(Сорау буенча язылды)
Без тибрәлгән бишек,сәке уртак,
Нурлы йортта бергә үселгән.
Ана назы,ата тәрбиясе,
Һәммәбезгә тигез бүленгән.
Тигезме соң... акыл,хис дигәнең,
Ничек йомшаклыгы телләрнең.
Бер-береңә хөрмәт ничегерәк,
Күң(е)ле сафмы,туган йөзләрнең.
Читтән карыйк, юкмы арабызда,
Акча чирле - туймас,гуҗ-комсыз.
"Кәбәк" башын "буш килдегә" салган,
Туган дияргә дә яраксыз.
Зират каргасыдай гел каркылдап,
Ачык авыз белән "җим" көткән.
Күпме "ашаганын" белми юньсез,
Төк(е)реп...рәхмәтсез, очып киткән.
Уртакмы соң бар да...сизеләме...
Бер(е)гез өчен бер(е)гез өзелгән.
Бармы арагызда туган җанлы,
Матур яшәгәнгә сөенгән.
...Бәхет пәрдәләре сезгә ачык,
Язмышларның кад(е)рен белегез.
Дуслар булып яшик,сабыр гына,
Җан телмәсен кылган эшебез.
Венера Шарафисламова.
20.09.2019.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 68