Җиңү көне алдыннан республика халкына 350 меңнән артык тасма таратылачак.
📚Татарстанда туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны билгеләп үттеләр
Татарстан Рәисе 2024 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде.
🚵🏻28 апрельдә Түбән Камада велосезон ачылачак
Катнашучыларны велосипедта йөрү, велосипедны үзенчәлекле бизәү һәм велосипедларга техник хезмәт күрсәтү буенча ярышлар көтә.
🎖Татарстанда Җиңү көненә «Минем каһарманым - минем гаиләм» онлайн-флешмобын башлап җибәрделәр
Татарстан халкын социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тормыш тарихлары белән уртаклашырга чакыралар. Бу хикәяләр массакүләм мәгълүмат чараларының сюжетларында һәм яңалыклар җыелмаларында чагылыш алачак.
🏒Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей клубы Петров исемендге OLIMPBET Бөтенроссия хоккей лигасының төп кубогын откан
«Нефтяник» Петров кубогын икенче тапкыр яулый. Беренче трофей хоккейчылар кулына 2016 елда эләгә.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1