Тәмле тортлар һәм чәкчәкләр пешерә Чишмә поселогыннан Эльвира Фәйзуллина белеме буенча икътисадчы, үзәк район хастаханәсендә әйдәүче бухгалтер булып эшли. Көндез эшлекле костюмда отчетлар белән мәш килсә, кичен ул алъяпкычын бәйләп кухняда пешеренергә ярата.
Балаларга – каникуллар, ата-аналарга – мәшәкать Уку елы тәмамланырга бик аз вакыт калып бара, җәйге лагерьларда беренче июньнән үк тәүге сменалар башланачак. Балалар моңа сөенә, түземсезлек белән ял көннәре җитүен көтә, ә менә ата-аналар өчен бу олы бер мәшәкать.
Тылсымлы сәнгать дөньясы Чишмә авылының 2-нче мәктәбендә менә 15 ел инде «Әкият» курчак театры эшләп килә. Быел аларның юбилее! Курчак театрына Баһаутдинова Ләйсән Мөсәвир кызы җитәкчелек итә. Кечкенә актерлар төрле рольләрдә уйнарга, сүзләр, ишарәләр һәм мимика ярдәмендә хис-тойгыларны белдерергә өйрәнәләр.
Үз илемнең ватанпәрвәре булырга вәгъдә итәм Җиңү көне алдыннан Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Рәсәйнең яшь гражданнарына – 12 егет һәм кызга төп документ – паспортлар тапшырылды.
Һава торышы комачауламый Быелгы язда һава торышы сюрпризларга бай. Әмма басу эшчәннәре һава торышының кискен үзгәреп торуына карамастан, чәчүне дәвам итү, уҗымнарны тукландыру өчен һәр уңайлы мизгелне куллана.
Мошенникларга биргән акчасын кире кайтарып алалган Чишмә районында яшәүче 77 яшьлек хатын-кыз өенә килгән курьерга үз куллары белән зур күләмдә акча биреп җибәргән. Шуннан соң гына һушына килеп, ашыгыч рәвештә 360 мең сум акча «сораган» кызына шалтыраткан. Мошенниклар шул рәвешле чираттагы корбанын алдаган. Тик бу юлы алар «кайнар эзләр буенча» кулга алынган.
Район советы ветераннары тантаналы чарада катнашты 9 майда безнең районнан унөч ветеран Уфада, «Башкортостан» Дәүләт концертлар залында Җиңү көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты. Республика Башлыгы Радий Хәбиров ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен, республика халкын бәйрәм белән котлады.
Төзеклек – хәвефсезлек нигез Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан районның барлык хуҗалыкларында диярлек авыл хуҗалыгы техникасын планлы тикшерүләр узды. Поселок предприятиеләрендә дә техниканың төзеклеге тикшерелде. Хәзер шәхси файдаланудагы авыл хуҗалыгы техникасына чират җитте. Шушы көннәрдә Караякуп авылы биләмәсендә яшәүчеләрнең техникасы тикшерелде.
Уртак тырышлык белән Районның авыл биләмәләре буенча язмаларыбызны дәвам итеп, Сафар авыл Советына тукталырга булдык. Соңгы мәгълүматлар буенча, Сафар авыл Советына кергән биш авылда 1294 кеше яши. Шуларның тугыз йөздән артыгы Сафар авылында гомер кичерә.
Хәрби академиядә белем алучы кыз Чишмә поселогында туып үскән Рената Каләмова – Санкт-Петербургның Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясе курсанты. Ул соңгы елларда төньяк башкалада хәрби-медицина һөнәрен алучы бердәнбер Башкортстан кызы.
Показать ещё