Юк икән. Тормышта да мондый хәлләрне берничә ел элек күрергә туры килде, бу очрашуны бүген дә оныта алмыйм. Башта әңгәмәдәшемә ни әйтергә дә белмәдем. Үз теләге
белән үлемечле авыру алган бу кешене юату, гаепләү
яисә әрепләү нәрсә бирәчәк? Курку, шомлану биләде
җанны. Шактый гына төрмә шулпасын чөмергән, ВИЧ
йоктырган бу ирнең кыяфәтенә карап, яшен төгәл
әйтеп булмый. Килеп ишек ачкач та ул бүлмәдәге
төссезләнеп беткән һәм бик нык таушалып өлгергән
җәймә ябылган караватка барып ятты.
Миңа карават янәшәсенә куелган утыргычка уты-
рып, аның сөйләгәннәрен тыңларга гына калды. Аңа
сорау-мазар да биреп тормадым, ул үзе сөйләде дә
сөйләде.
– Мәктәптә, аннары училищеда укыдым. 22 яшемдә
урлашкан өчен утыртып куйдылар. Озак утырдым,
төрмәдә кәрттә оттырган берәүне имгәткән өчен
икенче срокны чәпәделәр. Чыктым... Ул арада, дус-
ишләремнең кайсы-кая таралып беткән иде. Йөреп,
йөреп тә эшкә урнаша алмадым, минем кемлегем
йөземә үк язылып куелган, шуңардан шикләнделәр
төсле. Шулай тибелеп йөри торгач, элекке танышым-
ны очраттым, аның компаниясенә иярдем. Наркотик
дигән агуны шунда татып карадым да инде. Башта
нык шәп булды, диңгез тубыктан, балачактагы
төшләремдәге кебек йортлар өстеннән “очам”, шул-
чак әни тавышы айнытып җибәрде: “Төш, егыласың
бит!” “Очып” туктагач нинди халәттә калуымны аңлату
мөмкин түгел, тагын очасым килде. Бу очракта дуслар
“ярдәм”гә килде, билгеле, “доза” бирделәр. Аннары
тагын, тагын... Тиздән ансыз яши алмый башладым.
Хәзер инде баштагы кебек агу белән бушка “сыйла-
мыйлар”, аны сатып бирәләр иде. Шул кадәр акчаны
каян аласың? Үземнең тумыштан бирелгән осталы-
гымны эшкә җигеп, кеше күбрәк булган урыннар-
да, әйтик, гомум транспортта, базарда ачык авызлы
бәндәләрнең кесәләрен “капшаштырырга” тотын-
дым.
...ВИЧ йоктыруым турында комиссиягә чакыртып
әйткәндә кәефләнеп йөргән чагым иде, башта аңлап
җитмәдем. Нидер сөйләделәр, тәрбияләделәр, юат-
кан булдылар... Барысы да өйдә генә аңыма барып
җитте: мин хәзер тере мәет!.. Шундук күңелемә
"көчле доза кадарга да, бүтән бер дә уянмаска" дигән
уй килеп кадалды. Аны тормышка ашырырга акчаның
булмавы гына комачаулады. Бурычка алыр кеше кал-
мады, ә бу эшкә тарткан кешеләр әллә кайчан миннән
читләшкәннәр иде инде.
Сызланып ятам, тиздән якты дөнья белән хушла-
шуымны белеп тору хәлне тагын да ныграк ала. Кем
әйтмешли, үлә башлагач, шулкадәр яшисем килеп
китте...
Мин бит әле юньләп яшәмәдем дә, пычрак фатирлар
идәнендә аунап, сызланып яттым... Әмма болай яшәү
яшәүмени инде? Мин бит әле китапларда язылганча,
киноларда күрсәтелгәнчә ярата да алмадым. Кызлар
булды ул, тик алар шул кадәр пычрак, төссез, битсез
иделәр, мәхәббәт турында уйга да кермәде. Агулы
“доза” салынган шприц хатын-кызларны да, анамны
да алыштырды.
Мин өйдә пәйда булганда ул юк иде инде. Әти
берьялгызы яшәп ята. Моны белгәч, баштарак
мин, тинтәк, хәтта шатландым да. Хәзер өйдәге
әйберләрне иркенләп сата алачакмын, комачаулаучы
булмаячак, янәсе. Элек берәр әйберне алып чыгып
китә башласаң, әни аңа чытырдап ябышып: “Син мине
үтер”, – дип кычкыра иде. Шул чакта ничек Ходай аңа
кул күтәрүдән саклаган әле. Сызланулар вакытын-
да “түбәң” бөтенләй китә бит. Ә әтигә барыбер иде.
Минем өчен бәлки эчтән генә кайгыргандыр, тыштан
күрсәтмәде. Бүген үземә дә “приговор” чыгарылгач
кына менә, аларны ничек сагынуымны аңлап алдым.
Алардан башка мин бөтенләй ялгызмын икән бит.
Әтиемне җирләүдә катнаштым. Мин хәзер элекке
кебек түгел инде.
Минем ВИЧ йөртүем турында дусларым белә.
Алардан диагнозымны яшермәскә сүз бирдем.
Наркоманнар кайчак бер үк шприцны кулланалар бит.
Шулай да эчемдә җаным бар бит, кеше бит әле мин,
беркемгә дә яманлык теләмим. Үземә-үзем кабер
казуым да җиткән. Бу хакта иптәшләремә әйтсәм йә,
кыйнап ташларлар, йә шприцны бирмәсләр дип ку-
рыктым куркуын да, әмма әйттем. Ә алар моңа ыжла-
мадылар да, әллә аңлап җитмәделәр... Әллә бөтенләй
ышанмадылар, белмәссең. Дөньясына төкереп, тип-
тереп яшәүләрен дәвам иттерделәр. Миңа элек ничек
килгән булсалар, һаман да шулай йөри бирәләр, саф-
лары да сирәгәйми, стажлыраклары гына күренми башлады.
Кешенең үзенең башында булмаса – юк инде ул...
Училищеда укыганда директорга чакыртканда мин дә ышан-
мый идем: “Алдашасыз, төрмәгә эләкмим, бераз шаяргалыйм да,
урлашуны ташлыйм”, – дип телләшә торган идем. Бераз гына “очам”
да, наркотиклар кулланудан туктыйм”, – дидем. Әмма төптән ял-
гышканмын булып чыкты. Булмады, киресенчә, сазга батканнан бата
гына бардым. СПИД хакында ишеткәнем булса да, тимәсенә,
мине урап үтәсенә тулысынча ышандым. Хәтта медикларның
сүзләре дә миңа бар ни дә юк ни иде. Барын да кеше куркытыр өчен
генә сөйләгән төсле тоелдылар. Тик аларныкы хак булган булып
чыкты, алдыңа килмичә, бөтенесен дә уйлап бетермисең шул ул. Бер
бик чибәр, игелекле кыз белән танышкан идем. Хәтта аңа өйләнергә
дә исәбем юк түгел иде. Мине утыртып куйгач, ул миңа кул селтәп,
кияүгә чыккан. Баштарак аңа карата җен ачуларым чыкты, кайт-
кач, исән калдырмаячакмын, дип уйладым. Тора-бара аның дөрес
эшләвен аңлап суындым тагын.
Минем белән нинди тормыш көтәр иде аны?
Бервакыт мин аны кабат очраттым, тик кырына килеп эндәшергә
кыюлыгым җитмәде. Һаман да шулай чибәр, сөйкемле иде, буй-
сыны да матур сакланган. Кырында кызчыгы бөтерелә, ә җитәкләгәне
улы иде булса кирәк. Иреннән көнләшәм мин аның, шундый кыз-
ны үзенеке иткән. Ә мин... мин аның өчен пешмәгән, юкка чыккан
бер хөрәсән генә бәндәмендер, мөгаен. Әйе, ул мине күрде, алай
гына түгел, таныды да булса кирәк. Әмма күрмәмешкә салышып,
адымнарын кызулатып китеп барды. Кәефләнгән чакларымда әлеге
тормышым ошый инде миңа. Бар да нәрсәдер эшли, каядыр ашы-
га, борчыла, бәрелә-сугыла, ә син ашыкмыйсың, һичнәрсәдә кайгың
юк, сиңа берни дә кирәкми. Ә инде акылың әйләнеп кайткач,
аңлыйсың – бар да нәрсәгәдер омтыла, шатлана, кем турындадыр
кайгырта, аларны кемдер ярата, көтә... Ә син дүрт стена эчендә
утырасың, кыскасы, син беркемгә кирәкмисең! Урамга чыксаң, анда
да сиңа барысы да бер җансыз нәрсәгә караган сыман карыйлар
төсле. Ә сине күрмәгәннәре, аңлый алмаганнары өчен генә үләсе кил-
ми, шул. Яшисе килә!
Кешеләр бездән, наркоманнардан, бигрәк тә СПИД белән авы-
ручылардан, уттан курыккандай курка, өркә. Яныңнан үтеп киткән
очракта да, йоктырмыйк диптерме инде, читтән, урабрак узып китеп
барганнар да бар. Хәзер безгә ярамаган нәрсәләр күп инде. Мәсәлән,
миңа медиклар гап-гади томауның да гомеремә чик куячагын аңлатып
куйдылар. Моның тиз дә булуы мөмкин, озаклап урын өстендә яту-
ым да ихтимал, ди. Хәер, мин моңа да әзер, ияләшкән, күнеккән инде.
Чөнки, Уфага дәваланырга баргач, андыйларны күп күргәнем бул-
ды. Кайберәүләр, үзләрен-үзләре көчкә йөртәләр. Бик кызганычлар,
үземне дә алар урынына куеп карагач, котым очты. Хәзер урамга
сирәк чыгам, салкын тидерүдән дә куркам. Инде үлгән очракта да,
подвалларда түгел, ә кеше шикеле, өйдә, урын өстендә генә
дөнья куярга язса иде дип телим.
Авыртынуларым, сызлануларым да мине тиз генә тынычлыкта калдыр-
сын иде. Башкаларга да гыйбрәт булсын өчен әйтим әле: үлсәм, фа-
тирымда озак ятырмын кебек тоела. Чөнки, туганнарым хәзер мине
кешегә дә санамыйлар. СПИД эләктергәнемне белгәч: “Үлсәң дә
яныңа килмәячәкбез!” – диделәр.
Баштарак бик авыр тоелса да, хәзер инде дөрес эшләделәр дигән
нәтиҗәгә киленде. Бер нәрсәгә генә – әниемне кара кайгылар-
га салып, бик иртә кара гүрләргә керткәнгә генә үкенәм. Эх, әнием
сине киредән кайтарасы иде. Юк инде булмас, булмас!.. Бер
киткәннәр, кире әйләнеп кайтмаслар шул, кайтмаслар!..
Мин хәзер тынычландым, күләгә кебек тын гына йөрим... Әнием
исән булса, бүтән аның да җанына тимәс идем.
Әйткәндәй, хәзер уйланырга вакытым күп минем. Үземне яхшы хис
иткән чакларда җанымда мең кат казынам. Үзем-үземнән: “Кайсы
баскычта абындым соң?” – дип сорыйм, “Сиңа нәрсәгә кирәк иде ул
урлашулар?” – дип тә сүгәм.
Нәрсә өчен үкенәмме?
Иң беренче тапкыр, күршеләрдән акча урлагач, әнигә дөресен
әйтергә кирәк булган да бит. Мин “юлдан таптым” дип алдадым, ә
әни миңа ышанды. Их, әнием, шунда ышанмаган булсаңчы, “каян
алгансың, кире шунда илтеп куй!” – дип акчаларны кире үз хуҗаларына
илттергән булсаңчы.
Алдашканымны сизгән дә, аңлаган да кебек идең булса
кирәк... Бик нык жәлләсәң дә, улыңны үз вакытында тыярга
кирәккән, әнием... Шулай итсәң, мин мондый ук хәлләргә килеп
төртелмәс тә идем, бәлки. Хәер, кайчагында упкын читенә якы-
наю нинди гаиләдә һәм ничек тәрбияләнүгә генә карамый да шул...
...Аннан, мин дә бит гаиләмә, үз-үземә, җәмгыятькә шулкадәр зур
зыян китерерлек начарлык кылуымны аңламаганмын теге чакта.
Моның белән нәрсә әйтергә телимме? Гомумән, бу сүзләрне
сөйләү, акыл сату миңа төсме икән ул? Уйладым, уйладым да, “Әйтеп
калырга кирәктер” дигән фикердә тукталдым. Әйе, башкаларга
гыйбрәт булсын.
Соңгы вакытта миңа маена чыдаша алмыйча сыра, анаша белән
шаярган яшьләрнең хәле бик кызганыч булып тоела башлады.
Ә бит кайчандыр мин үзем дә әнә шул исерткеч эчемлек һәм баш
әйләндергеч дарулар белән, кем әйтмешли, “шаяра” гына торган
идем...
Аннары, китте, китте... Һәм ни диярсез? Көннәрдән бер көнне
шаярып, уйнап-көлеп кенә башланган адым нинди аяныч хәлгә
китереп җиткерде үземне. Ә теге чакта, шундый тирән упкын-
га тәгәрәсемне алданрак белгән, сизгән булсам, башымны югалтыр-
лык адымнарга бармас идем.
Минем яшь – җилкенчәккә: “Аң булыгыз!.. Исән көегезгә тәмугка
керергә теләмәсәгез, аның ише юк-бар нәрсәләр белән шаярмагыз!” –
дип үгет-нәсыйхәт бирәсем килә.
Сүз дә юк, тормышта кыенлыклар була, безгә ошамаган нәрсәләр дә
бик күп. Әмма иңгә төшкән авырлыклардан җиңел генә котылам дип,
инде шушы кадәр дә түбәнлеккә төшмәскә кирәк! Андый сынаулар
гына килерләр дә, бер китәрләр алар... Ә менә наркотик афәте кап-
канына килеп капсагыз, белегез – бөтенесе дә бетте, юкка чыкты,
кыскасы, дөньяларның асты-өскә әйләнде, дигән сүз. Тагын да бер
мәртәбә “Аң булыгыз!” – димен.
Мин ясаган хаталарны кабатламасагыз иде берүк!
Менә шундый хәлләр... Гомумән, бу кешенең аяныч хәлен тел белән
генә сөйләп тә, китап итеп язып та аңлатып бетерерлек түгел. Ә аңа
бит әле кырык яшь тә юк! Соңгы сүзе һаман колакта чыңлап тора:
"“Яшисе килә"!”
Рәмзия НУРИЕВА.
Фото: Freepik.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1