Һәр шагыйрьнең
була үз төяге
Үз тубәсе була тавының
Әй, Миңештем –
гомеремнең башы,
Минем чая ,
Патша авылым.
Наҗар Нәҗми.
Әйе, һәр кемнең була үз төбәге, үз иле,
үзенең беренче тәпи баскан туфрагы. Туган
як, туган җир-туган нигездән башлана. Иң башта,
сабый бала , туган җирен, туган нигезен туган теле аша таный башлый. Бал
кортлары, матур чәчәкләрдән наз алган кебек , кеше дә туган җиреннән наз ала.
..
Туган җир, туган
як, туган авыл турында күпме җырлар җырланган, җырланачак. Күпме шагыйрьләр
туган ягын данлап шигырь язган,
язалар...Шулар арасында , туган авылын мактап, данлап җырлаучы фәлсәфи-лирик шагыйрь авылдашыбыз Наҗар Нәҗми дә бар.
Авыл көе. Димәк
авылныкы.!
Үз туфраклы, җирле, үз илле!
Ул табигый –җир
астыннан бәреп
Чыккан гади
чишмә шикелле- дип, яза авылын данлап , чылтырап аккан чишмәгә тиңли...
Үр чокырдан
чыккан Ак чишмәнең
Шифасыннан тәндә
көч арта.
Чит җирләргә
китсәм, туган җиргә
Су тарта икән,
су тарта.
Безнең Миңеште
авылы Башкортостанның иң матур төбәгендә урнашкан. Шушы матур җирне данлап
җырлаучы Рәсәй Федерациясенең М.Горький
,Башкортостан Республикасының Салават Юлаев, Татарстан
Республикасының
Гаяз Исхакый исемендәге премиясы лауреаты, Башкортостанның халык шагыйре Наҗар
Нәҗминең авылыбыз Миңештедә тууы нинди
горурлык!
Әй Миңеште, тере тел бишеге.
Кем теленнән
бизгән – уңмаган
Рәхмәт сиңа –
синдә Наҗар туган
Әлдә синдә
Пушкин тумаган.
Авылыбыз –Үрбашыннан караганда ,уч
төбендәге кебек. Исез-чиксез болын киңлекләре,тасмадай бөтерелеп аккан гузәл
Агыйдел, зәңгәр күзле күлләре –кемнәрне генә сокландырмый.!
Кандаулы тауда
күрәдер.
Күрәсен
күрмәгәннәр.
Матурлыкны күрде
микән
Бу тауга
менмәгәннәр.
Күрәсен
күрмәгәннәр.
Шагыйрь, бу
матурлыкны күреп үскәнгәдер, күңеленә сыялмаган матурлыкны шигырь юлларына
салгандыр. ..
Шау чәчәккә
күмелгән шомыртлы язларга, җиләкле
җәйләргә, моңсу көзләргә , ак күбәләктәй
буранлап яуган карларга гашыйк шагыйрь. Шуңадыр да аңа кадәр кабатланмый торган шигырьләр язылгандыр.
Юк, мин шагыйрь
була алмас идем,
Әгәр тусам башка
җирләрдә,- дип яза шагыйрь,үзенең кулъязмаларында.
Тау буйлары
кояшлы бер бакча,
Юкәләрдән тама
баллары.
Адым саен чишмә...
Имәнлекләр.
Зәңгәр күлләр...
Бөдрә таллары.
Безнең яклар
чишмәләргә бай. Нәкъ шагыйрь әйткән кебек. Авылыбызда 21 чишмә бар. Ул үзе шул чишмә суларынының тәмен татыган
кеше.Yр чокырыннан чыккан чишмәгә Ак чишмә дип исем куша. Хәзер шул чишмә янында,
шагыйрь утырткан каен үсеп утыра.
Үр чокырдан
аккан Аккан чишмәнең
Аккан гомере
купме елдыр ул.
Күпме еллар
күпме кешеләрне
Ак күңелле иткән
судыр ул.
Һәр мизгелнең
матурлыгын тоя белгән кеше генә шагыйрь була аладыр. Ул
шушы матурлыкны
җырга әйләндереп, тирә-якны моңга күмәдер.
Туган җирләр
гүзәллеге булып,
Йөрәктән җыр
күпме агыла.
Күпләрне бит
җырлар очраштыра,
Җыр белән дус,
иптәш табыла – дип, җырлап кайткан
авылына шагыйрь.
Бу җырны
соңыннан, башкортстанның һәм татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева, бөтен
дөньяга тараткан.
Наҗар Нәҗми
җырларында мактап туя алмаган авылын һәрвакыт сагынып кайткан.Якын күргән
кешеләре, халкы, балалар белән очрашкан.
Туган авылыннан
рухи байлык алган.
Кырларымның
зәңгәр киңлегендә
Мин канатлы очар
кош кебек,
Йөрәгемә әгәр
кыен булса,
Әгәр күңелем
булса буш кебек,
Сусаганда салкын
чишмәләргә
Су алырга төшкән
кыз кебек,
Җыр алырга
кайтам авылыма
Аннан юмарт
җирдә юк кебек.
Авылдашыбыз
Назар Нәҗмигә хөрмәт итеп Дүртөйле хакимияте
йорт салып бирә. Бу йортта озак яши алмаса да , булган гомерен бик
шатланып үткәрә. Бакчасын гөлләргә күмә, алмагачлар, җиләк-җимешләр утырта.Шушы
туып үскән туфрагында йөргәне өчен, бик сөенеп шигырьләр иҗат итә..
Әлеге
вакытта биредә Наҗар Нәҗминең йорт
музейы.
Авылдашыбызның рухын саклыйбыз. Бүген дә
шагыйрьне яратучылар куп, төрле җирләрдән киләләр, каберенә чәчәкләр салалар.Ел
саен туган көнен билгеләп үтәбез,
арабыздан китүен искә алабыз.
Тагын килер
көзләр...Ә шуларның
Минсез килер
берсе бер вакыт,
Ә шуннан соң
инде һәрвакыт.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2