Предыдущая публикация
Таралабыз төрле якларга.
Туган нигез безне очраштыра,
Кайтып керә алган чакларда.
Кайтулар бит сирәгәя һаман,
Ераклаша бара туганнар.
Ускән чакта берсе-берсе өчен,
Җан бирергә эзер булганнар.
Алмаштырабыз шул туганнарны,
Сөйгән ярлар, якын дусларга.
Ә авырлык килгәч бер кем калмый,
Иң башыңнан синең тотарга.
Онытмасак иде беркайчан да,
Ярлар ташлый, дуслар саталар.
Шул вакытта сиңа кирәк була,
Синен өчен газиз булганнар...
Айзәрә Нәбиуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1