Аксакаллары авылымның Күкрәктә орден-медаль Бер-беренә тиеп чыңлый. Аны бар галәм, таң калып, Тын да алмыйча тыңлый. Бу чыңда дуслар җыры, Ятып калганнар яше. Алар мәңге хәтердә, Бер дә картаймый яше. Үткәннәрне искә алып, Орден-медальләр зыңлый. Эчтәге җан белән бергә Протез аяклар сызлый. Озак яшәсеннәр иде әле, Түшләрендә медаль уйнатып, Ямь таратып, киңәш биреп, Ак сакал булып, ил буйлатып. Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк 05.05.16.
    0 комментариев
    0 классов
    Сәлам Башкортстаннан. Матур иртә дусларым! 15нче көн. Көтү китәргә әле сәгатьтән артык вакыт бар.Авыл күптән уянган. Шимбә көн булганлыктан, каршы күрше эшкә бармаган. Дөп-шап тимер-томыр сварка белән булашканы ишетелеп тора. Бер үлән үсә чокырда, таный аны сукыр да дигәндәй. Белеп торам арттагы күршем тегермән тарта. Капка төбенә, юл буена какы чыккан. Тышта +5 градус, салкын җил. Өстә куртка инде. Авылга береккәнбез Романтик идек, план кордык Тимер чыбык оялар үрергә. Шуның өчен авылда калдык, Тилмермибез бер күрергә. Теләк-максатка ирештек, Әйткән сүзебездә тордык. Кендек каны тамган җиргә Нигез өеп, оялар кордык. Яңа күлмәк кигән кыздай, Авыл көннән- көн матурлана. Өйләр калайдан тышлана, Капка-коймалар турылана. Капка төпләре саен тора Кәм дигәндә,ике-өч машина. Скутрда җилдереп йөргән Үсмерләр очрый каршыңа. Бар уңайлык йорт эчендә, Кайнар, суык суы бар. Душта, ваннада юынып ал, Кирәкми эссе мунча, пар. Савыт-сабаны, керләрне Кнопкага басып юабыз. Вак-төяк чуп-чарларны Тузан суырткычка җыябыз. Бакчада яшелчә дә мул, Сыгылып тора җимеше. Ихатасын чәчәккә күмә Гүзәллек сөйгән кеше. Сарай тулы кош-корт, Ит-сөт сатып алмыйбыз. Электр көтүче көтә, Көтүгә дә бармыйбыз. Асфальтан автобус йөри, Бәясе дә тешләшми. Авыл ‒ мактанычыбыз, Яшибез тату, этләшми. Берәү берәүдән көнләшми, Бердәмлек ‒авыл горурлыгы. Сәламләшеп, исәнлек белешү Үзара хөрмәтләшү хозурлыгы. Авылкаебызга мәңгегә Береккән безнең кендек. Авылны мең яшәтер өчен, Үрләргә үрмәләп мендек. Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
    0 комментариев
    0 классов
    ТУЗГАНАКНЫҢ(одуванчик) ФАЙДАСЫН КҮРЕП КАЛЫРГА АШЫГЫЙК Тузганак согында сидек кудыру тәэсиренә ия булган тараксацинның ачы матдәсе бар. Тузганак шикәр чире, үт куыгы һәм бавыр авыруларына, авитаминоз, анемиягә каршы көрәштә ярдәм итә. Тузганакны әллә ничә төрле максатта кулланырга мөмкин. Хәлсезлектән. Ике чәй кашыгы вакланган тузганак тамырын һәм үләнен 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтеп сөзегез. Шуны ашарга 30 минут кала, көнгә дүрт тапкыр чирек стакан эчегез. Йокысызлыктан, нерв киеренкелегеннән, витамин җитмәүдән. Яңа әзерләнгән тузганак согын (50 мл), ашарга 30 минут кала, көнгә ике тапкыр өч атна дәвамында эчегез. Хәтер начараюдан һәм атеросклероздан. Тузганак тамырыннан яңа гына әзерләнгән сокны һәм дөге кайнатмасын бермә-бер (1:1) күләмдә кушып, ашарга 30 минут кала, көнгә өч-дүрт тапкыр 50 мл эчегез. Бөердә һәм сидек куыгында таш, ком һәм башка авырулар булганда, симергәндә, эч күпкәндә, эч катканда, суалчаннардан котылу өчен төнәтмәне түбәндәгечә ясап эчәргә кирәк: вакланган 2 чәй кашыгы тузганак тамырын 1 стакан суга салып, 8 сәгать салкын урында тотып, сөзегез һәм көнгә берничә тапкыр эчегез. СӘЛӘМӘТЛЕК БЕРЕНЧЕ УРЫНДА, СОҢГА КАЛА КҮРМӘГЕЗ!
    0 комментариев
    1 класс
    Компьтерсыз яшәп булмый. Яңа ел алдыннан иң кирәк чакта компьютерым ватылып чыкты. Кулдан бөтен эш төште, каеф китте. Виртуаль дусларымны котлармын дип, күпме матур открыткалалар әзерләп куйган идем. Эчләрендә җаннары гына юк. Җаны юк дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Кнопкага басу белән, җемелдиләр, елык-елык килеп селкенәләр. Юк инде, дусларыма бәйрәм белән котлап, берсен генә дә җибәреп булмый, санагым ватык. Авыру караган кебек, тегеләй үткәндә дә, болай сүткәндә дә төрле, төймәләренә басып карап, үземчә көйләгән булам. Кайчак, ирештергәндәй, берничә минутка җанланып ала, терелеп китә. Мин, өметләнеп, тагы чокынырга тотынам. Бу вакытны бушка бушату гына. Бөтенләй өне-тыны чыкмый башлагач, ялгызын калдырып, интернетсыз нисез, кишер- чөгендер ише яшелчә пешереп, суган турап,үлчәп маташып тормыйча, үземчә, мул итеп, салат ясадым. Күршеләремне сыйладым. Рецебын кайдан алдың дип сораучы булмады, әмма тәмсез дип төкермәделәр, әзерләгән ризыгым әйбәт үтте. Җитмәсә, күптән, көз көне булган, барыбыз да белгән бер мәзәк хәлне искә төшереп, көлдереп тә җибәргәч. Сезгә дә сөйлим әле. Караңгы иртә төшә. Нишләптер Мәүҗидә апаның ире эштән катмый да кайтмый. Күренмиме дип әллә ничә чыгып карый, юк инде. Аның эчеп йөри торган гадәте юк. Вакытында кайтмагач көяләндерә, ир бит. Колхозда шофер булып эшли, Алла сакласын, юлда ни булмас.Соңгы тапкыр чыгуында, гомер булмаганны, ире капка төбендә ләх исерек, лай эчендә ята. Мәүҗидә апа ничек кирәк алай сөйрәп алып керә, үзе шым гына сөйләнә: ‒ Җаныкаем, тавышыңны чыгара күрмә, шым бул, әни белеп калмасын. Әниләр белми, күрми каламы соң. ‒ Кызым, бу кем ул?‒ дип сорый әнисе. ‒ Киявең? ‒ Нишләп, мыеклы соң? Ул чорда авылыбызда мыек йөртүче бердән-бер кеше Гали абзый бар иде. Башкалардан аерыр өчен, Мыек Галие дип йөрттеләр. Шул исерек – исәр сыңары эчкән килеш, улларыма барам дип, адашып, аларның турына килеп ауган икән. Соңнан, рәхәтләнеп, Мәүҗидә ападан авыл белән көлеп йөрдек, үзе дә кушылып кабат-кабат сөйләп, яшьләре чыкканчы шыркылдап көлә торган иде. Язган ризык теш сындырып керер ди.Тоякларны озак кына кайнатып, сарымсак турап койка койдым. Аннан сыер башын пешереп, кул очында булган тәмләткечләр белән кушып, тутырма пешердем. Интернеттан карап зшләгәннән берьягы белән дә ким түгел, телеңне йотарлык инде менә. Шулай булмый ни, ите мул булгач. Ит җитәрлек, аллага шөкер, ящурга рәхмәт. Пенсиягә чыккач, банка тотып сөткә кешегә йөрмәс өчен, ирем белән тигез чакта асрыйк әле дип бер сыер тота идек. Анализ мазар алып тормый, ящур чире чыккан дип, рөхсәтсез нисез халыкның ихатасындагы малларын алып чыгып, капка төбендәге электр баганасына бәйләп, укол ясап, минут эчендә үтерәләр дә машинага төяп, икмәк үлчи торган үлчәүгечтә үлчәп, авыл читенә чыгарып яндыралар. Шул яндыручылар килгәнче дип, ашыга-ашыга, теге бахырны (соңгы сыерыбызны әйтәм) чалдык. Бар халык мал суйганлыктан, эш итәр өчен ничек кеше эзләгәнне, итне салырга туңдыргыч кирәккәч, Туймазыдан тапмыйча, Бүздәк район үзәгендә кибеттән кибеткә йөргән маҗараларны сөйләп тормыйм. Озакка китә, Яңа ел могъҗизалары бер читтә торсын. Кыскасы, ящурга рәхмәт. Без әле сыерсыз калсак та, аллага шөкер дим, итле булдык. Менә Шамил кызганыч. Мескенкәем, яше кырыкка җиткәндә, никах укытып, өйләнәм дип йөргән чагы иде. Өйләнсәм, минем яныма хатын ятар, улыбыз туар, аның кырына ул ятар дип, карават читенә таба шуышып барып егылып төшкән егетнеке кебек планнары зурдан иде. Ишле-кушлы булса, яңа өй дә салырга иде исәбе. Бар да челпәрәмә килде. Ящур аркасында,тагы буйдак булып калды инде. Безнең тау башында дуңгызчылык комплексы бар. Чир чыгу белән, аны кырык көнгә карантинга яптылар. Эшчеләрнең эштәгеләре чучкалар кырында калды. Хөкүмәт илтеп ашатты, ашханәләренә җыелма караватлар куеп, шунда йоклатты, ризалашмаганнарны эшеннән азат итте. Туган көннәрен шунда үткәрсәләр дә, якыннарын соңгы юлга озата алмасалар да, өйдә балалары караусыз калса да, кырык эшләре кырык якка ярылып ятса да ризалаштылар. Тормыш шулай куша, акча кирәк, авыл тирәсендә башка эш юк. Бирегә дә теләсә кем урнаша алмый, сайлап кына алалар. Шамил дә, аның күз атып йөргәне дә комплекста эшлиләр. Кызлар эчтә, без тышта дигән сымаграк килеп чыкты. Мәңгелек студент Шамил сессиядә, сөйгәне эштә вакыт туры килде. Егет шәһәрдән кайтуга, кыз тью-тью-тью икенче берәүгә. Күп сөйләп, әллә кая кереп киттем. Шагыйрь сүз башым бит әле Шүрәле дигән сымак, компьютерымны сөйләмәкче идем. Яңа еллар да үтте. Эшләми генә бит заразы. Ирем сөенеп туя алмый. Ашарына вакытында пешкән, гел әзер. Ни хикмәт, компьтердан карап пешермәсәм дә бер дигән,чи дә түгел, көймәгән дә. Вакытны үткәрергә кирәк.Бәйләм дә тотып карыйм, укыштыргандай да итәм. Аптырап, еллар буе җыелмаган өйдә тәртип урнаштырмакчы булдым. Минем күзем кебек томсаланып торган көзгедән башладым. Ялтыраткач, үземә карап шак каттым. Яшь күренәм дип йөргән булам, маңгайда җыерчыклар, күз төбендә сырлар... Кыек күрсәтәсең дип, аңа бәйләнеп маташмадым. Әллә ни ачуны чыгара алмады, аның каравы шкаф буендагы ояларын туздыргач, үрмәкүчләр кара кайгыга батты. Газ плитасы елмаеп тора инде менә. Савыт-сабаны сөйлисе юк, бәйрәм итә. Идәнне коричневый, өйне караңгылап тора, киләсе елга буямый булмас,шул компьютер аркасында кул гына җитми тора, ике ел элек алып куйган буяу бар дип йөри идем, югач белдем, ул сары икән. Идән юууның тагы бер бик зур файдасы тиде. Диван астыннан ел буе кая куйдың, сатып эчкәнсеңдер дип, безне ни гомерләр талаштырган алтын балдак килеп чыкты. Бер талашкач, гел талашасы килеп, тел кычытып тора. Сәбәбе дә табыла, компьютерым булмагач, иремнең әзергә хәзер булып, диванда телевизордан көне- төне атыш-үтереш киносы карап, культуралы ял итеп ятуы күбрәк күземә чалынып, маемны кайната башлады. Абзарда сыер булмагач, башка эшне үзе белеп эшли белми. Алланың рәхмәте төшсен инде шул ящурга. Эш кушсаң, ‒ Яңа торып утырдым, ‒ ди, авызын мич кадәр ачып иснәнеп. ‒ Моңарчы,нишләдең, буш хәсрәт? ‒ Нишлим, ятып тордым. Минем тавыш көчле,телевизорныкы гына баса алмый. Ахыр чиктә компьютерым ватылу иремнең шатлыгын сүндерде. Районнан санак төзәтүче чакырып, алмаштырасы әйберләрен алмаштыртып, компьтерны төзәттереп бирде. Сания Шәрипова, Башкоротостан, Бүздәк Январь, 2018
    0 комментариев
    0 классов
    Декабрь 2022
    0 комментариев
    0 классов
    0 комментариев
    0 классов
    Гөлназ АсаеваРәнжетмәгез әниләрне
    0 комментариев
    0 классов
    Юлай УзянбаевМонлы гармун тавышы
    0 комментариев
    0 классов
    0 комментариев
    0 классов
    0 комментариев
    0 классов
01:21
Декабрь 2022
1 158 просмотров
Показать ещё