Предыдущая публикация
Күп тә кебек, әгәр санасаң.
Җирдә яшәп туеп буламы соң –
Бик әз кебек уйлап карасаң.
Елдан елга шуны аңлый барам –
Шәбрәк чаба вакыт көн саен.
Алдагысы билгесез булганга
Үткәннәрне саг(ы)нам мөгаен...
Үкенерлек яшәмәдем кебек.
Шунысы гына бераз үкенеч:
Гомеремнең иң матур еллары
Сизелмичә генә үткән ич!
Күп хыяллар, шөкер, чынга ашты.
Ни сорарга белмим теләккә.
Тик шул гына – тагын берничә җәй
Көтәм язмышымнан бүләккә.
Физәлия Дәүләтгәрәева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 10