Предыдущая публикация
Җиңү көне - илебезнең һәр кешесе өчен иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Үз эченә шатлык - сөенечләрне дә, борчу-кайгыларны да, горурлык хисләрен дә салган бөек Җиңү бу. Илебезгә азатлык тиңдәшсез көрәш, каһарманлык, уннарча миллионлаган кешеләрнең фидакарьлеге белән яуланды. Бөек Җиңүгә халкыбыз зур югалтулар бәрабәренә иреште. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта районыбыздан 11меңнән артык сугышчы катнашып, шуларның 5 меңе туган якларына исән-имин әйләнеп кайтса, 6841е яу яланында, чит җирләрдә башларын сала.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев