Синең шәхесең кем? Раббы Гайсә безгә күрсәткән мәхәббәте аша, безне үз якыннарыбызны, ягъни дусларыбызны яратырга өнди. Чөнки, үзен Мәсихнең шәкерте дип таныган һәркем, дуслары өчен җанын җәлләмәскә тиеш. Беренчедән: Чын мәсихче өчен Гайсә Мәсих үрнәк күрсәтүче Бөек Шәхес. Икенчедән: Ул бит безнең өчен Үз җанын җәлләмәгән. Шуңа күрә без мәсихче буларак, Раббыбыздан үрнәк алырга тиешбез. Моны аңлар өчен әйдәгез Инҗилгә күз салыйк. Анда, Гайсә Мәсих ник, безнең үрнәк алырлык Бөек Шәхес икәнен аңлатучы аятьләр бар. Раббы Гайсә безгә болай ди: Инҗил Яхъя 15:9-17: «Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә калыгыз. Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә калам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз. Куанычым сездә булсын һәм куанычыгыз тулы булсын дип, Мин боларны сезгә сөйләдем. Минем әмерем шушы: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөек ярату юк. Әмерләремне үтәсәгез, сез — Минем дусларым. Инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм, чөнки хезмәтче хуҗасының нәрсә эшләвен белми, ә сезне дусларым дип атыйм, чөнки Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен сезгә белдердем. Мине сез сайламадыгыз, Мин сезне сайладым: сез барып җимеш бирсен һәм җимешегез даими булсын дип, сезне билгеләп куйдым. Шунда Минем исемем белән Атамнан нәрсә генә сорасагыз да, Ул аны сезгә бирәчәк. Сезгә әмерем шул: бер-берегезне яратыгыз». Чыннан да Гайса Мәсихнең безгә күрсәткән мәхәббәтеннән тыш, бу дөньяда бөегерәк мәхәббәт юк һәм мәңгегә булмаячак. Гайсә Мәсих безгә Үзенең зур мәрхәмәтлеген күрсәтүче Аллаһы! Һәм шуңа күрә, хуҗасының күрсәтмәләрен үтәп кенә яхшы кол булырга теләүчеләрне, Ул гомергә Үзенең дуслары булуын тели. Мин тәүбәгә килгәнче, үземне Раббы дусты дип атарга, батырчылык итә алмый идем. Чөнки мине бала чактан ук ата - бабаларым: «без Аллаһы коллары», дип өйрәтте. Әлеге көндә мин үземне, берничек тә Аллаһы колы дип атый алмайым. Раббы Гайсәне яратучы мәсихче, үзенә карата зур сөю туплаган Аллаһының колы була алмый, ә нибары иң якын дусты гына була ала. Ә кол булып хезмәт итүчегә, хужасы зур сөю тупламый... Әмма бу дөньяда бик күпләр, үзләрен: «мин Раббы Гайсәнең иң якын дусты»,- дип күкрәк сугып йөрергә ярата, ә үзләре Аның боерыкларын үтәмиләр. Мондый кешене чын мәсихче һәм Мәсихнең дусты, дип атавы бик авыр. Ул асылда, Аллаһы каршында, кол рәвешендә генә яши ала. Моннан тыш тагын шуны әйтер идем. Раббы Гайсәнең кайбер мәсихчеләрне Үзенең дуслары дип атарга батырчылык итә алмавы, бер аятта сизелә. Аның ягыннан бу зур мәрхәмәтлек күрсәтү булып тора. Чөнки үзен «чын мәсихче» дип атаган, ә Аллаһы боерыкларын үтәмәгән кешегә, Раббы киләчәк көннәрдә үзенең тормышын үзгәртеп, Үзенә ныграк сыенуын тели. Бу аяттә без Аның шелтәсен укып ишетәбез. Анда болай дип язылган: Инҗил Лүк 6:46-49: «Ни өчен сез Миңа: „Хакимем! Хакимем!“ – дисез, ә үзегез Мин әйткәннәрне үтәмисез? Яныма килеп, Мине ишетеп, сүзләремне үтәүчене менә нинди кешегә тиңләп була: ул, йорт төзегәндә җирне тирән итеп казып, аны таш нигез өстенә салган кеше кебек. Ташкын вакытында ярларыннан чыккан сулар йортка килеп бәрелгән, ләкин аны селкетә алмаган, чөнки ул нык итеп төзелгән. Ә инде ишетеп тә сүзләремне үтәмәүче кеше – нигез салмыйча гына җир өстенә йорт төзегән кеше кебек. Ташкын сулар йортка килеп бәрелгән, һәм ул шундук авып төшкән – аңардан берни калмаган». Әлеге көндә дөнья, иблис коллары булган имансыз кешеләр белән шыгрым тулы. Алар Аллаһы турында ишетергә дә теләми. Чөнки аларның йөрәге бу дөнья байлыгына һәм шундагы барлык әшәкелеккә нык бәйләнгән. Әгәр кешеләр Аллаһы тәглимәтен сайламый икән, алар иблис тәглимәтен кабул итеп яшәячәк. Аллаһы белән иблистән башка, бу дөньяда бүтән шәхесләр юк. Синең шәхесең я Аллаһы, яисә иблис. Чын мәсихчеләр Аллаһы Рухы буенча яшәүне сайлый һәм аларның шәхесе Раббы Аллаһы Гайсә Мәсих. Бу турыда Инҗилдә болай дип язылган: Инҗил Гәләтиялеләргә хат 5:16-26: «Сезгә әйтәм: Рух буенча яшәгез, шул чакта гөнаһлы табигатьнең теләкләрен үтәмәссез. Гөнаһлы табигать — Рухка каршы, ә Рух гөнаһлы табигатькә каршыны тели: алар бер-беренә каршы торалар, шуңа күрә сез теләгәнегезне эшли алмыйсыз. Әмма сезнең белән Изге Рух җитәкчелек итә икән, ул чакта сез Канун хакимлегендә түгел. Гөнаһлы табигатьнең эшләре күренеп тора: алар — фәхешлек, бозыклык, азгынлык, потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, бик нык ярсу, үз-үзеңә файда эзләү, низаглар, үзара каршылыклар, көнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаш башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яңадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар. Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелеклелек, изгелек, тугрылык, басынкылык, тотнаклылык тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк. Ә Мәсих Гайсәнекеләр гөнаһлы табигатьләрен дәрте һәм теләкләре белән бергә хачка кадакладылар. Рух белән яшибез икән, Рух буенча эш итәргә дә тиешбез. Бер-беребезне ярсытып, бер-беребездән көнләшеп, дан сөюче булмыйк». Чын мәсихченең киммате Мәсих белән берләшүгә бәйле, чөнки нибары Ул гына Үз тәкъвәлеге аша аны әхлакый яктан күтәрә ала. Ә дөньяви хөрмәт һәм дөньяви бөеклек өчен көрәш алып барган кеше, Аллаһы изге кешегә әзерләгән кыйммәткә ия була алмый. Чөнки аларның акыллылыгы - дуамаллык, ә көче - көчсезлек. Шуңа күрә әйдәгез, Аллаһы кадерләгәнне кадерлик. Изге Аллаһының чын бөеклеген, тик Мәсих аша гына табарга мөмкин. Безне гонаһлардан кичереп, Үзен безнең гонаһлар өчен корбан иткән Гайсә Мәсих, Үз тәкъвәлеген һәм йөрәгенең иң изге ынтылыштарын Үзенең дусларына гына тапшыра ала. Безнең кыйммәт тулысынча Алла белән яктылыгыбызга тиң. Вәгазь азагында менә нимәне сезгә җиткерергә телим. Безнең барыбызны да алда, киләчәк кыямәт көне көтә, шуңа күрә сез кемгә үз гомерегезне тапшырырга телисез. Бу аста язылган аятты укыгач, үзегез дөрес сайлау ясарсыз дип сезнең өчен доға кылам... Бу аяттә менә нәрсә язылган: Инҗил Маттай 25:31-46: «Адәм Углы Үз даны һәм барлык фәрештәләре белән килеп, шөһрәтле тәхетенә утырачак. Барча халыклар Аның хозурына китерелер. Ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аергандай, кешеләрне икегә аерачак. Сарыкларны — уң ягына, кәҗәләрне исә сул ягына бастырыр. Шунда уң ягында торучыларга Патша: «Килегез, Атамнан фатиха алганнар! Дөнья яратылган көннән бирле сезнең өчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз. Ач идем — ашаттыгыз, сусаган идем — эчерттегез, мосафир идем — сыеныр урын бирдегез, ялангач идем — киендердегез, авыру идем — кайгырттыгыз, зинданда идем — яныма килдегез», - дип әйтер. Шунда тәкъвалар: «Хакимебез! Синең ач булуыңны күреп, без кайчан ашаттык, сусаганыңны күреп, кайчан эчерттек? Синең мосафир булуыңны күреп, кайчан сыеныр урын бирдек, ялангач булуыңны күреп, кайчан киендердек? Авырганыңны һәм зинданда утырганыңны күреп, кайчан яныңа бардык?» - дип сорарлар. Патша аларга җавабында: «Сезгә хак сүз әйтәм: кечкенә туганнарымның берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миңа эшләгән буласыз», — дип әйтер. Аннан соң Ул сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез янымнан, ләгънәт төшкәннәр! Иблискә һәм фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз! Чөнки ач идем — ашатмадыгыз, сусаган идем — эчертмәдегез, мосафир идем — сыеныр урын бирмәдегез, ялангач идем — киендермәдегез, авырганда һәм зинданда утырганда, яныма килмәдегез». Шунда тегеләре дә: «Хакимебез! Без кайчан ач булуыңны, сусавыңны, мосафир, ялангач, авыру булуыңны, зинданда утыруыңны күреп, Сиңа ярдәм итмәдек?» — дип сорарлар. Шул чакта Ул: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу кечкенә туганнарымның берсенә эшләмәгән нәрсәне Миңа да эшләмәдегез». Алар — мәңгелек җәзага, ә тәкъвалар мәңгелек тормышка юнәләчәк». Әгәр кем, Гайса Мәсихне үзенең Ходае һәм Коткаручысы дип кабул итми, ул кешене газап тулы мәңгелек җәһәннәм утлары көтә. Ә кем Аны кабул итә, ул оҗмахта Аллаһы белән бергә, бәхетле мәңгелек тормышта яшәячәк. Мин беркемне дә куркытырга теләмим, ә ни бары сезгә Аллаһының чын сүзен җиткерергә телим. Тагын шуны әйтер идем, әгәр Алла хакыйкатен белергә теләсәгез Изге Язманы укыгыз. Кем кеше сүзенә, яисә дин әһелләре әйткән сүзләргә генә ышана, ул кеше дини наданлыкта яши һәм Аллаһыдан ерак. Изге Язма һәр кеше өчен дөрес юлны күрсәтүче, дөньядагы бердәнбер Изге Китап. Фатихалы булыгыз.
    0 комментариев
    0 классов
    Мунир Гизатуллин - Эткэй-энкэй истэлегенэ. ( Мунир Гизатуллин кое, сузе).
    0 комментариев
    0 классов
    Азалия и Мунир Гизатуллины - Онытылмас сугыш еллары. (Мунир Гизатуллин кое, сузе)
    0 комментариев
    0 классов
    Мунир Гизатуллин - Шли они в бой. (Слова, музыка - Мунир Гизатуллин)
    0 комментариев
    0 классов
    Сура "Аль-Инширах" (Раскрытие), чтец Ибрахим Асири
    0 комментариев
    1 класс
    0 комментариев
    0 классов
    0 комментариев
    0 классов
    Да будет благословен день воскресенье! День, с который было воскресение Исы Спасителя из мертвых!!! 👍☀💥❤
    0 комментариев
    0 классов
    0 комментариев
    1 класс
    Корбан чалу кемгә вәҗиб?
    0 комментариев
    0 классов
576820100754

Сергей Молчанов

Добавил видео
Показать ещё