Никогда я не был на Босфоре Ты меня не спрашивай о нем. Татар кызына С. Есенин Үтмәдем мин Босфор, Дарданелны Урта диңгезгә дә кермәдем. Күрәлмәдем Персиянең Шахын, Гаремын да аның күрмәдем. Гаремында кызлар чибәрләрдер Ләкин алар миңа кирәкми. Татар кызларына җитә мени Әсир иткән минем йөрәкне. Гаремдагы кызлар бииләрдер Шах каршында кендек сикертеп, Безнең кызлар “Әпипәгә” бии, Яндыралар утта, күз сирпеп. Ерак Персиянең моңнары да, Елагандай чүлнең җилләре. Миңа якын моңл