Авылыбызда 16 нчы тапкыр уздырыла бу! 2008 елда беренче тапкыр укытучы Мәҗитова Лидия апага шундый идея килә, кызлар белән бергәләп кырга чыгу. Шуннан аларга башкалар да тартыла һәм бу-олы бер авыл бәйрәменә әверелә. Төрле ярмалар белән, атланмай, каз ите салып, учакта пешерәләр бу ботканы. Аның тәмлелегееее! Чәй өстәле бөтен авыл белән корыла. Кем нәрсәдер пешереп, кем кайнатма, кем конфет алып чыга. Бик күркәм, халыкны берләштерүче бәйрәм. Ә балалар ничек шат! Төрле уеннар, бүләкләр! Минем бу бәйрәмдә беренче булуым, гел кызыгып йөрсәмдә күрергә, һич туры килми иде. Әле приз да бирделәр. Һәм гади түгел, Лидия апаның алып чыккан бүләген! Сокланам авылдашларыма! Күз тимәсен, бердәм! Әле ай буе намазга мәчет тулып йөрдек, карга боткасы, авыл өмәсе, сабантуй.... Барсында да бердәм алар!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев