Аллаһ яратканга. Автор: Нәкыя Хәйруллина Кемдер кушкан өчен түгел минем гамәл, Аллаһ ризалыгы өчен мин кылам. Изге теләкләрем теләп, ихлас күң(е)лем белән Бер Аллаһка гына сыенам. Кирәк түгел кемнәрнеңдер мактаулары, Мин  ишетмим һичбер  хурлауны. Без килгәнбез җиргә Аллаһ яратканга, Хуплыйм Раббыбызны  гына зурлауны. Бер Аллаһтыр – безне яратучы, Авырлыклар туса – ярдәмче. Кунак икәнлекне онытмыйча, Яшик дөньяларда адәмчә. Изге гамәлләрдән эзләр салыйк, Тырышыйк без, кулдан килгәнчә. 03.10.2023
03:10
Руфина Ямансарина (1)
914 просмотров
  • Класс
*** Сөртеп алдым күзләремнән кисәк Тамчы булып тамган яшемне. Дәвам иттем, күптән эшләмичә, Онытылып барган эшемне. Нигә шулай үз-үземне әле, Белеп, шушы хәлгә төшердем? Шул чаклы да ачык итеп бүген Сихри, әкияти төш күрдем. Имеш, йөрим тау-таш арасыннан Һәм ишетәм: чылтыр су ага. Тыңлап торам да, йөгерәм шунда, Мин абынам... Һәм елан чага. Нишләргә дә белмим, тирә якка Кычкырам – тик чыкмый тавышым. Ишетелә, бары көчле итеп, Таудан төшкән суның агышы. Шул чагында миңа кемдер дәшә Әллә елан? Юк, су анасы: "Менә суым, юып төшер. Бетәр Агу, калыр тик куанасы!" Моң-зарларны читкә алып аттым, Мин яхшыга юрап төшемне. Берни уйламыйча китеп бадым, Табып ышанычлы кешемне. Дәвам иттем яңа
  • Класс
*** Зур тырышлык кирәк йөзәр өчен Вакыт дулкынында батмыйча. Тик сабырлык ярдәм итә ала, Интеккәндә юлны тапмыйча. Вакыт дулкыннары каты кага, Бураннарда әгәр адашсаң. Бәгырь катып, йөрәк әрнегәндә Үз үзеңне  ялгыш алдашсаң. Вакыт үтә, тәгәрмәче аның Кешелекне сынап әйләнә. Тик нигәдер аңлап бетеп булмый: Кайчак күзләр нигә "бәйләнә"? Язмыш җиле, тормыш сынаулары Болгандыра вакыт дулкынын. Шул дулкында армый йөзәр өчен, Сүндермикче  сөю ялкынын! 13.01.2022   Нәкыя Хәйруллина.
Рәхмәт көне. Рәхмәт көне бар дөньялык өчен Кабатлансын иде ел буе! Рәхмәт сүзен күбрәк ишеткәнгә Кешеләрнең үзгәрә уе. Рәхмәт әйтәм барча дусларыма, Рәхмәт минем якыннарыма! Балаларым, сезгә иң зур рәхмәт! Чиксез рәхмәт туганнарыма! Ихлас әйткән рәхмәтләрем сезнең Йөрәктәге бозны эретсен. Рәхмәт сүзем барыгызны бетмәс Бәхетләргә күмеп йөретсен! 11.01.2022 Нәкыя Хәйруллина
00:01
VID-20220111-WA0000.mp4
990 просмотров
Хөрмәтле мөселман туганнар! Барчагызны Корбан-бәйрәм белән ихлас күңелемнән котлыйм. Илләр имин, гаиләләр ныклы, үзебезнең тәннәребез таза, рухыбыз көчле, күңелләребез чиста, җыяр ризыкларыбыз мул, хәләл булсын! Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләре төшеп, дус-тату яшик! Әмин!!! Байлыкта түгел. Яшик әле тату булып, Яшик без бердәм. Кунакларга урын һәрчак Бирербез түрдән. Белеп яшик: бәхетебез Түгел байлыкта. Чын бәхет ул  бердәмлектә Һәм татулыкта. Тату булып, бердәм яшик Нәкъ менә бүген. Онытып без торыйк әле Дөньяның чүбен. Дус-туганнар җыелышкач Зур бәйрәм була. Йорт эчләре дә яктыра, Өйгә нур тула. Белеп яшик: бәхетебез Түгел байлыкта. Чын бәхет ул  бердәмлектә Һәм татулыкта. 19.07.2021    Нәкы
Сөенечем сыймый эчкә. (булган хәл) Өч атна элек булды бу Кызганыч һәм кызык хәл. Йортка керүче булмады — Ә алка юк — миңа жәл... И уйладым: кая булыр, Төшеп кенә калгандыр? Эзләдем йорт эчләреннән, Калмады хәтта ындыр... Сеңлем кайткач сыйларга дип Булдым тавык суярга. Аңа куштым, мин кергәнче, Казанга су куярга. Йонын йолыккач тавыкның Чыгардым эчәкләрен. Бүтәкәсен ярсам — алка — Көткән күрәчәкләрен... Югалган алтын алкам Чыкты тавык эченнән. Сезгә шушы шатлыгымны Сөйлим сөенечемнән. Кадерле алкам югалгач, Өч атна кайнады баш. Беләсезме, бу тавыктан Ничек тәмле булды аш?! 28.06.2021 Нәкыя Хәйруллина
Җиңел яшәргә күнектек. Хәзер барысы да бар бит, Юк дефицит, юк чират. Килешкәнне киеп була, Теләгәнне — ашап ят! Авыр диеп зарлансак та, Җиңел яшибез күпкә. "Эш юк",—диеп әйтүчегә Күңелдә туа үпкә. Хәтерлик без: әти-әни Ничек элек көн итте? Күп эшне техника эшли, Шуңа күпләр күнекте. Җиңеллекне эзлибез шул, Авыр булмасын, имеш. Бигрәк тәмле, билең бөгеп, Үзең үстергән җимеш... 04.06.2021 Нәкыя Хәйруллина
Показать ещё