Только что неписанные строки.
Мир вашему дому.
Пашат -- авылым (Нижгород өлкәсе, Краснооктябрь районы) Куандыра туган җирнең киңлекләре... Шундый гүзәл минем туган Илем! Һич тиң түгел аңа диңгезләр дә, Карлы биек таулар, тайга җире... Сокланам мин гүзәл табигатькә Ләззәт алам сала тынлыгыннан... Һаваның да һич юк монда начар чагы Ел әйләнәсе чәчәктә мин күңлем белән. Пашат, туган авылым минем Газиз миңа урамнарың, һәр почмагың. Дулкынлана тук башаклар -- алтын диңгез Яратам мин һәр йотымын кое суың. Тар вә тирән, салкын сулы инеш -- Пьян Яратам мин аның текә кыя, ярларын... Ерак офыкны, шау чәчәкле болыннарын, Төрле төсләргә бизәлгән болытларын. Яратам урман, күлен, татлы җиләк-җимешләрен Сөзәк ярда инеш челтерәвен, Тезелешеп үскә
Показать ещё