Предыдущая публикация
Чәйләр эчик бергә җыелып.
Искә алыйк бала - чакларны,
Истә калганнарын уелып.
Искә алыйк үсмер чагыбызны,
Әткәй, әнкәй исән чакларны..
Белә идем, авыр сынаулар да,
Сезнен хәрчак мине якларны.
Килгән шатлык, кайгыларны,
Каршыладык барсын бергәләп.
Гомер узган саен,артып икеләтә
Сагындырадыр төшкә кергәләп.
Олыгайган көндә бар теләгем,
Яшик якты дөньяларга куанып.
Өстәл яннарында чәйләр эчеп,
Бер-беребезне күреп юанып. Наҗия П (Магасумова) 2019 октябрь
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7