Авылымны күпме зурласам да, Җитмәс кебек минем сүзләрем. Яратуым минем йөрәгемдә, Күзләремнән чагыла сүзләрем. Чишмәләрең синең челтерәп ага, Сандугачлар сайрый тирәктә. Уйнап үскән ефәк тау битләре Уелып калды мәңге йөрәктә. Әйләнәм дә кабат сиңа кайтам, Сагынуларга эзләп дәвалар. Рәхәт булып китә йөрәкләргә, Шифа синдә хәттә һавалар. Авылкаем, мәңге гөрләп яшә, Тамырыбыз сиңа береккән. Торган җирләр рәхәт булсалар да, Иң газизе туган җир икән! Гөлара Шәрипова
  • Класс
Показать ещё