Хәерле исәнлек-саулык, тынычлык белән насыйп булсын барчабызга яшәргә🤲
Аллаһ Сүбеханә үә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбәдәтләребезне кабуллардан кылсын.🤲
🤲Йә, Аллаһ! Йә, Гафур! Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың! Кылган гөнаһларыбызны гафу ит. Без бер гади зат,гомер юлында безне кыерсыткан, безне рәнҗеткән, безгә зыян салган бәндәләрне кичерик, гафу итик. Аларның бернинди гаепләре юктыр, алар Аллаһ тарафыннан сынау өчен, күңелебезне чистарту өчен җибәрелгән бәндәләр.
Биргән сәдакаларыбыз,кылган изгелекләребез,малларыбыз хәләл булып, тормышыбызга бәрәкәт иңдерсен.
🤲Йә, Раббым! Хәерле, бәрәкәтле, исәнлекле-саулыклы гаилә тормышы биреп, бала-оныкларыбызның тәүфикъ-хидият юлында булуларын насыйп ит.
🤲Йә, Раббым! Бездән алда киткән, гүр иясе булган әрвахларыбызның бәндәчелек белән кылган хата һәм кимчелекләрен гафу кылып, рәхмәтең белән хөкем кылсаң иде.
🤲Йә, Раббым! Илләребезгә тынычлыклар биреп, барчабызны исламлы, иманлы, уразалы, намазлы кыл.🤲Йә, Раббым! Үзеңнең чиксез рәхмәтеңә,дөнья, ахирәт бәхетенә ирешергә насыйп ит, Әәмиин🤲
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 69