Җиз комган
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 12 бүлек. Профессор, үзенә генә хас сабырлык белән, тавыш тынсыз яткан Зәлия янына килеп басты.Аңына килмәдеме? диде ул борчылып. Вәйт бит, ә? Күрәчәктән качып булмый, егетләр. Шулай. Ярар, бар да яхшы булыр. Кайгырудан эш узган.Профессор, үзенең элекке студентларының җилкәләренә кагылып алды да, кайгыга баткан хатынга карап куйды .
https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2024-05-03/iz-komgan-3750365
  • Класс
Җиз комган
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 11 бүлек. Сабира егеткә карап алды да, тәрәзәгә төбәлде. Белмим, Марат, диде ул уйланып. Аңлата да алмыйм. Югыйсә, мин дә сине бик нык яраткан идем. Ләкин, соңыннан әни каршы булып, көн саен тавыш чыгарды. Янәсе инвалид, янәсе Әфганстаннан кеше булып кайтмыйлар. Ул арада заказ Ринаты тагылды.Кеше сүзенә карагач, димәк яратуың да шулай гына булган инде.
https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2024-05-03/iz-komgan-3750360
  • Класс
Бик бәхетлегә – кызыкма,
Һәркемнең – үз бәхете.
Берәүләргә – исәнлек ул,
Берәү – сөя тәхетне...
Тик күпләр аңлап бетерми,
Бәхетләр – вакытлыча...
Бүген иртән юк була ул,
Килсә дә сиңа кичә.
Бәхет килеп-китеп торсын,
Кайгы гына кермәсен.
Җан өшеткеч үлем-китем
Якыннарга тимәсен.
Ышаныгыз, бәхетегез
Һәркемнең үз кулында.
Булган бәхетне кадерләп
Тотыгыз күз уңында...
Күп язалар, күп җырлыйлар
Бүген бәхет турында.
Аллаһ бирсә, очрар әле,
Үзеңнеке – юлыңда!
Гөлнур Мөхәммәтханова
  • Класс
Җиз комган
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 10 бүлек. Юк инде, әллә ниләр уйлап утырма әле, дип сүкте ул үзен. Сынган гына булырга тиеш Аллаһ бирсә. Гипс салырлар да, эше бетәр.Исән генә булсын. Иң мөһиме исәнлек, яралар бер төзәлә ул.Операция бүлмәсендә җемелдәгән хәрефләргә карап, бераз утырды да, үзе эшли торган йөрәк отделениесенә кереп китте Марат.
https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2024-05-02/iz-komgan-3750353
Ашыктырма гомер атын,
Дилбегәңне син йомшарт.
Өмет баглап алга атла,
Бәхет, шатлыклар тарат.
Әти, Әни иңнәренә,
Нинди кайгы төшмәгән.
Сабырлыкны учка кысып,
Нык булган, бирешмәгән.
Бәхеттән бәхет эзләмә,
Бикләнмә үз-үзеңә.
Рәхмәт яусын дип дога кыл,
Ходай биргән һәр көнгә.
Ашыктырма вакытларны
Буласы булмый калмас.
Үкенү хисе тумасын,
Бу көнең синең узгач.
Гөлия Шайдуллина
Җиз комган
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 9 бүлек. Бир кулыңны, гүзәлем, синсез өзелә үзәгем.. Анна елмаеп кулларын улына сузды. Всё, башка бу хакта сөйләшмик.Әйе, әни. Сабираның ирен дә башка телгә алмыйк. Үзем шунда булгач, анда булганнарны хөкем итәргә минем хакым юк. Бәлки ул да, андагы хәлне оныта алмый азапланадыр.
https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2024-05-02/iz-komgan-3750349
…Сискәндерде кинәт ишетелгән,⁣⁣⠀
Көтелмәгән җөмлә күңелне...⁣⁣⠀
Җитәкләшеп, тигез картлыкларга⁣⁣⠀
Барып җитүләре җиңелме?...⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Һәркемгә дә насыйп була алмыйдыр⁣⁣⠀
Язмышларның мондый җимеше!⁣⁣⠀
Бер-беренең кадерен белгәннәрнең⁣⁣⠀
Өлешенә тигән көмеше!...⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Тәгам җылы сүзгә тилмертмәсәң,⁣⁣⠀
Җил кертмәсәң ике арага,⁣⁣⠀
Икәү тигез җигелә белсәң әгәр,⁣⁣⠀
Тормыш дигән серле арбага..⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Бала чыр-чуыннан тәм табалсаң,⁣⁣⠀
Балдан татлы булса оныклар!...⁣⁣⠀
Димәк, тормыш гөрләп алга бара,⁣⁣⠀
Дөрес яшим дигән өмет бар...⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Мәхәббәтле мәшәкатьтә кайнап⁣⁣⠀
Сизми калсаң көннәр үткәнен,⁣⁣⠀
Күрү насыйп булыр картлыгыңның⁣⁣⠀
Вак-вак атлап килеп җиткәнен...⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Һәм аңларсың, күпме күрелсә
БЕРЕНЧЕ МАЙ БӘЙРӘМЕ
Беренче май белән котлыйм,
Ял бит, халык бәйрәме.
Күңелле яз, кояшлы көн,
Көтеп алабыз аны.
Балачактан истә калган,
Кояшлы матур көннәр.
Күрсәң иде шатланганны,
Елмая иде йөзләр.
Ак кулмәкне киеп өскә,
Чыга идек урамга.
Кызлар чәчәкләр тотканнар,
Көлешәләр урамда.
Агачлар да яшәргәннәр,
Чәчәкләре хуш исле.
Битләребездән куренә,
Язның шатлыклы хисе.
Искә төшә матур көннәр,
Яшьлегемнең хисләре.
Кешеләрнең карашлары,
Шундый ягымлы йөзләре.
Бүген беренче май көне,
Кояш карый сыкранып.
Тыштагы салкынны күрсәң,
Йөрәкләр калтырый куркып.
Дөнья үзгәрде мин әйтәм,
Әллә инде үзгәрттеләр.
Матур көннәр, матур хисләр,
Кайдадыр югалдылар.
Хәзерге көндә бер юаныч,
Балаларның шат
Чук тәлгәшле каеннары белән,
Камышлары белән ярдагы,
Кайнар яшьле кайгылары белән,
Сагышлары белән җандагы,
Әле генә кар юрганын салган
Яшел уҗым белән кырдагы,
Яңа гына үргә менеп барган
Дәртле җыры белән юлдагы, –
Бар байлыгы белән ничек инде
Җирне шулай ташлап китәсең?
Әй, җиңел дә күңел, галәм гизә.
Хыял җиле, кая илтәсең?
Әнә, язлар җитә: җиргә кара!
Уйсу төшләр һаман кар әле,
Язлар алда, синең ул язларда
Яңгырыйсы җырың бар әле.
Клара Булатова
  • Класс
Җиз комган
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 8 бүлек. Ләкин ни генә булмасын, тормыш йомгагы келтер-келтер алга йөгерә. Кайдадыр җиңел тәгәрәсә, кайдадыр үз сукмагына керә алмыйча азаплана ул . Бәхет шатлыкларга яңалары өстәлә.
https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2024-04-27/iz-komgan-3746424
  • Класс
Показать ещё