Бүген Яңа Чүте авылыбыз җанланып-гөрләп торды. Чөнки елдагыча, гадәттәгечә бик оешкан төстә, бәйрәмчә Авыл Өмәсе узды! Авылдан читтә яшәүчеләр, авылда гомер итүчеләр берләшеп менә шулай 10 елдан артык, җыелышып Зур чишмәбезне, зиратны чистарталар, мәчетебезне юалар. Авыл урамнарындагы күңелсезрәк булган урыннарны төзекләндерәләр. Авыл зиратын корыган агачлардан, җыелган чүп- чардан ( ясалма чәчәк, пластик су савытлары, буяу савытларыннан) чистарталар. Өмәдән соң пешкән тәмле ашларны ашап, чәйләрне эчкәч, күтәренке күңел белән таралыша авылдашлар! Афәрин сезгә, авылдашлар! Бердәм булуыбыз безгә рәхәтлек бирә, горурлык хисе тормышка яшәү көче һәм ямь өсти!
l.zhdanova

Ландыш Жданова-Ганиева

Добавила фото в альбом

  • Класс
Валежник можно собирать или нет, закон 2018 года принят Госдумой
  • Класс
Показать ещё