Предыдущая публикация
Тартып - йолкып бүлешәбез һаман ,
Корамалы дөнья юрганын.
Дөнья куып , кеше оныта ла ,
Җирдә кунак кына булганын.
Булганына шөкер итә белик ,
Дөнья малы җирдә каласы.
Фани дөньяларның рәхәтлеген,
Аңламый шул адәм баласы.
Беркем белми: тәкъдир ниләр язган,
Кемгә күпме гомер бирелгән .
Соңгы сулышларны алган чакта ,
"Китәселәр килми синнән !" - диеп,
Пышылдарлар төсле иреннәр!
Рауза Хафизова 2014 ел 6 авг
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев