Габдулла ТУКАЙ СӘРЛӘҮХӘСЕЗ Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен. Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы, Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры, Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә Яшьрен генә янып яткан хәсрәт тулы. Мескин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә, Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә. Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел, Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел! Бераз вакыт шатлык таба исрек кенә, Үз-үзенә ачы агу эчреп кенә: «Әмма дөнья нинди кызык, нинди хозур, Бу дөньяда кемнәр бар, – дип, – миннән дә зур!» *Сәрләүхәсез — исемсез (шигырь). «Сәрләүхәсез». «Йол
Илдар ЮЗЕЕВ * * * Кузгалаклы болыннар, Тузганаклы болыннар, Балачак узган урамнар, Чәчем тузган урыннар. Кузгалаклы болыннардан Йөрим һаман узгалап. Җилләр искән, очкан-киткән Балачагым тузганак. Сибелделәр чәчләрем, Акты-китте яшьләрем, Күрешергә килгән идем,- Балачак, ник дәшмәдең? Эзлим туган җирләрдән, Йөгереп менгән үрләрдән, Кире җыеп алыр идем, Мөмкин булса, җилләрдән... Илдар Юзеев
Сирень ЯКУПОВА * * * Алмагачлар чәчәк ата Майның унбишләрендә… Халык җырыннан Май уртасы. Күрче, алмагачлар Шау чәчәктә! Җырлаганнар белеп! Кем ул анда, үзгәрде, ди, дөнья, Саташа, ди, язлар иртә йә соң килеп?! Күрәсезме, сизәсезме, нәп-нәкъ Вакытында бар табигать туйлый! Ак күбеккә баткан бакчаларда Сайрар кошлар бәхет юрап туймый! Элеккечә бар да, җырдагыча… Дус-ишләр дә… чәчәк кебегрәк – Кыска гомерлерәк…
Бу айда Сиреньнәр чәчәктә коена. Сыерчык шатланып, Канатын кагына. Бу айда Мәхәббәт дулкыны Кагыла яшьлекнең ярына. Һәм кортлар очалар Тузганак балына. ...Ә күңел кышларның буранын сагына. Бу айда — Майда. Гөлнара Фәсхетдинова. 13.05.2021 ел
Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА ТУЗГАНАК ЯЗМЫШЫ Киек каз юлымы дисәм, Тузганак юлы икән. Кояш, алтын нурын саплап, Җиргә бизәкләр чиккән. Күп тә үтмәс, алар очар Җил канатына кунып, Язын кабат кайтыр өчен Кояш илчесе булып... Мизгелгә генә булса да, Тузганак яши янып. ... Киек каз юлларын уйлыйм, Нур-юлга хәйран калып.
КАМАЗ представил суперсовременный карьерный самосвал. Машина с колесной формулой 6 на 4 предназначена для использования при температуре окружающей среды от минус 40 до плюс 40 градусов Цельсия, «Альфа-Металл» запустила в Ростовской области Белокалитвинский литейно-прокатный завод. Мощность первой очереди нового предприятия по выпуску литой алюминиевой ленты составляет 14 тысяч тонн в год.
Показать ещё