Болын чәчкәләре хуш исе дип
Чәчләремнән мине үбәсең
Болын чәчкәсенә охшашмын шул
Син үзең дә аны беләсең.
Бакча чәчкәсеннән аерылып торам
Бик гадимен, эре түгелмен
Иркен болын яшәү көче бирә
Якты кояш бизи күгемне.
Су сибәсе юк, яңгырым бар
Чык тамчысы баса сусауны
Ак карлардан җыям салкын кышта
Язын шытар өчен көчемне.
Туфрагымны йомшартасы да юк
Көчем җитә калкып чыгарга.
Мәшәкать тудырмыйм мин кешегә
Үзем өйрәнгәнмен яшәргә.
Күпләр соклануы кирәк түгел
Сокланучым минем - янымда
Кышлар буе мине туңмас өчен
Җылытучым юрган астында.
Болын чәчкәләре кебек мин дә
Матур киенергә яратам
Таҗым саен сөю нуры минем
Тормыш күген шулай балкытам.
Саклаучым бар минем, яклаучым бар
Җил-давыллар кинәт ис
Хәерле иртә, кадерле туганнарым, дусларым минем!!! Бездә иртән иртүк Кояш. Аллага шөкер, бөтен дөньям нур эчендә. Сезгә дә матур, җылы Кояшлы көн теләп калам!!!
ЯҢА КӨН УЛ - ЯҢА ӨМЕТЛӘР...
БӘХЕТ КИТЕРСЕН УЛ ҺӘР КЕМГӘ!
ТЕЛӘКЛӘРЕБЕЗ ҺӘРЧАК КАБУЛ БУЛСЫН!
САУ-СӘЛАМӘТ БУЛЫЙК ҺӘР КӨНДӘ!
ҖЫЛЫ СҮЗНЕ ҖАН АЗЫГЫ ДИЛӘР,
ҖЫЛЫ СҮЗЛӘР БЕЛӘН ТАҢ АТСЫН!
ЯҢА КӨННЕҢ ЯҢА БАЛКЫШЫ
БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРНЕ ЯКТЫРТСЫН!
КҮЗЛӘР- КҮҢЕЛ КӨЗГЕСЕ, ДИЛӘР
СӨЮ НУРЫ ЧӘЧСЕН КҮЗЕБЕЗ!
ТОРМЫШЫБЫЗ МӘХӘББӘТКӘ ТУЛСЫН!
ДӘРТ ӨСТӘСЕН ҺӘРБЕР СҮЗЕБЕЗ!
ЭЗЛӘГӘН - ТАПКАН, ДИЮЛӘРЕ ДӨРЕС БУЛСЫН,
ЭЗЛӘГӘННӘР ТАПСЫН КИРӘГЕН!
МӘХӘББӘТЛЕ ЙОРТТА САБЫЙ ТУСЫН!
ҺӘР КЕШЕНЕҢ БУЛСЫН ТЕРӘГЕ!
ТЕЛ - СӨЯКСЕЗ ДИЛӘР, ШУНЫҢ ӨЧЕН
ҮЛЧӘП КЕНӘ СӨЙЛИК ҺӘР СҮЗНЕ
ЙӨРӘК Т
Язгы Кояш... Җылыт әле...Җылыт
Нигә сүрән әле нурларың
Үт әле, үт йөрәк түрләренә
Назга төреп күңел кылларын.
Балкыт әле, балкыт зәңгәр күкне
Нурландырып барлык җиһанны
Язгы гөлләр тизрәк терелсеннәр
Мәхәббәткә төр син җаннарны.
Нурыңны чәч әле, Кояшкаем
Сусадык бит синең җылыңа
Бәхет нуры өләш әле безгә
Җылылык бир Язым җанына.
Рүзилә Гатауллина
Карашларың белән назла әле
Кара әле, кара күземә
Дөнья мәшәкате торып торсын
Чумыйк әле сөю диңгезенә.
Күз нурларым үтеп керсен әле
Тынычлыгын җуйган җаныңа
Бар дөньяңны оныттырыйм әле
Төрим әле тиңсез назыма.
Карашларым иркәләсен әле
Кара әле, кара күземә
Син дип кенә типкән йөрәгемне
Назга күм әле син үзең дә.
Күз нурларың сихерләсен әле
Йөрәгемнең нечкә кылларын
Төр әле, төр сихри моңга мине
Тусын әле сөю җырларым.
Яңгырасын әле бар Галәмгә
Икебезнең сөю җырыбыз
Бер-берегез өчен тугансыз сез
Диеп типсен йөрәк кылыбыз.
Рүзилә Гатауллина
Кар сулары күптән юган инде
Яшьлектәге сөю-назларны
Көтмә инде... Күпме көтсәң дә син
Кабатланмас яшьлек язлары...
Кеше күңелен ачып карап булмый
Бәя бирергә сез ашыкмагыз
Башкаларга ул бит шундый диеп
Сөйләмәгез...Чәйнәп йөрмәгез.
Аның күңелендә ни ятканын
Аның уен беребез дә белми...
Тормыш юлы борма, сикәлтәле
Абынмыйча гына атлап булмый.
Үз күзләрең белән күрсәң дә
Хаталарын аның сөйләп йөрмә
Күзенә карап үзенә әйтеп кара
Киңәш кирәк...Бәя генә бирмә...
Бәя бирер өчен АЛЛАҺЫБЫЗ бар
Ул барысын күрә...Тигезли
Ярдәм итәм дисәң, ярдәмеңнең
Изге ният булсын нигезе.
Бергә бишне кушып, тәмләп-тәмләп
Кеше чәйни хәзер бер-берсен
Тамаклары туймый микән инде
Шулай рәхәт микән...Кем белсен...
Нахак сүзләр ишетүе авыр
Ирексездән яшьләр түгелә...
Бәя бирергә сез ашыкмагыз
Сез дә Кеше... Әүлия түгел лә.
Рүзилә
Ярат димим... Тик яратам гына
Син бит минем йөрәк тибешем
Мәхәббәткә... Тиңсез Мәхәббәткә
Юл күрсәткән парым- аккошым.
Сагындым күзләрең карасын
Сагындым дәшүең җаным дип
Биш минут үтмәде...Мин Сине
Өзелеп күрәсем килә бит...
Әнкәемнең һәрбер сүзе истә
Бар яктан да, кызым, үрнәк бул!
Асылташ бул...Нурың калсын
Сагынырлык итеп яши бел!
Юрганыңа карап аягыңны суз!
Булган бәхетеңнең кадерен бел!
Авырлыклар килсә баш имичә
Сабыр гына аны үтә бел!
Кеше сүзе кеше үтерә диләр
Гайбәт сүздән берүк ерак бул!
Йөрәк телеңне күбрәк тыңла, кызым
Кешеләргә тәмле телле бул!
Гади генә яшә, гади бул!
Кешеләргә кырын карама!
Сиңа очраган һәрбер кеше
Ходай бүләге ул, онытма!
Саулык - иң зур байлык
Яшьли аны саклый белегез!
Эшнең тәмен тоеп, яратып
Үртәлмичә генә эшләгез!.
Һәрбер туган таңга шатланыгыз
Матурлыкны күрә белегез
Якты дөньяларның гүзәллеген
Тоя белсен күңел күзегез.
Әткәй- Әнкәемнең киңәшләрен
Изге китап итеп саклы
Показать ещё