Каникуллар бетте диеп,
Әби җиңел сулады.
Шушы бер атна эчендә,
Күрмәгәне калмады.
Оныклары китү белән,
Кереп диванга ауды.
Телевизорын кабызды,
Альяпкычын салып атты.
Ай-яй хәзерге балалар,
Дип сөйләнде узалдына.
Телефоннар кулларында,
Эшләү юк уйларында.
Колакларында наушник,
Әйтәсең,ишетмиләр.
Көннәр буе йоклыйлар да,
Төннәр буе йөриләр.
Әби,әби бәлеш пешер,
Синең коймагың тәмле.
Мантый яса әле бүген,
Пиццаң да искитмәле.
Әбекәем бүген кичкә,
Булмас микән кыстыбый,
Ансын иртәгә пешерсәң,
Бүген өчпочмак ярый.
Тиен кебек тәгәрмәчтә,
Әйләнә әби көн буе.
Өйнең тәртибе калмады,
Әйтерсең пәри туе.
Һәркөнне мунча ягасы,
Көндә чиста кием кирәк.
Ярый әле машина бар,
Калмас иде ул беләк.
Телик карау онытылды,
Телефон оныкларда.
Этләр булып арый әби,
Иртән ята йокларга.
Ә иртәсен шул ук мәхшәр,
Камыр кую,боткасы.
Ул арада чәен сорый,
Газиз карты,бабасы.
Пыштым гына сак-сак басып,
Атлап йөрешле өйдә.
Оныклар тәмләп йоклыйлар,
Очмый хәтта чебен дә.
Икәүләп чәйләр эчкәчтен,
Сорашкачтын хәл-әхвәл.
Плитә кыза,эш башлана,
Күрсәң искитмәле хәл.
Ә бүген ял,өйдә тынлык,
Оныклар китеп беткән.
Таба алмый әби яулыгын,
Оныклар җыеп киткән.
Урынында түгел ахры,
Башмагы,җон ноские.
И ходаем кая икән,
Бабамның каштан мае?
Урыныннан күчкән бар да,
Ничек эзләп табарга?
Эзләмәгән җире калмады,
Тыкканнар соң кайларга?
Үзе эчтән генә сүгеп,
Күңеленнән сагынып.
Тәртип сала әби өенә,
Оныкларын юксынып.
Исән-сау гына булыгыз,
Көтеп каламын сезне.
Я,әбиләр,әйтегезче,
Таныйсызмы үзегезне🤣🤣🤣
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 17