Кар бөртеге булып килдем бүген
Битләреңнән Синең үбим дип
И ашыктым инде яннарыңа
Көтәсеңдер Син дә мине дип.
Килдем дә соң... Тагын Сине
Күрми киттем инде... Күренмәдең
Әллә күреп юри чыкмадың,
Әллә килгәнемне белмәдең.
Эзләреңне генә үптем дә
Кайтып киттем...Үз-үземне тиргәп
Кар бөртеге булып май аенда
Нигә килгәнмендер Сине үртәп...
Рүзилә Гатауллина
ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕМ!!!
Ал таңнарның сөю нурын сиңа
Бүләк итәм туган көнеңдә
Сөеп-сөелеп үтсен гомер юлың
Нур балкысын һәрчак йөзеңдә.
Туган көнеңә, туган көнеңә
Шушы җырым - сиңа бүләгем
Ак бәхеттән торсын тормыш юлың
Шуны тели бүген йөрәгем.
Өзгән чәчкә бүләк итмим сиңа
Бүләк итәм җаным җылысын
Бәхетләрнең еллар алып килсен
Синең өчен иң-иң олысын.
Күңелеңдә һәрчак язлар булсын
Чәчәк атсын сөю гөлләрең
Туган көнең котлы булсын синең
Гел шатлыкта үтсен көннәрең.
Рүзилә Гатауллина
Китмә сөю...Китмә...Язларым бул
Шомырт исләренә исерим
Яшьлектәге тәүге сөю төсле
Тагын яңа хисләр кичерим.
Китмә сөю...Сихри моңым булып
Кошлар сайравына кушыл син
Чык тамчылы язгы гөлләр булып
Таңнарымда, әйдә, ачыл син.
Китмә сөю...Китмә... Җан-тәнемне
Ләйсән яңгыр булып сафландыр
Һәрбер таҗын сөю-назга төреп
Сөю гөлләремне шатландыр.
Ак чәчәкләр кебек ап-ак хисләр
Биләп алсын әле күңелне
Хуш исләре җан-тәнемә күчсен
Яшәрт... Яшьнәт йөрәк кылымны.
Китмә сөю...Китмә күңелемнән
Сөюсез мин - ике канатсыз
Яши алмам... Яши алмамдыр мин
Язсыз, назсыз hәм дә сөюсез.
Рүзилә Гатауллина
Күпләр яратып өлгергән ЯҢА ҖЫРЫБЫЗ барлык музыкаль мәйданнарда... Рәхмәт, егетләр!!! Иҗатыбыз озын гомерле булсын!!!
Көт Син мине... Көт Син...Мин кайтырмын
Алмагачлар чәчкә атканда
Ак чәчәкләр кебек ак күлмәктән
Очрашырбыз әле Таңнарда.
Әгәр инде Язын кайталмасам
Көт Син мине ямьле Җәйләрдә
Бер йөрербез...Бер йөрербез әле
Җиләк җыеп икәү җәйләүдә.
Җәйләрен дә көтеп алалмасаң
Мин кайтырмын алтын Көзләрдә.
Сагышыңны Синең таратырмын
Гашыйк итеп көзге гөлләргә.
Көзләрен дә әгәр юл төшмәсә
Көт Син мине салкын Кышларда.
Мин кайтырмын... Синең белән
Ак бураннар җырын тыңларга....
Бер кайтмасам, бер кайтырмын әле
Көт Син мине...Көт Син! Көт кенә.......
Рүзилә Гатауллина
Сагындыралар шул...Сагындыралар
Мәңгелеккә бездән киткәннәр...
Күпме көтсәң дә син... Өзелсәң дә
Юк шул.. Юк шул аннан кайтканнар.
Эх...Бер карыйсы иде дә бит
Күзләреннән алмый күзләрне
Тын да алмый тизрәк тезәр идек
Әйтә алмый калган сүзләрне.
Кайтып керсеннәр иде дә бит
Алмагачлар чәчкә атканда...
Монда шундый рәхәт, юк китмибез диеп
Эх, калсыннар иде безнең янда.
Җир астыннан юллар юк шул..Юк шул
Кайтмыйлар шул күпме көтсәң дә....
Рүзилә Гатауллина
7 ел Синсез, Рушан туганым.... Сагынабыз... Юксынабыз... Тыныч йокла, газизебез...
Показать ещё