Предыдущая публикация
Олы яшьтә шатлык өчен,
Бәхет өчен ни кирәк?
Кирәк - чыккач та сагынып,
Өйгә кайту бик теләп.
Тәмле ашлар, тату тормыш,
Нурга тулы өй кирәк.
Бер-береңне күреп тору
Ике җанга зур бүләк.
Матур гөлләр, телевизор,
Җылы түшәк, чәй кирәк.
Ярышулар кирәк, диеп:
Кем аягы шәплерәк?
Кунак булып килгән уллар,
Кыз, кияүләр, оныклар,
Килен кирәк һәм туганнар,
Барысы да аеклар!
Киштәләрдә мең китаплар,
Җыр көйләрдәй кич кирәк.
Концерт карап, кочу кирәк
Бер-береңне бик теләп.
Венер ФӘТТАХ 13.09.2019 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 60