Левая колонка
Һаман яратам
25 бүлек
– Дааа, мин дә берничек тә кичермәс идем, – диде Нияз.
– Безнең юллар аерылган. Алга карап яшәргә кирәк. Хәзер мин кияүгә чык, дигән сүзне озак әйтә алмам инде, – диде Камил.
– Минем хатынның сеңлесе
укытучыга укый. Әйбәт, төскә матур, азып-тузып йөргән кыз түгел. Уңган, чисталык-пөхтәлек ярата, ашарга пешерә. Менә дигән хатын булачак. Зөһрә исемле. Таныштырыйммы? – диде Нияз.
– Әлегә кызлар белән танышырга вакытым юк, уракны бетерәсем бар. Аннан ял итеп кайтам. Менә шуннан соң танышсаң ярый, – диде егет...
Ләйсәннең дә тормыш үз көенә барды. Кафены матурлады. Әлфис белән менюны яңабаштан төзеделәр. Кафеның завод янында урнашуы яхшы иде. Ишелеп кеше кермәсә дә, ба
Һаман яратам
24 бүлек
Ләйсән Әлфискә керде.
– Килдеңме? Ниһаять, үземә генә күңелсез иде, – диде көрәк куллы егет.
– Синең аркада инде Әлфис. Авызыңны тыя белмисең бит. Нәрсәгә "йокысыз төн" дип аның алдында сөйләндең соң? Шуннан китте бит инде бөтен бәхәс. Алмазны поездга утырткансың. Миннән шалтыратып сорарга ярамыймы? –дип тетмәсен тетте егетнең.
– Сиңа яхшылык итсәң дә юк бит. Бәхетең булсын, дип янып йөрим, һаман мин гаепле, – диде Әлфис.
Аннан Ләйсән елмаеп җибәрде.
– Үзең зур булсаң да, бигрәк беркатлы инде син. Эшкә барасы иде Әлфис. Нәрсә соң анда хәлләр? – диде кыз.
– Рәзилә кияүгә китеп котылды ул. Мин җәзаланам. Директор чеп-чи юләр. Мөнирә әйбәт иде, мактап җибәрсәң, тагын да я
Һаман яратам
23 бүлек
Аннан конторага кайтырга чыкты. Ләйсән төшке аштан соң кибеткә бара иде.
Карый: ерактан Камил машинасы килә. "Кайткан! Аллага шөкер кайткан!" дип сөенде кыз. Машина якынлашканнан якынлашты. Туктармы?...
Ләйсәннең йөрәге дөп-дөп типсә дә, тик үз-үзен кулга ала алды. "Өздереп сагындым, тик сер бирмим әле" дип уйлады кыз.
Камил Ләйсәнне күргәч, выжылдап килеп туктады. Машинадан чыкты.
–Исәнме Ләйсән! Кунакларыңны озаттыңмы?– диде егет төрттереп.
– Озаттым, – диде кыз.
– Йокысыз төннәр бүләк итүче егет тә киттеме? – диде егет күзләрен кысып ирония белән.
– Камил син белеп торасың, мин андый кыз түгел. Ник төрттерәсең? Үзеңне бел, кочагыңа кермәгән кыз калмагандыр,
Һаман яратам
22 бүлек
– Уйлармын Камил. Барысы да гади түгел. Мин дә үзгәрдем бит, тормыш аз кыйнамады, – диде кыз.
– Шул уйлаганда мине онытмасын өчен гел күз каршында йөрермен. Әйдә, кайтарып куям, – дип Ләйсәнне машинага утыртты...
Төне буе йокламады кыз. Киемнәренә одеколон исе сеңгән, бите колагы, иреннәр мәхәббәттән яна. Әйтерсең лә күңелне икегә аералар, бер якта Камил, икенче якта Алмаз. Теге боз йөрәк тә уянып килә... Шул тынгылык бирми. Ник кенә эри
башладың соң? Туң булганда рәхәт иде бит, акыл белән генә яши идем. Ике ут арасында калдым. Нишлим соң? ...дип
өзгәләнде кыз.
Камил да өйгә кайтты. Егет беренче тапкыр бусаганы үзе генә түгел, шул зәңгәр күзле кыз белән атлап керә
Һаман яратам
21 бүлек
Йокысыз тен иде. Ләйсән Фирдүсне көтте дә көтте. Җанына урын таба алмады. Кая соң ул? Шунда кара янып Фирдүс өйгә кайтты. Хәлләрне сеңлесенә сөйләп бирде.
-Ник алай эшләдең абый! Син бит эчкече дә, карак та түгел! Үзеңне харап иттең. Хәзер суд була бит! Камил эшеңнән куалый, бер тапкыр тракторын ваттың бит инде. Ник шулай уйламыйсың соң? - өзгәләнде кыз.
-Үзем дә үкенеп туя алмыйм. Гаяз башсыз нәрсә, каян котыртты! Хәзер хуҗа нишләтә инде? Теге тракторын ваткач, каты бәрелмәде иде, рәхмәт. Хәзер оятыннан күзенә дә күтәрелеп карый алмыйм, - диде башын иеп Фирдүс. Бик үкенә иде ир.
-Синең башыңны Рәшидә белән аракы бетерделәр. Кайтканнан бирле шулар белән көрәшәм, фай
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
Друзья5619
- Резида и Венер Рашитовыс. Гайниямак (Альшеевский район)
- Диля ДаутоваУчалы
- Насима Фаррахова (Шарифьянова)с. Новобиктово (Дюртюлинский район)
- Нурия Халикова (Саитгареева)п.Приютово
36946 подписчиков
Группы191
- Ислам Итляшев46994 подписчика
- Строительство мечети в д. Урзайбаш Буздякского р-н115 подписчиков
- ИЩУ ТЕБЯ...94573 подписчика
- Юрист Уфа Юридический Центр "Вы Правы"2449 подписчиков
- Подслушано в Бураево1704 подписчика