Ишкар-моңлы җырым Иң-иң моңлы җырым –синдер Ишкар! Изге җирем,изге төягем. Нәсел җебем-монда,монда ята Ата-бабаларның сөяге. Каенлыкта-сандугачлар моңы, Болыннары-чәчкә,гөлбакча! Күл,елгалар-зәңгәр,чишмәләре Әле челтерәп агып торачак! Инешенең кызыл ярларында Карлыгачлар оя коралар, Безне онытма!-дип яшел хәтфә Аягыма килеп урала. Олы җанлы уңган кешеләрен Җырларыма алып җырлармын, Авылымның хуҗасы бит алар, Шушы җирнең,шушы кырларның. Беләм:күңелемә сеңеп калыр Җырларыма шундый моң барын. Шуңа канатланып сиңа кайтам, Сиңа кайтам,газиз Ишкарым!
  • Класс
Язлар җитсә Язлар җитсә ныграк чибәрләнә Ишкарымның сылу кызлары. Алар хисләремә ялкын өстәп Кабызалар сүнгән кузларны. Мин яшь чакта бала гына иде, Хәзер кара- үсеп киткәннәр! Ни арада шулай матурланып, Кай арада буйга җиткәннәр? Бер кайда юк мондый сылу кызлар, Бер кайда юк мондый гүзәлләр! Әллә инде дөнья матурлана, Әллә инде үзем үзгәрәм? Элек тә бит шундый язлар иде, Матур иде кызлар элек тә, Аңлап бетмибезме әллә яшәп, Аңлый алмыйбызмы белеп тә? Кызлар-гөлләр! Гөлнең асыллыгын Аңлар өчен җитмәс гомер дә! ...Язлар җитсә кызлар матурлана, Шулай булсын гомер-гомергә!
Ишкар Онытырга мөмкинмени Ишкарның ал таңнарын? Кояш офыкка батканда Кичке шәфакъ нурларын? Көндез кояш балкып торса, Төнлә ай сибә нурын. Йодызлар бизәп яктырта Күктә Киек Каз юлын. Табигате гүзәллеген Җырга салып җырларлык! Мактауга лаек халкымны Олыларлык-зурларлык! Матурлык төбәге бит ул, Чибәрлек нәркәслеге! Җырлы төбәк,нурлы төяк, Мәхәббәт мәркәзлеге! Авылымны күккә чөеп Мактамаган кемнәр юк!? Тирә-юньдә ,җир йөзендә Ишкарыма тиңнәр юк!
Үз гөлең Күкрәп чәчәк аткан гөлләреңә Вакытында сулар сипмәдең. Сине җәлеп итте затлы гөлләр, Үз гөлеңә вакыт җитмәде. Затлы гөлгә кызыгучы күбрәк, Алар шундый нәфис,нәзберек. Тыңламадың- әйтүчеләр булды: “Үз гөлеңне сакла син берүк!” Сулар үргә акмый,үткән- кайтмый, Йөрәк яралары ,аһ,авыр, Ул яраның тирән газапларын Бәлки вакыт кына юалыр. Вакыт үтте...Көзге бакчаларда Затлы гөлләр сулган,өзелгән, Үз гөлең бит исән,исән һаман! - Балкып чәчәк ата көзен дә! Битарафлыкка ул түзмәс иде Рәнҗеп-кимсетелеп яшәп тә, Кешене дә,хәтта гөлләрне дә Киләчәккә өмет яшәтә!
Нигезләрнең исән икәнлеген Белеп яшәүләре,ай,рәхәт! Төп нигезне саклап яшәгәнгә Рәхмәт,энем,сиңа мең рәхмәт!
Туган як тартуы Язы да шул кебек Җәе дә шул ук күк. Шул Кояш,шул ук Ай, Күге дә шул ук күк. Әмма тик башкача Яктырта Кояшы, Чит җирдә барсын да Башкача тоясың. Туган як җиле дә Назлырактыр кебек. Йолдызлар да күктә Яктырактыр кебек. Әреме тәмнәре Татлырактыр кебек. Таңнарын Кояш та Аттырадыр көлеп. Чишмәсе сулары Сут кына,бал кебек! Туганнар белән тик Кадерең бар кебек. Ә нигә чит җирләр Богаулап тота соң? Чылбырын өзгәләп Китәсең...кайтасың... Шәһәрләр чире дә Кагылган күпләргә. Яшиләр ябышып Шәһәри “чүпләр”гә. Иң соңгы көнгәчә Туган як гел тартыр. Көтәр ул баласы “Кайтыр,-дип,бер кайтыр!...”
Туган җир Туган җир-ул синең Кендегең кискән җир. Тир аша,кан аша Баласы иткән җир. Әтиләр-бабайлар Туган җир,киткән җир. Җаныңа чал тарих Чигүен чиккән җир. Чишмәләр,былбыллар Моңнары сеңгән җир. Мәңгелек мәхәббәт Җыр булып иңгән җир. Туган җир!
Туган як Туган як,синдә бит Кояш та яктырак! Якынсың күңелгә, Яшимен тик ерак... Шомыртлар-сиреннәр Исе дә татлырак. Чирәмле урамың Синдә бит чатлырак. Тик синдә йөрәгем Тибә бит ярсурак, Шулхәтле якынсың, Яшимен тик ерак! Юк,җитәр,йөрмәмен Чит җирдә аптырап, Кайтырмын ,туган як, Кочагың ач ныграк!
Гөлләрем Гөл утырттым. Гөлне узып Үрмәләде чүп үләне. Чүп үләнен утамыйча Җан түзәме?... Кояш нурын каплар иде Чүп үләне гөлне узып. Әрсезлеге-хайран инде!- Буламы соң моңа түзеп? Чүбен утап сулар сиптем Үсегез,үс,гөлкәйләрем! Матурлык өстәгез җиргә- Сез минем гүзәлкәйләрем!
Показать ещё