Раниф Шарипов
19 июн
Үземә дә җитми, әрәм итеп,
Ничек сезгә акыл өйрәтим?
Барысына ошап булмый икән,
Көчәнеп көн күрү кирәкме?
Тырышасың, кыланасың инде,
Чама белән үлчәп һәр сүзең.
Тик, озакка бармый бу көчәнеш,
Бәреп чыга беркөн нәкъ үзең.
Төтен чыга нерв-чыбыклардан,
Ялганыштан очкын сибелә.
Сизмисең дә килеп басканыңны,
Кыргый гауга, ызгыш чигенә.
Төссез, ямьсез, мескен буш көнкүреш,
Ялганышлар тузып күгәргән.
Кызык итеп бер үзгәреш ясыйк,
Очкын чыгырырлык, күзләрдән.
Кемдер үпкәләгән кызлар кебек,
Кемдер гайбәт сөйләп сөенгән.
Ахры, кызып, чыбыклары яна,
Кара төтен чыга өеннән.
Кызык булмас иде, ялган сөйләп,
Барыгызга ошап, ярасам.
Барыгызга ярап булмаса да,
Барыгызны никтер яратам.
Дистә еллар кулда кул иде бит,
Булмас әле бу ел ахыргы.
Үземнеке җитеп бетмәгәндә,
Барыгыздан җыйдым акылны.
Аңлашырбыз. Куып килә безне
Артыбыздан күпме истәлек.
Тиңсез көннәр саны чиктән ашкан,
Еллар саны – җиде дистәлек.
Июнь, 2023.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев