Министр ришвәт алуда тотылган
РФ икътисади үсеше минситры Алексей Улюкаев 2 млн.
доллар күләмендә ришвәт алганда тотылган. Тикшерү комитеты мәгълүматлары
буенча, министр әлеге акчаларны үзе җитәкләгән министрлык “Башнефть”
компаниясенең дәүләт акцияләр пакетын сатып алган вакытта “Роснефть”ка уңай бәя
биргәне өчен алган. Әлеге вакытта тикшерү эшләре алып барыла. Алексей Улюкаев кулга алынган.