Белябез бер көн дөньядан,
Китеп бара хяр кемдә.
18яшьне тутырып,
Кем уйлаган китәргә..
Курмаевка авылында,
Туып үсте яшь малай..
Исемендә матур итеп,
Марат диеп кушалар..
Мәктәпне укып бетерде,
Бик күп иде хыяллар..
Киң күңелле, йомшак иде,
Йөзендә елмаюлар...
Теләгән хөнәрен сайлап,
Укыргада ул керде..
Көтмәгәндә яп яшь егет,
Бер көн каты чирләде...
Табиблар сәбәбен тапмый,
Вакыт көннән кен уза..
Бәлки сәбәб кирәкәндер,
ХОДАЕМА алырга..
Китеп барды аңламыйча,
Хушлашмый бер кем белән.
Кем уйлаган бик аз вакыт,
Яшәргә җибәрелгән...
Кайдан алырга сабырлык?
Көч табу килешергә..
Вакыты аның җитмәгән,
Ничек аны җирләргә..
Әнисенә әтисенә,
Бир сабырлык бер АЛЛАМ..
Түземле генә булыгыз,
Сездән бигрәк соралам.
Марат хазер исән булса,
Әйтер иде ул шулай..
Елама син әникаем,
Гомерне бирә ХОДАЙ.
Еламагыз сары суга,
Мине елап салмагыз.
Ешырак искә алыгыз,
Дуадан калдырмагыз...
Мин китмәдем, сезнең янда,
Күзәтермен сезне мин.
Апакаем бул бәхетле.
Ошанычлы бул тик син.
Киявгәдә АЛЛАХ кушса,
Син никахлап чыгарсын.
Әтиемә әниемә,
Оныклар тудырырсын.
Күпләре мине онытыр,
Вакыт узгач онтыла..
Әти әни аппакаем,
Онытмас мине бердә.
АЛЛАХ урнаштыра үзе,
Без уйлаганча түгел..
Миңа шул кадәр гомерне,
Бер ХОДАЕМ биргәндер..
Еламагыз ул елавда,
Бернинди юк файдасы..
Күзләрегез күрми башлар,
Югалтырсыз савлыкны.
Тугачтанда өзеләдер,
Гомер кайбер баланың..
Мин 18 не яшәдем,
Шулай язган ХОДАЕМ.
Чаназа догасын мулла,
Шундый яхшы укыды.
Авылдашлар туганнарым,
Бәхиләшеп озатты..
Мәңге бәхил диеп әйтем,
Мине кемдә ишетми.
Күтәреп алып кителәр,
Мәңгелек юлга мине.
Миңа хазер кирәк бик аз,
Дуа кылыгыз миңа.
Гольнур, Асан улы Марат
Шатланып ятсын гүрдә..
Кабер урным тар булмасын
Рухым шат булып ятсын.
Теге елга каберемә,
Чәчәкләр утыртырсыз..
Бары тик 18 елны,
Гомер ходаем биргән.
Кадерләгез хяр минутны.
Булыгыз сав хәм исән.
16.06.2023 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 40
Жалко конечно ,яшь сяби.
Ну стихотворение дорос, просто суз юк.