Информация Венера доступна только авторизованным пользователям.
Сары яфракларга көн күмелә,
Кара күзлек киеп төн атлый.
Яңгыр тама, ә күңелдә бәхет,
Йөрәктәге хисләр уйнаклый.
Кушымта:
Әйдә әле, яфракларга басып,
Җитәкләшеп йөрик төн буйлап.
Әйдә әле, әйдә, йөрик бергә
Мәхәббәт турында көй уйлап.
Минем кулга сал әйдә кулыңны,
Җитәкләшеп күкне күзәтик.
Йолдыз атылганда теләк телик,
Мин сине, син мине үз итик.
Сары яфракларны тотып алып,
Алтын төсен салыйк хәтергә.
Ә йолдызлар безгә киңәш бирә:
Мин сине сөям, дип әйтергә.
Венер ФӘТТАХ 15.09.2019 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 16