Предыдущая публикация
Мин ,мин түгел хәзер,башкачарак,
Бик ышанмыйм ялган сүзләргә.
Файда кирәк өчен дәшкәннәргә,
Исем китми инде, үзгәрдем...
Атлыкмыйм шул ,сорамаганнарга,
Ярдәм итим диеп ,жан атып.
Игелегең өчен жанга төкерсәләр,
Үзгәрәсең...күңелләр катып.
Үзгәртә шул дөнья,үзгәрәсең,
Күңел сизә,ихлас - ялганны...
Акыл керә бары сынау аша,
Саулык кына кирәк,булыр калганы!
Гомер бара актан,карасыннан ,
Сынауларны кичтек,аз түгел...
Бала - оланнарга акыл,тәүфикъ телим,
Алар бар дип,сөенә күңел...
Халисә Гәрәева-С.14.03.2023.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев