да нәкъ шул сораулар борчый иде: “Ничек икән Зарифы? Нәфисәгә, хатыным үлде, дип әйтсә дә, белмәссең ир-ат халкын!” Зарифны каршы алырга аэропортка Айсылу Нәфисә белән килде. Менә самолетның төшеп утыруы турында хәбәр иттеләр. Айсылуның йөрәге күкрәгенә сыя алмыйча очып китәрдәй булып, шашынып тибә башлады. Ул әле чәчен төзәткәләп куя, әле күлмәк итәген сыйпаштыра – дулкынлануы чиктән ашкан иде. Беренче пассажирлар күренде. Каршы алучылар шатланып, якыннарын көтә башладылар. Айсылу аны шунда ук танып алды. Пөхтә итеп киенгән, инде чәчләренә чал кергән дәрәҗәле ир-ат, елмаеп, аларга таба юнәлде. Шул ук таныш адымнар... - Исәнме, кызым! Исәнме, Айсылу! Айсылуның тез буыннары йомшарды. Егылып китмәс өчен кызының кулына тотынмакчы иде, шулчак... үзе дә сизмәстән Зарифның кочагына килеп эләкте. Илле ел буе бер-берсен көтеп яшәгән йөрәкләр бергә кушылды, бербөтен булып тибә башлады. Бу минутта бәхетнең барлыгына тулысынча инанган ике яр тормышның барлык каршылыкларын җиңеп чыгарга сәләтле иде. Дәвамы бар...
    2 комментария
    5 классов
    Илсаф килеп төшкәндә, мәйдан ару гына кызып бара иде. Өянкеләр сере Халидә ГАЛИМОВА Илсаф килеп төшкәндә, мәйдан ару гына кызып бара иде. Машинасын кая куярга белми як-ягына каранып торганда, кемдер авылча шапылдатып җилкәсенә сукты. – И апай, көттердең дә. Без инде кайтмый икән дип, мәйданга чыгып киткән идек. Ярый Хәтимә апаң очлы күз күреп алды. Тәки эзләп башың катар иде, – дип, җизнәсе сөйләнә-сөйләнә ике куллап күреште дә Илсафның машинасын куярга урын күрсәтте, аннан ай-вайга карамыйча туган-тумача утырган якка әйдәде. Алар, халыкны ера-ера, мәйданның икенче башына уздылар. Илсаф, башын як-якка борып, танышларын эзләде, танымаса да, җизнәсенә ияреп, кемнәргәдер сәлам бирде. Иң беренче аларны каршы алырга олы башын кече итеп Хәтимә апасы килеп басты: – Ну, апаем, быел да кайтмасаң, үлеп, җеназама да чакырмам дип тора идем инде. Кара син аларны, әллә кем булдылар да куйдылар. Ничә еллар бит киткәнегезгә. Олы кеше булдым дигәч тә. Хәтимә апаңа бик эләкмәгән, бәләкәй чагындагы сыман ыштаныңны төшереп, артыңны да кычытканлармын әле... Бу өтерсез-ноктасыз сүзләр белән ничә ел җыелган сагынуын, үпкә-сагышын, күзеннән атылып чыккан күз яшьләрен яшерергә теләдеме ул, әллә беренче очрашу мизгелләренең кыенсынуын бетерергә тырыштымы, ничек кенә булмасын, инде аның катырак булса да ягымлы тавышы ничектер тиз арада бер-берсенә булган читләшүне бетереп ташлады. Китте бер-бере белән күрешү, кочаклашу, хәл белешү... Бераз вакыт узуга, Илсаф үзен бертөрле тыныч, рәхәт, бәхетле итеп сизде. Әйтерсең лә ул кире бала чагына, аны яратып, үз итеп, һәрчак ярдәм кулы сузарга торган беркатлы, ачык куңелле туган-тумача, күрше-күлән, авылдашлары янына кайтты. Уйлап карасаң, бу чынлап та шулай бит. Нигә соң әле ул бу рәхәттән үзен ничә еллар мәхрүм итеп торды соң?! Илсаф моның төп сәбәбен инде онытып та бетерде, бетерә алмаганын вакыт дигән көрәк белән күңелнең иң ерак почмагына илтеп күмде. Юк, бу бәхетле минутларда нидер казынып йөреп булмый. Бүгенге көнне бөтен туганнарын шатландырып, район җитәкчеләренең чакыруларын аяк астына салмыйча, Илсаф Фатыйхович Сабантуйга кунакка кайтты. Ул арада мәйдан кызганнан-кызды. Кыр батырларын, алдынгы савымчы, терлекчеләрне мактадылар, кемнәргәдер бүләк бирделәр. Китте бала-чага көрәше, егетләр бил алышты, берәүләре йомырка кабып йөгерде, аркан тартыштылар... Кайтып җиткәнен күреп алып, аны кемдер трибунага чакырып утыртты. Бер яктан, үзенә карата игътибар, хөрмәт бик ошаса да, икенче яктан, Илсафка кинәт кенә үз тирәсендә купкан шау-шу өчен бераз кыенрак та булып китте. Тик андый хәл озакка бармады. Трибунада утыручылар әллә кем түгел, кайберәве кайчандыр үзе белән уйнап үскән, кемедер бер мәктәптә укыган булып чыкты. Берничәсе генә Казаннан, ут күрше Башкортстаннан килгән кунаклар иде. Тик алар белән дә тиз генә уртак тел табылды, трибунага менгән кеше белә инде ул янына каравылчы Гыймайны да, кунних Ибрайны да утыртмасларын. Кояш бу могҗизаларга карап арыды бугай, әкрен генә баю ягына авышты. Сабан туе мәйданы өстенә рәхәт бер тымызык кына һава таралды. Илсаф белә-белгәннән бирле алар авылында Сабантуй кич авышып – көтү кайткач кына башлана. Иртәнге якта бөтен теләгән кеше күрше авылларга, район үзәгенә барып, җыен карап кайтып, бераз хәл алып, эшләрен карап, мал-туарын урнаштырып, ашыкмый гына Ык буендагы яланга агыла. Көннең иң рәхәт вакыты, караңгы төшеп килә. Көн буе кызган җир бар җылысын кире җиһанга тарата. Әйтерсең лә син чирәмдә утырмыйсың, ә әниләр түшәгән киң ястыкка әвешкәнсең. Ә күк шундый биек, шундый тыныч. Илсаф, үзен биләп алган уй-хисләргә уралып, урыныннан кузгалды. Артыннан сикереп торган колхоз председателен ишарә белән генә урынына утыртты да, мәйдан читенә атлады. Шактый тапталып өлгерсә дә, биек булып күтәрелгән чирәмне ерып, яр читенә юл тотты. Их, малай чагың булсын иде дә, хәзер менә бу кәттә чит ил ботинкаларын салып ташлап, бәбкә үләненнән бер йөгереп узсаң иде! Илсаф хәтта ботинкасы аркылы чирәмнең йомшаклыгын, үзенә генә хас рәхәт салкынлыгын тойган кебек булды. Юк, ярамас шул, кырыкның өстенә басып килгән, олы гына оешманың җитәкчесе, депутат Илсаф Фатыйховичка яланаяк йөрү килешмәс. Үз уйларыннан үзе көлеп куйды. Кара инде, бу авылның әллә бер сихере бармы соң? Үз гомерендә күпме эшләр башкарып, тир түгеп, бөтен ил халкын туйдырып, бу дөньяга күпме җырчы, шагыйрь, укытучы, врач, тагын күпме санап бетермәслек һөнәр ияләре үстереп биреп тә, бер холкын үзгәртмичә, мактанмыйча, масаймыйча, килгән-киткән беренә җылы сүзен табып, гел юк заманында да сөтсез булса да чәен эчертеп, хәер-фатыйха теләп калган авыл халкы. Ни өчен синнән читкә киткәч шулхәтле үзгәрәбез дә, кайтып, урамыңа аяк басуга, нәкъ шул синнән чыгып киткән 17 яшьлек малай-шалайга әйләнәбез икән без, ә, авыл?! Уйларына, бетмәс-төкәнмәс хатирәләргә чумып, Илсаф әкрен генә атлады да атлады. Менә инде мәйдан да читтә калды. Аяклар үзеннән-үзе аны карт өянкеләр янына алып килде. Йөз яшәр колач җитмәслек бу агачлар ниләр генә күрмәде икән үз гомерләрендә, кемнәрне генә ботакларын изәп озатып калмады да, кайтканнарын күреп, шатланып, шаулашып каршы алмады икән?! Алар, авыл сакчылары кебек, олы юл кырыена тезелгәннәр дә бар нәрсәне күздән үткәреп, әкрен генә басып торалар. Илсаф, килеп, берәм-берәм өянкеләрне капшап чыкты, кытыршы кайрыларын куллары белән сыйпап иркәләде, аннан, яшь чагындагы кебек, колачын җәеп берничәсен кочаклап карады. Әйе, элеккечә иңләп булмаслык икән өянкеләр. Туктале, ә теге, аларныкы дигәне исәнме соң агачның? Күңелнең инде искә алмыйм дип күмеп куйган хатирәләр почмагы әллә нишләп дертләп куйды. Юк, китәргә кирәк моннан. Болай да ничә еллар саташты бит ул шушы өянкеләр белән. Күзен йомып йокыга ятуга, шул агачлар арасыннан Дилә килеп чыга иде. Килеп чыга да, үпкәле күзләрен аңа төбәп, берни дәшми аларның өянкесе янына барып баса. Илсаф Диләгә таба омтыла, тик аяклары атламый, кычкыра, тавышы үзеннән ерак китми. Кара тиргә батып ничә тапкыр төнлә сикереп торып утырганы булды. Шул вакытта атналар буе йокысыз калып йөри иде ул. Ах, бу азгын күңелне, инде барысы да күптән онытылды, искә дә кермәс дисәң, авылга аяк басуга ук бөтенесе кичә генә булган кебек яңарды да куйды менә. Әллә шул хатирәләрдән качып ничә еллар кайтмадымы соң Илсаф? Әйе, шулай булды бугай шул. Качу – эзләүдән һәрвакыт җиңелрәк шул ул. Уйларга чумып, ул Дилә белән безнеке генә дип йөргән өянке янына килеп басты. Кара, нәкъ шул килеш. Үзгәрмәгән дә дисәң була. Тик бераз еллар басканмы, әллә җил-давыллар игәнме, читкәрәк тайпылып, янтаеп киткән. Хискә бирелеп, Илсаф өянкене сыйпап алды. Шул чакта куллары кемнеңдер кулына орынып китте. Уфалла, әллә саташа инде? Күп еллар кабатланмаган чире әллә кире кузгаламы? Әнә бит, өянкенең артында аңа туп-туры карап Диләсе басып тора. Илсафның кинәт кенә тез буыннары калтырап, аяклары тотмас булды. Теле аңкавына ябышты, йөрәк күкрәккә сыймый кага башлады. – Абый, абый, дим, әллә куркыттым инде? – йөзләгән кыңгыраулар чыңлап җиргә сибелдемени, өянкеләрне сискәндереп, кычкырып көлгән тавышка Илсаф бераз аңга килеп, каршысындагы кызның өрәк түгел икәненә бераз төшенә башлады. – Абый, гафу итегез инде. Болай куркытасымны белсәм, күрү белән эндәшкән булыр идем. Зәп-зәңгәр күзләрен кысып, сары чәчләрен тузгытып, кыз тыела алмыйча көлде. – Мондый олы абыйны бу хәтле йөрәксез дип белмәдем бит... Илсаф нидер әйтергә кирәк икәнен аңласа да, кызга карап сүзсез тора бирде. Нәрсә бу, сагыну галәмәтеме? Каршысында торган кыз нәкъ Дилә бит. Еллар үтеп, инде йөз чалымнарын да оныттым, дип йөрсә дә, ул ялгыша алмый: Дилә бит бу, Дилә! Ул арада кыз, көлүеннән туктап, бераз сәерсенеп карап торды да, китәргә борылды: – Сау булыгыз, абый, бу тиклем кеше куркырлык икәнемне белсәм, Сабантуйга чыгып та йөрми идем. Апамнарның мунчасында гына качып утырган булыр идем... Үзенең тәмам ялгышканын аңлап, исен җыеп, Илсаф көчкә телгә килде: – Юк, сез мине гафу итегез. Кеше-кара бар дип башыма да килмәгән иде. Шуңа гына бераз аптырап калдым. – Ярый инде, гаеп икебездә дә икән, әйдәгез, танышыйк, исемем – Гөлназ була. Сабантуйга туганнарыма кунакка кайттым. – Әйе, заманалар үзгәрми икән. Без яшь чагында да иң матур кызлар кунак кызлары була иде. Мин Илсаф абыең булам. Ни өчен әле шундый гүзәл кыз мәйданда егетләрнең күзен кыздырып йөрисе урында, ялгызы өянкелектә адашып йөри? Шул чакта кызның әле генә балкып торган күзләре ничектер сүнеп, йөзе караңгыланып китте. Баягы чытлыклыкның эзе дә калмады. Ул башта китәргә уйлап читкә атлады. Аннан, туктап, бераз сүзсез калды. Бермәлгә тынычланган сыман булган Илсафның йөрәген тагын кысып алды. Карале, ошаса да ошый икән кеше кешегә. Хәтта башын кырын салып торуларына чаклы Дилә бит! Кыз, борылып, әкрен генә өянке кырыена килеп басты да моң түгелеп торган күзләрен Илсафка төбәп сүз башлады. – Әгәр вакытыгызны жәлләмәсәгез, сөйли алам. Барыбер инде мәйданга барып тормам. Бу авылга минем өченче генә кайтуым. Шуңа әллә ни танышларым да юк. Ә менә кем беләндер сөйләшәсем бик килгән иде. Сез миңа чит кеше, ә чит кешегә серләреңне сөйләү җайлырак, чөнки ул сине белми дә, яңадан күрми дә. Кыз, туктап, кире өянкегә якынрак килде, аннан Илсафның үзен игътибар белән тыңлавын күреп, дәвам итте: – Мин әниемнең соңгы әманәтен үтәргә дип килдем бу өянкеләр янына. Үлгән чагында кулларымнан тотып, ике үтенечен әйтте. Берсе – бернигә карамый Сабан туена авылга кайтып, шушы өянке төбеннән бер уч балчык алып килеп, каберенә салуымны. Икенчесе – ахирәте Хәтимә апага кереп, соңгы сәламен тапшыруны. Инде икесен дә үтәдем. Кыз тынып калды. Илсаф бу күңелсез тынлыкны бозарга теләгәндәй, әйтеп куйды: – Мин дә бит Хәтимә апаның кунагы. Димәк, кич белән бер табында утырасыбыз бар. – Мин үзем дә берәр кич кунып китәрмен дип кайткан идем дә... Тик планнар үзгәреп тора. Булачак ирем бер-ике сәгатьтән килеп алам дип шалтыратты. – Шулай инде ул, чибәр кызлар күреп гашыйк булырга өлгермисең, аны кияүләре алып кача, – диде Илсаф тагын шаяруга күчеп. – Калыр идегез, бер кич сагынганнан әллә ни булмас, иртәгә килер. – Юк шул, булмый. Үзем дә кайткан кебек тә булмадым. Хәтта менә өянкенең дә серен аңлый алмадым...
    0 комментариев
    5 классов
Убырлы карчык”
(Юмористик хикәя)
Люция Әблиева
Бүген отпускамның беренче көне. Эшемнән диңгез буендагы ял йортына юллама бирделәр
Иртәгә юлга, аллабирса, дип торам. Бүген бер министырлыкка сугылып чыгасы булыр, күптән хәл ителәсе йомышым бар иде. Кабул итү сәгатьләрен белешим дип телефонга үрелгән генә идем, кәрәзле телефоным чылтырады. Хəмит дус икән. - Сəлам, Хәмит, тынлыйм. Кәрәзле телефонның теге ягыннан гыжлаудан башка бер ни ишетелми. Бераз тыңлап торганнан соң, үзем эндәшергә булдым. - Әллə җəй уртасында грипп зəхмəте эләктердеңме? Хəмитем һаман дəшми. Инде ачуланып, трубканы куям дигәндә генә, тавышы ишетелде. - Кара әле, бүген бер түрəгə йомышым төшеп министырлыкка барган идем, каб
Иң кадерле истәлек
​Люция ӘБЛИЕВА​
Иң кадерле истәлек
Сабакташы Гүзәлдән: “Очрашуга мәктәп еллары белән бәйле булган иң истә калган вакыйганы сөйләргә әзерләнеп кил” — дигән хатны алгач, Диләфрүз, уйга калды. Мәктәпне тәмамлауларына утыз ел вакыт үткән бит! Бу бит сиңа утыз көн яисә утыз атна гына түгел. Диләфрүз хәтер сандыгын актарырга кереште. Шул чагында күзе китап киштәсенең түрендә торган “Ак чәчәкләр” романына төште. “Без икебез дә табиб булачакбыз, син— кешеләрнеке, ә мин — җирнеке” — дип, Рәшит бүләк иткән иде аны.
Сигезенчедә укыганда якынаеп китте алар. Белмим, үзешчән сәнгать түгәрәгендә бергә җырлап-биеп йөрүләре сәбәпче булдымы, әллә хисләрнең тәңгәл килү вакыты туры килдеме
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА.
Ул андый түгел... (1)
Ниһаять, Сәвия улы белән авылдан кайтып керде. Алар уртак кухнялы фатирда өч гаилә яшиләр. Һәрберсе берәр бүлмә били. Кухняга чәй кайнатырга дип чыгуы булды, күршесе Нурия сүз башлады. Ул аш куйган икән. Шуның кайнап чыкканын көтеп, караштырып тора, имеш.
– Кайттыгызмы?! Озак йөрдегез. Ирең монда икенчегә өйләнергә йөри бугай, – диде ул, сөенгәндәй, мәкерле хәбәр җиткереп. – Ниндидер хатын килеп йөрде. Әллә авырлы да инде...
Шушы сүзләр Сәвиянең бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Мине сынарга уйлыйдыр дип, йөзен дә үзгәртмәде, кабатлап сорашып та тормады.
– Булмас! Ул андый түгел! – дип кенә әйтте. Күршеcенә сүзен дәвам итәргә юл калдырмыйч
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (2)
Мөнәвәренә бер авыр сүз әйтмәде, “акча аз алып кайтасың” да димәде, бәйләнмәде...
(Дәвамы.)
3
Шулай төрлечә уйланып, Сәвия ире эшләгән заводка барып кайтырга булды. Проходнойда кеше күп. Смена алышынган вакытка туры килгән икән. Мөнәвәр менә-менә чыгар дип, чыгучыларны игътибар белән күзәтә башлады. Берсе керә, күбесе чыга. Эшчеләр туктаусыз агыла да агыла. Ул шул агымнан таныш йөзне эзләде. Әмма ире чыкмады да чыкмады. Булмаса, цехка шылтыратыйм дип телефонга юнәлде. Бер хатын номер җыеп тора иде. Сәвия сискәнеп китте. Ялгыш ишеткәнмендер дип уйларга өлгермәде, теге яктан: “Кого?” – дип кабатлап сорадылар. Әлеге хатын: “Мөнәвәр Дибаевны!” – дип җа
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (3)
...Шулчак ир хатынның кулын чүпрәк борган кебек каерып борды. Беләк шырт итте. Ир пычакны селтәп җибәреп, ачу белән идәнгә ыргытты да йөгереп диярлек бүлмәдән чыгып китте.
5
Менә шулай, сөекле Мөнәвәре “хәтәр шәп егет” булып чыкты. Эшләп йөргән, баланы, үзен тәрбияләгән бичәкәенә иллә-мәгәр “нык” ярдәм иткән икән ләбаса! Ир дигәнең юньсезнең юньcезе, мәгънәсез булган, имеш. Бүген килеп, шуны аңлады Сәвия һәм үзенең шулкадәр беркатлы, чукрак, сукыр булганлыгына исе китте. Җитмәсә, тагын бер вакыйганы нишләптер оныткан булып чыкты. Оныткан һәм бер тапкыр гына булса да үпкә белдермәгән.
Ул вакыйга болайрак булган иде. Көннәрдән бер көнне Сәвия эштән
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Ул андый түгел... (4)
Бабакае кайчандыр әйткән, кисәткән иде дә бит: – Кызым, кияүне ялгызын калдырып, әниең янында озаклавың – ярамаган эш. Башкага ияләшеп куймасын. – Юк, бабай! Ул андый түгел. Мин аңа ышанам...
(Ахыры.)
– Бәлки, шулай килеп чыгуы икебез өчен дә яхшыга булыр. Мин китәм. Мине туктатма! Үзең гаепле. Үзең мәҗбүр иттең...
– Минем гаебем нидә? Сиңа хыянәт итмәдем. Дөньяны үзем көтәм дияргә була, төпкә җигелеп тартам. Сиңа таяныч, ышанычлы хатын булырга тырышам. Кайчан кайтырга уйлыйсың?
– Бөтенләйгә синнән китәм.
– Ничек инде?.. Ә улың? Ә мин?!
Хатынның күзләренә яшь тулды. Иреннәрен тешләде. Әмма: “Елама! Көч тап! Сабыр бул!” – дип, үз-үзенә әмер бирде
12 ел бергә яшәгән иренә хыянәт итә башлаган икән бит ул...
Төнге 2 дә дә тыз-быз чабучы машиналарны тыңлап йокыга китә алмыйча ятты-ятты да Ания, урыныннан сикереп торып кухняга чыкты. Башында күптән йөрткән фикерен чынга ашырырга теләп, газ плитәсенең бөтен комфоркаларын ачып куйды.
12 ел бергә яшәгән иренә хыянәт итә башлаган икән бит ул...
Юк, күңелендә бер тәгам шикләнү юк иде аның. Бүлмәләрендә ике катлы кроватьта таралып йоклап ятучы ике баласы янына керде. Олысы – 15 яшьлек Марселе - икенче катта, төпчеге - 10 яшьлек Ранеле - кроватьнең беренче катында. Ания, сак кына килеп балаларын башларыннан сыйпады. “Кичерегез мине, балалар.... Мин сезне бик яратам... Шулай кирәк... Минем дә б
Резидә Шәрифуллина
Рамай, роман
Унөченче бүлекнең дәвамы
Зариф та ул минутларны бик яхшы хәтерли. Алдагы көнне нигәдер эче пошты аның. Борчылырга сәбәп тә юк кебек. Телефон трубкасын алып, авылга, колхоз идарәсенә шалтыратты. Секретарь кыз Айсинә әнкәсе турында сораштыргач: “Хафизәттәйне кичә кич көтү кайтыр алдыннан күрдем. Өй каршында эскәмиядә утырып тора иде”, - дип тынычландырды. Тик теге шомлы тойгы күңелдән китмәде. Зариф җәйге ялын дүрт көнгә соңрак, әнкәсенең туксан яшьлек юбилеена туры китереп алырга җыенган булса да, тиз арада гариза язып, авылга китеп барды. Икенче көнне очып диярлек өйгә кайтып кергәндә әнкәсе, Аллага шөкер, табында үзе генә белгән үләннәрдән тәмләп чәй эчеп ут
  • Класс
Показать ещё