• Класс
Охшатам хатыннарны мәчегә,
Барсын түгел, кайберләрен генә.
Үзенә кирәк булса ул, сырпалана.
Бер нинди каршылык та юк аңа,
Белә ул , ирләргә нәрсә кирәген.
Мыраулап , куенына керә аның.
Сырпалана , иркәләнә , эретә,
Аннарысың кибетләрдә йөртә.
Бай тормыш шулай дәвам итә,
Нихаят ирнең дә акчасы бетә.
Ресторанга алар бара алмый,
Пешекче дә йортта калмый.
Иркәләнеп ирне талап бетергән.
Йортны үз исеменә күчергән.
Бер иномарка язылган әнисенә,
Икенчесе хатынының энесенә.
Хатын судка биргән, аерылган,
Башсыз ир бер нәрсәсез калган.
Показать еще
Классташларым
Сагындыра мәктәп елларым,
Бергә укыган якын дусларым.
Иң якын, ышанычлы дуслар,
Бергә укыган классташлар.
Укырга кердек без ерак 57 дә,
Әле һаман да ул еллар истә.
Укытучыбыз Хәлимә апа,
Каршы алды безне сөеп.
Хуш килдегез балалар диеп,
Мәктәбебез безнең агач иде.
Еш кына башыбызга ис тиде,
Иртәрәк япсалар инде мичне.
Була торган иде ул нык исле.
Хәлимә апа җәлләп безне,
Кайтарып җибәрә ул көнне.
Классыбыз тату дус иде,
Күпләребез хәзер юк инде.
Урыннары булсын җәнәттә,
Бигрәк тә аларны җәлләтә.
Онытмыек якын дусларны,
Бигрәк тә инде юкларны.
1961 укырга киттек Рәҗәпкә,
Көндә җәяү йөрдек әллбәттә.
Йөрдек Ягафар белән бергә,
Алты ел аерылмыдык бердә.
Исеңдәме Ризида,Римза икеге
Колхоз.
Без чабата кимәдек,
Киде бездән олылар.
Шул олылар җыелышып,
Бергә колхоз кордылар.
Имәннән куеп табан,
Биеп күтәрделәр тузан.
Җырлап йөрделәр клубта,
Чабатадан булып та.
Таңга кадәр уйнаган,
Йокылары туймаган.
Киткән иртүк колхозга,
Эшләргә тагы бушка.
Күңелле,булган шулай да,
Тамаклары тук болай да.
Бергә җырлап көлешеп,
Яшәгән алар сөенешеп.
Бушагач куллар эштән,
Кунакларга йөрешкән.
Иң яхшы атны җигеп,
Атна буе бүләк чигеп.
Түшкәсее белән каз алып,
Чәк чәк,мичтә эпи салып.
Хатынын толыпка төреп,
Киткән атны юрттырып.
Кунак 3-4 көнгә сузылган,
Ашка алучы күп булган.
Ә өйдә калган кыз-кыркын,
Гөрләтеп аулак уздырган.
Кызлар алып килгән чигүен,
Егетләр көткән аш пешүен.
Показа
Ана йөрәгендәге мәрхәмәтлелек Аллаһтан.
Һәр ана үзе бер матур донья,
Ана мактала күп җырларда.
Һәйкәл куярлык,барлык анага,
Көчле мәхәббәте өчен балага.
Ана мәрхәмәтен үз бәпчегенә,
Алыштыра алмый кемең дә.
Баласына 70, ул аңа балам ди,
Килеп китәр идең сагынам ди.
Ана йөрәге нинди шәфкатьле,
Кичерә ул улын , кабәхәтне.
Баласына ярдәмгә ул йөгерә,
Хаттә явызлыкларын кичерә.
Бәхет,ана булу хатын кызга,
Шуны аңлатыгыз балагызга.
Бәйрәм белән кәдерле әниләр!
24.2019.08.
Показать еще
Уңган минем хатын.
Бигрәк уңган минем хатын,
Минем өчен ул мең,мең алтын.
Яшьлектәге кебек сөям , янам,
Кайдадыр китсә дә ул сагынам.
Күзләре елмаеп тора аның,
Бигрәк сөйкемле шул , җаным.
Ихатага чыкса да юксынам,
Түзә алмыйм мин ,эзләп чыгам.
Ачулана миңа,йөрмә артымнан,
Күренеп тора ул да юксынган.
Кулдан килгәнчә ярдәм итәм,
Тагын нинди эшләрең бар,иркәм.
Капка төбенә утырып ял итәбез,
Сөйләшәбез ,урамны күзәтәбез.
Шимбә җитсә балаларны көтәбез,
Менә шулай әкренләп гомер итәбез.
Хәзер без торабыз Райманда,
Күзләребез безнең урамда һаманда.
Шунсы яхшы каршыда, балалар,
Хәлебезне белеп кенә торалар.
Икәү генә яшибез олы йортта без,
Бер беребезне сөеп кенә торабыз.
Хатын
Показать ещё