Якшәмбе иртәсендә “Яңа Гасыр” каналы маҗараларга бай “Лев Макс” мультсериалын күрсәтә. Арыслан Макс юлыккан киртәләр һәрвакыт җиңеп барыла, моңа Макс үзе һәм аның иң якын дуслары төп сәбәпчеләр булып тора. Маҗараларга бай “Лев Макс” мультсериалын якшәмбе, 17 нче декабрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 6:00 сәгатьтә карый аласыз.
Ял көнендә “ТНВ-Планета” телеканалы Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллинаның “Кайда сез, яшьлек елларым” концерт программасын күрсәтә. Якшәмбе, 17 нче декабрь, “ТНВ-Планета” телеканалында 15:00 сәгатьтә карарга була. Зур тамашаны халык җырларыннан аерылмыйча күзәтегез!
Шимбә “Язмышлардан узмыш юк икән” татар сериалы күрсәтелә. Күңелсезлекләргә юлыккан ханымның алга таба яшәү өчен кайдан көч тапканын татарча фильмны карап белә аласыз. Татар фильмын шимбә, 16 нчы декабрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында 13:30 сәгатьтә карагыз. Татарча “Язмышлардан узмыш юк икән” сериалын карарга онытмагыз!
Узган шимбәдә “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы”ның V “Алтын йолдыз” Милли премиясен тапшыру тантанасы узды. Шимбә кичендә “Яңа Гасыр” каналын караучылар зур тантананы үзләре үк күзәтә алалар. Шимбә, 16 нчы декабрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында Милли премия тантанасын 19:00 сәгатьтә карарга була. Зур тантанада бергә булыйк!
Ял кичендә “Йөрәктән – йөрәккә” тарихи циклының чираттагы чыгарылышы күренекле татар язучысы Мөсәгыйт Хәбибуллинның зур эшчәнлегенә багышлана. Әдип - чын мәгънәсендә халык язучысы. Якшәмбе, 17 нче декабрь, “Йөрәктән – йөрәккә” тарихи циклының Мөсәгыйт Хәбибуллин эшчәнлеген яктырткан чыгарылышын 14:00 сәгатьтә карагыз.
Якшәмбе дус кызлары ялгызлыктан коткарырга теләгән Элис маҗараларын күзәтү җае бар. Кавышу хисләренә корылган “Отель романтических свиданий” фильмы каһарманнарның ялгызлык аша тулы хисләр очрашуына килү юлын тасвирлый. Хисләр җыелмасына корылган фильмны “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында якшәмбе, 17 нче декабрь, 23:00 сәгатьтә карагыз.
Режиссер Нурания Җамали төшергән татар фильмнарын “Яңа Гасыр” каналы тамашачылары Яңа ел алдыннан карарга ияләнгән. Кемнәрдер аны хәтта шаяртып “татар Гайдае” дип тә атый. Быелгы ел да искәрмә түгел. Тиздән экраннарга режиссерның “Синең күзләр” дип аталган өр-яңа мелодрамасы чыга. Яңа татар фильмы белән тулырак Нурания Җамали үзе таныштырды.
Шимбә кичендә “Яңа Гасыр” каналы “Кәмит Җәвит” юмористик тапшыруының премьерасын тәкъдим итә. Күптән көтелгән тапшыру дөнья хәлләренә, мөһим гәҗит белдерүләренә һәм төрледән-төрле кызыклы хәл-вакыйгаларга нигезләнер дип көтелә. Тапшыру экраннарга шимбә, 16 нчы декабрь, 18:00 сәгатьтә чыга. Көлке сәгатен ял кичендә карамыйча калмагыз!
11 нче декабрьдән “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Ак чәчәкләр” татарча сериалы күрсәтелә башлады. Габдрахман Әпсәләмовның бер исемдәге романы буенча төшерелгән чын татарча телевизион нәфис фильмны карарга онытмагыз. Татарча сериалны “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы аша һәр эш көнендә 10:00 һәм 17:00 сәгатьләрдә карый аласыз.
Показать ещё