Халык та, язучылар да, журналистлар да, психологлар да бу күренешнең сәбәпләрен ачыклап үгет-нәсихәт, киңәшләр бирәләр. Тик ир-егетләребез һаман өйләнергә ашыкмый, буйдаклар саны артканнан-арта гына. Күпләре тыныч, борчылмый йөреп ята, гаилә корырга уйламый да. Туган авылым Тузлыкушта бергә уйнап үскән малайларның яртысы гаиләсез. Ә бит алар күптән кырык яшьтән узган!
Даими авторыбыз, Кырмыскалы районында яшәүче Риф КАРАН үзенең язмасында шушы проблеманың сәбәпләрен ача, чишелеш юлларын эзли. Гаиләдә кем – баш, кем муен булырга тиеш. Малайларны тәрбияләү кем өстендә: әтисенеңме, әллә әнисенеңме? Сез дә битараф калмагыз! Үз фикерләрегезне комментарийларга языгыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев