Җиз комган
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 9 бүлек. Бир кулыңны, гүзәлем, синсез өзелә үзәгем.. Анна елмаеп кулларын улына сузды. Всё, башка бу хакта сөйләшмик.Әйе, әни. Сабираның ирен дә башка телгә алмыйк. Үзем шунда булгач, анда булганнарны хөкем итәргә минем хакым юк. Бәлки ул да, андагы хәлне оныта алмый азапланадыр.
https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2024-05-02/iz-komgan-3750349
…Сискәндерде кинәт ишетелгән,⁣⁣⠀
Көтелмәгән җөмлә күңелне...⁣⁣⠀
Җитәкләшеп, тигез картлыкларга⁣⁣⠀
Барып җитүләре җиңелме?...⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Һәркемгә дә насыйп була алмыйдыр⁣⁣⠀
Язмышларның мондый җимеше!⁣⁣⠀
Бер-беренең кадерен белгәннәрнең⁣⁣⠀
Өлешенә тигән көмеше!...⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Тәгам җылы сүзгә тилмертмәсәң,⁣⁣⠀
Җил кертмәсәң ике арага,⁣⁣⠀
Икәү тигез җигелә белсәң әгәр,⁣⁣⠀
Тормыш дигән серле арбага..⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Бала чыр-чуыннан тәм табалсаң,⁣⁣⠀
Балдан татлы булса оныклар!...⁣⁣⠀
Димәк, тормыш гөрләп алга бара,⁣⁣⠀
Дөрес яшим дигән өмет бар...⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Мәхәббәтле мәшәкатьтә кайнап⁣⁣⠀
Сизми калсаң көннәр үткәнен,⁣⁣⠀
Күрү насыйп булыр картлыгыңның⁣⁣⠀
Вак-вак атлап килеп җиткәнен...⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Һәм аңларсың, күпме күрелсә
БЕРЕНЧЕ МАЙ БӘЙРӘМЕ
Беренче май белән котлыйм,
Ял бит, халык бәйрәме.
Күңелле яз, кояшлы көн,
Көтеп алабыз аны.
Балачактан истә калган,
Кояшлы матур көннәр.
Күрсәң иде шатланганны,
Елмая иде йөзләр.
Ак кулмәкне киеп өскә,
Чыга идек урамга.
Кызлар чәчәкләр тотканнар,
Көлешәләр урамда.
Агачлар да яшәргәннәр,
Чәчәкләре хуш исле.
Битләребездән куренә,
Язның шатлыклы хисе.
Искә төшә матур көннәр,
Яшьлегемнең хисләре.
Кешеләрнең карашлары,
Шундый ягымлы йөзләре.
Бүген беренче май көне,
Кояш карый сыкранып.
Тыштагы салкынны күрсәң,
Йөрәкләр калтырый куркып.
Дөнья үзгәрде мин әйтәм,
Әллә инде үзгәрттеләр.
Матур көннәр, матур хисләр,
Кайдадыр югалдылар.
Хәзерге көндә бер юаныч,
Балаларның шат
Чук тәлгәшле каеннары белән,
Камышлары белән ярдагы,
Кайнар яшьле кайгылары белән,
Сагышлары белән җандагы,
Әле генә кар юрганын салган
Яшел уҗым белән кырдагы,
Яңа гына үргә менеп барган
Дәртле җыры белән юлдагы, –
Бар байлыгы белән ничек инде
Җирне шулай ташлап китәсең?
Әй, җиңел дә күңел, галәм гизә.
Хыял җиле, кая илтәсең?
Әнә, язлар җитә: җиргә кара!
Уйсу төшләр һаман кар әле,
Язлар алда, синең ул язларда
Яңгырыйсы җырың бар әле.
Клара Булатова
  • Класс
Җиз комган
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 8 бүлек. Ләкин ни генә булмасын, тормыш йомгагы келтер-келтер алга йөгерә. Кайдадыр җиңел тәгәрәсә, кайдадыр үз сукмагына керә алмыйча азаплана ул . Бәхет шатлыкларга яңалары өстәлә.
https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2024-04-27/iz-komgan-3746424
  • Класс
Кунак икән, риза була бел син,⁣⁣⠀
Насыйбыңа тигән көмешкә!..⁣⁣⠀
Ни булса да хәерлегә юра,⁣⁣⠀
Керә күрмә чит-ят өлешкә!⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Кунак икән, тыйнак була бел син..⁣⁣⠀
Ризык биргән кулны тешләмә!⁣⁣⠀
Иншаллалар әйтеп, елмаеплар,⁣⁣⠀
Күзгә карап этлек эшләмә!..⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Кунак икән, аңлыйм, урын түрдән,⁣⁣⠀
Тик печәнне⠀атка мин салам!)⁣⁣⠀
Ашыңны да, башыңны да ашау-⁣⁣⠀
Икейөзлелек ул, ул - хәрам!...⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Кунак кадере өч кенә көн диләр...⁣⁣⠀
Бал да ачы артык күп капсаң)⁣⁣⠀
Һәр нигъмәтең бәрәкәтле булыр,⁣⁣⠀
Хәләл көчең түгеп син тапсаң!...⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Таңнар туган саен раслый раббым,⁣⁣⠀
Тик өч көнлек дөнья икәнен...⁣⁣⠀
Шөкер диген! Белмисең бит, бәндәм,⁣⁣⠀
Үткән кадәр бармы көткәнең?!...⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Кунак икән, т
  • Класс
Җиз комган
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.
7 бүлек.
Чыннаһый дип әйтәм, диде Өлфәт. Кәнишне син ышынмыйсың инде. Йөгереп кайтып, шалтыратыйм, дисәм телефон эшләми. Үч иткәндәй, соңгы вакытларда шулай өзелеп китә торган гадәте бар. Телефонны аттым да, кире бирегә йөгердем инде.Шул вакыт, моңа кадәр сүзсез генә торган Өлфәтнең хатыны Сәлимә ике арада тирән упкын ясап сүзгә кушылды.
https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2024-04-27/iz-komgan-3746415
  • Класс
Ничек керми калмак кирәк –
Чакырса диңгез әгәр?
Айкалдым бер, чайкалдым бер –
Дулкыннар зәңгәр, зәңгәр…
Айкый дулкын, чайкый дулкын.
Чиксез суның юк яры.
Шул микәнни адашулар?
Ә диңгез сары, сары…
Нинди бетмәс чайкалу бу?
Хәлләрем китеп бара.
Үкенмәм кебек батсам да,
Ә диңгез кара, кара…
Караны ярып урталай,
Күкләрдә уйный яшен.
Бәлки, ярга юл табармын?
Ә диңгез яшел, яшел…
Гомер – диңгез, төсләр уйный…
Ниләр көтә тын ярда?
Калып булмый, җитеп булмый,
Йөзмичә дә юк чара.
Фәйрүзә МӨСЛИМОВА
Җиз комган
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 6 бүлек. Янгын сүндерүчеләр чыгып китүгә, читән буендагы бүрәнәгә чыгып утырды Шәвәли. Чурт кына икән бу заказ, диде ул, черт итеп комганга төкереп. Әйтәм аны, дежурга барасым бар, дигән булып, шыпырт кына кайтып сызды.
https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2024-04-26/iz-komgan-3742300
Җиз комган
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 6 бүлек. Янгын сүндерүчеләр чыгып китүгә, читән буендагы бүрәнәгә чыгып утырды Шәвәли. Чурт кына икән бу заказ, диде ул, черт итеп комганга төкереп. Әйтәм аны, дежурга барасым бар, дигән булып, шыпырт кына кайтып сызды.
https://selnivi.ru/articles/literaturnaya-stranichka/2024-04-26/iz-komgan-3742300
Показать ещё