• Класс
Умач ашап,төпсез ыштан киеп, «Чапай»уйнап Чия тавында, Әбиләрнең әкиятен тыңлап, Унбер малай үстек авылда. Унбер малай үстек узышып, Борын канатышып, сугышып, Сыек тал чыбыгын ат итеп, Мәңге аерылмаска ант итеп, Унбер малай үстек авылда. Абыйлардан калган бишмәт киеп, Бергә йөрдек аулак өйләргә, Җырлап йөрдек, урам яңгыратып, «Баламишкин» дигән көйләргә. Бер-беребезгә кызлар димләшеп, Бер-беребездән кайчак көнләшеп, Йөрәк серебезне хат итеп, Мәңге аерылмаска ант итеп, Унбер егет үстек авылда. Унбер егет үсеп буйга җиттек, Мыек урыннары карайды, Абыйлардан калган бишмәтләр дә Сыймый башладылар -тарайды. Катомканы асып җилкәгә, «Без кайтырбыз, диеп, иртәгә!» Хыял ка
  • Класс
Показать ещё