Ният - ЙӨРӘК гамәле, аны ЙӨРӘК белән (эчтән) расларга кирәк.
Имам ан-Науауи әйтте: "Ураза ниятсез дөрес түгел, ә ният урыны - йөрәк!". См. "Раудату-тталибин" 2/350.
Ниятне тел белән әйтүгә килгәндә, бу яңалык булып тора, чөнки Пәйгамбәр дә, Аллаһ аңа фатихасын бирсен һәм сәламләсен, аның тарафдарлары да, имамнарның берсе дә болай эшләмәгән.
Шейхул-Ислам Ибн Таймия болай диде: "Ниятне тел белән әйтү - ЯҢАЛЫК (бидгать), һәм иртәгә Рамазан көннәренең берсе буласын белгән һәм ураза тотарга теләгән һәркем бу ниятне расларга тиеш (йөрәге белән)". См. "Маджму'уль-фатауа" 25/215.
Шәех Гөсәймин әйтте: “Шуны да истә тотарга кирәк: ниятнең урыны – йөрәк. Шуңа күрә, гомумән НИЯТНЕ ТЕЛ БЕЛӘН ӘЙТЕРГӘ КИРӘКМИ, чөнки син кеше күрмәгән нәрсәне һәм кеше йөрәгендә нәрсә булганын белә торган Аллаһка гыйбәдәт кыласың. Аллаһ Тәгалә колларының йөрәкләрендә ниләр барлыгын белә. Синең бит белмәгән зат каршында, ул ишетсен диеп, тел белән ниятеңне әйтеп басып торасың килми. Сез: “Ул (Аллаһ) минем кыласы эшемне белсен өчен, мин үземнең ни эшләргә теләгәнемне әйтәм”, - дип әйткәнгә кадәр Аллаһ Тәгалә бу турыда белмәгән мени? Юк! Сез, сезнең йөрәктә ни булганын, сезнең барлык яшерен уй-фикерләрегезне, теләкләрегезне белә торган Аллаһ каршында басып торасыз!
Шуңа күрә Пәйгамбәрдән дә, ﷺ, аның сәхәбәләреннән дә аларның ниятне тел белән әйтү хакында бернинди хәдис тә юк. Димәк, ниятне тел белән әйтү – дингә яңалык кертү була! Ниятне кычкырып та, үз эчегездән әйтсәгез дә – бу тыелган! (Имам ән-Навави 40 хәдис җыентыгына аңлатма, 62 бит)
“Ниятне үз эчеңнән әйтү” нәрсәне аңлата? Мәсәлән, кеше берәр нинди эш эшләр алдыннан, туктап кала һәм “мин бу эшне Аллаһ ризалыгы өчен эшлим дип ният кылам” дип уйлап куя. Бу да ТЫЕЛГАН! Ният – йөрәктә генә, һәр эш эшләр алдыннан тукталып, күңелегездә сез нәрсә эшләргә җыенганыгыз турында фикер йөртү кирәк түгел, чөнки Аллаһ моны болай да белә.
Һәм шулай ук ниятне тел белән әйтүгә кирәк булганын 4 имам да, башка зур галимнәр дә әйтмәгән.
Абу аль-Из аль-Ханафи әйтте: “Дүрт имамның берсе дә, Шәфии дә, башкалар да ниятне тел белән әйтүне - гамәлләрнең кабул булуының ШАРТЫ дип әйтмәгәннәр. Дүрт имамның бердәм фикере - ният йөрәктә!” ("Аль-иттиба", 62 бит)
Шәех Фаузан болай ди: “Ниятнең урыны – ЙӨРӘКТӘ һәм аны Аллаһ кына белә. Ә аны ТЕЛ БЕЛӘН ӘЙТҮ – ДИНДӘ ЯҢАЛЫК. Шуңа күрә мөселманнар: “Мин намаз укырга, ураза тотырга, сәдака бирергә һ.б. ният кылам”, - дип әйтми, чөнки НИЯТ – ЙӨРӘК ГАМӘЛЕ, тел гамәле түгел. Моннан тыш, НИЯТНЕ ТЕЛ БЕЛӘН ӘЙТҮ – рия, ягъни кеше алдында үзеңне күрсәтү. Һәм пәйгамбәрдән, ﷺ, аның намаз укыр алдыннан, я башка эш эшләгән алдыннан тел белән ният әйтүе килмәгән!” («Минхату ар-Раббанийа», шейх Фаузан, 25 бит)
Шулай итеп, без НИЯТНЕ – ЙӨРӘК ГАМӘЛЕ ИКӘНЕН АҢЛЫЙБЫЗ.
Нет комментариев