Бүгенге кызлар үз сафлыгыннан ояла, егетләр саф кызларга гаҗәпләнә. Хурлык. Әлдә күктән таш яумаганга рәхмәт әйт.
    0 комментариев
    0 классов
    Кем анда барып кайтты? | Зөфәр хәзрәт Тахавиев
    0 комментариев
    0 классов
    В Казани проходит флешмоб в защиту татарского – депутатам Госсовета раздали азбуку «Алифба»
    0 комментариев
    1 класс
    Что будет с благими делами, если совершил ширк?
    0 комментариев
    0 классов
    0 комментариев
    1 класс
    1000 Вакансий - Работа. Казань
    0 комментариев
    1 класс
    Гөнаһларыңны таный бел
    0 комментариев
    0 классов
    Справедливость между детьми | Шейх Иса Абу абд ар-Рахман э
    0 комментариев
    0 классов
    Җомга вәгазе. Йөрәгебездә Ислам дине өчен борчылу бармы? Зөфәр хәзрәт Тахавиев.
    0 комментариев
    0 классов
    Күңелләр тынычлана... Бу дөньяда мал-мөлкәт артыннан гына кусаң, җан тынычлыгы да югала, рухи азык та онытыла. Читтән караганда, үзеңнән башкаларның барысы да муллыкта, бер борчусыз яши шикелле. Кемдер йорт төзеп керә, яхшы машинада йөри, акчаны да күп эшли, ял итәргә чит илләргә дә баргалый – кыскасы кеше хыяланган бар нәрсәсе дә бар, Аллаһка шөкер итеп туя алмый. Әмма, нишләптер, күңелендә тынычлык юк, нидер җитми. Таныш халәтме? Кемнәрдер, мөгаен, «әйе» дип әйтер. Ә моның сәбәбе – үзебездә. Матди байлык артыннан куабыз, корсак белән кесәне тутырабыз. Әмма күңелне, җаныбызны «ач» калдырабыз. Ашамыйча торсак, ябыгып, көчсезләнәбез, хәлебез китә һәм, ахыр чиктә, үлеп тә китәргә мөмкинбез. Җаныбызны, күңелебезне ашатып тормасак, анда бушлык хасил булачак. Ничек кенә муллыкта яшәсәк тә, нәрсәдер җитмәгәндәй, тормышта булганыннан канәгатьлек ала алмаячакбыз. Тормышта бар теләгенә ирешеп тә, җан тынычлыгы булмаган бер танышым: «Намазга басып, Коръән укырга өйрәнгәч һәм Аллаһыны зикер итә башлагач кына, күңелгә тынычлык килде», – дигән иде. Әйе, чынлап та, күңелләребез бары Аллаһны искә төшереп, зикер иткәндә генә тынычлык таба, рухи ризык ала. «Алар (тәүбә кылып Аллаһ тәгаләгә кайтучылар) иман китерделәр. Аларның йөрәкләре (күңелләре) Аллаһны искә алу (Аның бердәнберлеген, күркәм исемнәрен, камил сыйфатларын зикер итү) белән тынычлана. Аң булыгыз! Дөреслектә, йөрәкләр Аллаһны искә алу (Аны зикер итү, чиксез кодрәтен күзәтү, билгеләре турында фикер йөртү һәм Коръән уку) белән генә тынычлана» 📚(«Рәгыд» сүрәсе, 28нче аять). Чыннан да, кайчак төрле мәсьәләләрне хәл итеп, арып-талып, кич белән кайтырга дип машинага чыгып утыргач Коръәнне кабызып куйсаң, кайтып җиткәндә бөтен мәшәкатьләр онытылып, күңелләргә тынычлык, рәхәтлек иңгән була. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم берәр авырлык килсә, тынычланыр өчен тәһарәт алып намаз укырга кушкан һәм бу, чыннан да, бик көчле ысул. Сынап карагыз әле: бик каты борчылганда, үз-үзеңне кая куярга белмәгәндә, җаныңа урын тапмаганда тәһарәт алып намазлыкка бассаң, үзең дә аңламастан җаныңа җылылык иңә, тынычлана башлыйсың. «Мине искә алсагыз, Мин дә сезне искә алырмын» – дигән Раббыбыз да 📚(«Бәкара» сүрәсе, 152нче аять). Шул проблемаларны безгә сынау буларак бирүче Аллаһ – әгәр без Аны искә алып, мактап, данлап, зурлап, хәмед-сәнәләр әйтеп, гөнаһларбыздан тәүбә итеп, Аннан ярдәм сорасак – ничек инде тынычлык иңдермәсен?! Әмма болай эшләүчеләр бик сирәк. Күпчелегебез ничек итеп тынычланырга омтыла? Кемдер шешәгә үрелә, кайберәүләр акылны томалый торган наркотиклар куллана башлый, «үләсең дә котыласың», дип, үз-үзенә кул салучылар да булгалый. Әмма болар – уңышка илтә торган, тынычлык урнаштыра торган юллар түгел. Уңышка илтә торган бердәнбер юл ул – һәрвакыт, һәр мизгел Аллаһны истә тоту, Аны зикер итү, күңелләрне Аның белән генә бәйләп яшәү. «Аллаһны даими зикер итегез, шаять, Аллаһ газабыннан котылып, мәңгелек бәхеткә ирешерсез!» 📚(«Җомга» сүрәсе, 10нчы аять).. Өйдән чыгып киткәндә, Аллаһны зикер итеп, «Бисмилләһи, тәүәккәлтү галәАллаһ, үә лә хәүлә үә лә куүәтә иллә билләһ» («Аллаһ исеме белән! Мин Аллаһка тәвәккәл иттем һәм Аллаһтан башка көч тә, куәт тә юк») дип әйтеп чыгабызмы? 📚(Әбү Давыд риваяте).  Берәр эш башлаганда «Бисмилләһ» («Аллаһ исеме белән») дип, Аллаһыны истә тотып, Аннан ярдәм сорап башлыйбызмы? Эшне тәмамлагач, «Әлхәмдүллиләһ» («Аллаһка – барча мактаулар») дип, Аллаһка рәхмәтле булып тәмамлыйбызмы? Иртә белән уянгач яңа көнне каршы алырга тагын мөмкинлек биргәнгә Раббыбызны искә алып «Әлхәмдү лилләһил-ләзи әхйәнә бәгьдә мә әмәтәнә үә иләйһин-нүшүр» («Безне үле кылганнан соң терелткән Аллаһка барча мактаулар булсын, һәм Аңа – кире терелеп Кыямәттә җыелу» дип күзебезне ачабызмы? 📚(Бохари һәм Мөслим риваяте).  Аллаһны истә тотып, аны зикер итүчеләрнең һәм Аны бар дип тә белмәүчеләрнең аермасы – тере белән үле кебек. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم   «Раббысын зикер итүче белән Раббысын зикер итмәүчеләр – тере белән үле кебекләр», – дип әйткән 📚 (Бохари риваяте). Раил Фәйзрахманов
    0 комментариев
    0 классов
Увлечения

Публикации автора

В ОК обновились Увлечения! Смотрите публикации, задавайте вопросы, делитесь своими увлечениями в ОК