ЯТИМНӘР
(Булган хәл)
Чернобыльдән укучылар ял итәргә килгәч, унбиш ел стажлы педагог Вәлия Абдулла кызы каушап калды. Алар белән уртак тел табып эшләп китә алмас кебек иде. Борчулар юкка булган икән. Балалар башта бик боек йөрсәләр дә Вәлия апалары белән дә, авыл балалары белән дә тиз дуслаштылар. Хезмәт һәм ял лагеры аларга бик ошады. Биредә тиңдәшләре бик күңелле яши икән: волейбол уйныйлар, су коеналар. Беркөнне хәтта кече сабантуй оештырдылар, чын сабан туеннан һич аермасы юк. Анда лагерьда яшәүчеләр генә катнашты.
Ял итә- итә эшләгәч, хезмәттә әллә ни арытмый. Егерме гектар чөгендерне атна эчендә утап, сирәкләп чыктылар. Эштән соң “Нептун” бәйрәме үткәрделәр. Котны алырлык итеп, киенгән “Су аналары”, үзләре тал ботакларыннан ясаган сал белән йөзеп килеп, сал өстендә концерт куйдылар, Король фәрманын укыдылар. Нептун боерыгы буенча яр читендәге барлык кешеләрне (кемнең кем булуына карамастан) киемнәре белән суга салдылар. Буа буе шатлыклы һәм куанычлы, чыр-чу белән тулды. Балалар балалар шул инде, кырыкка якынлашып килгән Вәлия апаларын да, коендырып, лычма су ясап өлгергәннәр. Укытучы моны сизмәде дә. Уеннан уймак чыга язды. Йөзә белмәгән Валентина, бата язып, котны алды.
-Бүген бездә кунасың, киемнәреңне юып киптерербез, - дип бераз кыенсынып торган кызны, ай- ваена куймыйча, өйләрен алып кайтты.
Үзләренә һәрвакыт укучылар килеп йөргәнгә күнеккән, әнисе буе булып килгән Валентин аны бөтерелә- бөтерелә кыстый ук башлады.
-Үт, Валя, әйдә кыенсынып, оялып торма, торма, өеңдәге кебек бул, - диюеннән ана улына дәрт керә башлавын, бу читтән килгән, чамадан тыш чая украин кызына бөтенләй битараф түгеллеген аңлады.
Кайчан үтте соң бөтенесен дә үзенә тартып торган яшь чагы. Әле кичә генә дәртләнеп йөрүче ул түгелме? Мәктәптә укыганда, Валя шикелле ут бөрчәсе кебек кыз булганга, күрәсең, егетләр Вәлиядән бераз шүрлиләр иде. Института чакта тегендә- монда чыгып йөрмәде, егетләр турында уйламады, бөтен көчен һәм вакытын укуга, китапханәләргә бирде, кем беләндер йөрермен дип, башына да китермәде.
Мәхәббәт сорап килми икән. Ул соңлап көтмәгәндә килде. Соңгы курста укыганда, студентдарны, солдатларны республика районнарының берсенә алма җыярга җибәрделәр. Көзнең беренче ае сентябрьнең җәйдән аерыла алмаган искитәрлек матур көне иде. Кайбер үсемлекләр икенче тапкыр чәчкә аткан, алмагачлар да чәчәккә бөреләнгән. Менә шундый көннәрнең бесендә, уйламстан гына, кыз Иван белән танышты.
-“Валя”,- дип йөртсәм, ачуланмассыңмы? – дип йомшак телле, озын буйлы, Алпамшадай баһадир гәүдәле, гимнастеркасы төсле яшькелт күзле командир орчык кадәрле кызны бер күрүдә –үк сихерләде.
-Сиңа хәрбиләрдән башка кеше беткәнме, алар бүген бар, иртәгә юк. Бер күзеңне кысканга – ике күзен йомарга, син елмайганга – кычкырып көләргә торган татар егетләре азмыни? – дигән курсташларын ишетәсе дә килмәде. Ванядан башка берәү дә кирәкми.
-Валюша, алып кайтып китәм мин сине үзебезнең якларга.
-Юк, Ванюша. Миңа укуны тәмамларга кирәк. Син кайт, туебызга акча эшли тор. Язын мин укып беткәч, килеп алырсың.
-Язга кадәр мин синсез тора алмыйм, Валюша.
-Әгәр сиңа өеңдәгеләр, татар кызы кирәкми безгә дисәләр, ни эшләрбез, Ванюша?
-Каян сиңа шундый юньсез уйлар килә? Өйдәгеләр өйләнми, мин өйләнәм. Ата-ана баласына яхшылык кына тели. Син ошаячаксың аларга, ышанмасаң башымны кисәргә бирәм.
-Ванюша, телисеңме, мин бүген үк синеке булам?
Табигать, көн белән төн озынлыгы бертигез булган көнне, аларны ир белән хатын итте.
Бу вакытта яшьләрнең берсе хезмәткә, икенчесе институтка кайткан иде. Шәһәрдә йөрергә рөхсәт кәгазе алган офицер белән Вәлия, дөньяларын онытып, паркта йөрделәр, фотосалонга кереп фотога төштеләр. Үзләренчә “Вәлия” дип әйтергә өйрәтә алмады ул аны. Егетнең бу исемне әйтергә теле бөкләнмәде. Яңадан бер айдан Ваня, Мәскәү поездына утырып, туган якларына бөтенләйгә кайтып китте. Үзенең авырлы икәнен дә белмәгән студентка перронда басып, Ванясы күздән югалганчы, косынкасын болгап, озатып калды.
Шул китүдән кыз, никадәр сагынып көтсә дә, Мәскәү поезды Иванын кире бу якларга алып килмәде. Кулына диплом алгач, кызны шәһәрдән ерак булмаган бер районга эшкә тәгаенләделәр. Шунда Вәлия тупылдап торган, әтиседәй баһадир гәүдәле, яшькелт күзле, шалкан кебек ап- ак, дүрт килолы малай тапты. Татар исеме куйсаң, Иван дигән отчество кырында ятышсыз яңгырады. Әтисе яраткан исем булсын дип, һаман очрашуга өмет иткән, тыны белән тартып алырлык булып көткән хатын улына Валентин исемен яздырды. Бүген Валясы кызларга күз салырлык егет булып үсеп килә түгелме соң?
Сиңа ошыймы, болар минем әти белән әнием, - диде Валнетин, бераз мактана һәм масая биребрәк, стенага элгән рәсемдә шатлыклары эчләренә сыймый тирә якка нур биреп утырган рам эчендәге командир белән студентка фотосына шак катып, исе китеп карап торган кызга.
-Минем әтием генә бар, - диде кунак кызы, зәңгәр күзләрен челт-челт йомгалап.
-Минем әнием генә. Ул әтине бик ярата, безне килеп алырын көтә, шулай бит, әнием, - дип , сүзләрен дөресләргә теләгәндәй, анасына карады. Вәлия, улын раслагандай, керфекләрен аска төшерде. Кыз кыюлыгын җыеп:
-Иптәшләрем кайтып китәч,сездә калыйм әле, Валия Абдулловна. – Савыксын гына, мине әтием кайтып алачак.
-Аңлыйсыңмы, Валентина, мин бер сүз дә әйтә алмыйм. Моңа әтиеңнең рөхсәте кирәк.
-Ул рөхсәт итәчәк, мин бүген үк хат язам, юк телеграмма җибәрәм.
-Нигә әтиеңнең килеп алуын телисең?
Җавап булмагач, укытучы юешләнеп кибә башлаган киемнәрен алмаштырырга күрше бүлмәгә узды. Сер саклый белмәс Валя малайга, ярым татарча супалап, ярым русча:
Минем әтинең альбомында шушы ук карточканың бераз кечерәге бар. Әнә шул кыз хөрмәтенә Валентина булдың дияргә ярата ул миңа, - дип пышылдап өлгерде.
…Авария вакытында авыр яра алган Иван Керечанинның умыртка сөягенә операция ясадылар. Өч айдан артык саташа-саташа, үлем белән көрәште. Авыру җитеп килгән улы барлыгын белмәгән көйгә, бу юлы Вәлияне ике бала белән ятим калдырып, “Валия”, - дип ярылып кипкән иреннәрен кыймылдата- кыймылдата ыңгырашып, күзләрен мәңгегә йомды.
Сания Шәрипова, Бүздәк районы