Предыдущая публикация
сүрелсә дә бераз,
Гомер агып уза, яшь бара.
Ялкыннарның үтсен дөрләгәне,
Күңелләрдә үлмәс хис кала.
Син сөйгәнсең, сине кайсы сөйгән ,
Янган чагың булган тормышта.
Сөюсез дә үткән чаклар хәтәр,
Кайсын, яшерергә тырышкан.
Кайсы әйтер:- Шулай кирәк булган,
Килер әле, менә күрерсез!
Кайберәүләр:-Инде кабатланмас..
Кайсылары:-Сөю үлемсез!
Булмас бәлки, парлап сөйгәннәре,
Зарланырлар:-Бездән ул качкан..
Тик берәү дә әйтмәс:-Юк ул сөю!
Я:- Булмады- диеп, бер кайчан.
Тик бар сөю, бүген, үткән, алда,
Килер, менә- менә күрерсез..
Ялгышалар:-Юк ул- дигәннәре,
Тик без чикле, сөю үлемсез!
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев