1 өзек🌻
Гөлнара быел тугызыны бетерәчәк! Әнә, дус кызлары кайсы педучилищега укырга керәчәк. Әлфия белән Зөлфиянең әнисе Казанда медколледжга укырга керү тәртибен сорашып кайтты. Алар Казанга китәчәк. Гөлнараның да алар кебек берәр яры укырга кереп, шәһәр кызы булып, үкчәле түфлиләрдән авылга кайтып, дискотекага чыгасы килә! Эх, күңел әллә кайларга оча, әллә нәрсәләр тели.
-Кая чыгарып җибәрик без сине, әнә медицина училищесы үзебездә генә, кыз бала өчен бер дигән һөнәр. Анда укыган кеше беркайчан да хур булмый. Шунда урнаштырырбыз, - диде бер көнне әтисе. Әнисе Гөлчирә үзе дә район больницасында шәфкать туташы булып эшләгәндә бу сүзне бик хуплады.
-Шулай шул, менә бер дигән һөнәр. Исән сау укып чыккач, шунда эше дә булыр. Бик әйбәт һөнәр. Син ризамы, - дип тә өстәп куйды.
Гөлнара иптәш кызларының кемнең кая керәсен сөйләп күрсәтте.
-Соң, син кая кермәкче буласың, диде әнисе.
-Минем дә Казанга китәсем килә. Казанда һөнәрләр күп. Берәрсен сайлармын әле, - диде.
Эх, шул авыл баласының мәктәптән үк бернинди һөнәр алырга җае булмавы үтереп сала бит! Бик матур җырлый Гөлнара. Тик бу җырлау белән ни эшләп була. Нота танымый, кем сине музыка училищесына алсын! Анда шәһәр балалары музыка мәктәбе тәмамлап киләләр. Музыка коралларында уйный беләләр.
-Ярар, Казан буенда кем сине ияртеп, кая урнаштырып йөрсен? Ничек кыз баланы бер курыкмый общежитиягә чыгарып җибәрергә? Әйдә, иртәгә белеш Гөлчирә. Ерак җибәрмибез. Медучилище бик әйбәт, - диде әтисе. Гөлнара әле моны соңгы сүз дип кабул итмәде. Гел күз алдына үзен тигез асфальттан җилкәсенә сумка асып авылга кайтып баруын күз алдына китерде.
Мәктәптә Илдар кызга күптән күз ата. Гөлнара сизенә моны. Илдар ошый да кызга. Әмма ул шәһәргә китә торган егет түгел. Күренеп тора. Тырыш, инде кулы руль бора башлаганнан бирле колхозда чәчүдә, урып-җыюда катнаша. Хәер, кем белә? Аның тугызны тәмамлаганнан соң кая баруы белән кызыксынмады бит әле ул. Шимбә көнне дискотека авылда. Гөлнара ярата дуслары белән авыл клубына чыгарга. Бер матур, яңа кием дә алсалармы!
Әнисе уку турында сүз кузгаткач, күңеле төшмәсен, диеп яңа кофта алып кайтты. Үзе ал, үзенең изүе дә ачык. Эх, бу атнада барлык кызларны әрләндереп үтерәчәк бит Гөлнара!
Клуб ишегеннән кергәч үк кыз кайбер кызларның әрләнеп текәлгән карашларын "тотты". Бу кичне кызларны гына түгел, егетләрне дә кызыктырып, торуыннан янды кыз. Их, рәхәт тә соң үзеңә шулкадәр игътибар булгач!
Бию арты бию яңгыраганнан соң залда әкрен музыка көе куйдылар. Егетләр кызларны танцага ала башлады.
Илдар барып Зөлфияне алды. Эченнән генә шатланып та куйды Гөлнара. Артыннан озата кайтса сөйләшми булмый, аннан бер сөйләшә башлагач, егетне борып җибәрәсе кыен булачак. Ә болай юк, юк. Егетсез! Димәк йөрәге әле беркем дип тә янмый дигән сүз.
Шундый уйлар белән утырганда ишектән берәү кереп, Гөлнараның кулыннан килеп тотты.
-Матурым, минем белән танцевать итәсең килмиме?, - диде ул.
Бу айгырлар малае Фәрит иде. Фәрит, дип әз генә кызның авыз сулары килмәде инде авылда. Кара мыеклы, кара туткыллы, кызлар белән бик тәмле итеп сөйләшә белә иде шул егет. Гөлнара аптырап китте. Фәрит абыйсы анардан шактыйга олырак. Аннан арада ул озатып йөргән кызлар да шактый. Күбесе апа тия Гөлнарага. Шулай да бөтен клуб танца иткәндә утырып торырга әрлек бит.
-Әйдәгез, биик, - дип каршы килмәде.
Үзеннән биш яшькә өлкәнрәк ир-атка куллар белән ничек тотынып биергә! Сак кына кулларын җилкәсе янынарак куйды. Йөзенә туп-туры карага батырчылык итмәде. Башын бер яккарак янтайтып, аяклары белән музыка көенә әйләнә башлады. Үзенең аяк-куллары, кайсы кайда булуын аңлагач кына ул егетнең көчле зур кулларын тойды. Аның куллары билен кулчалап алган иде. Колак артыннан борынына "нәзек" кенә одеколон катыш тәмәке исе кызның да башларын әйләндерде. Фәритнең кайнар сулышыннан муены, соңыннан бөтен дөньясы тирләп чыкты. Моны егет тә сизде. Музыка буе кызның нәфис, ак кош кебек муеннарыннан күзен алмады. Күптән болай биегән юк иде аның. Әле бер, әле икенчесен алып шунда әйләнеп, тормаганнан! Үзе дә уйламаган куе чакырды. Карале, кем икәнен дә танымаган иде бит ул Гөлнараның! Бу медсестра Гөлчирә кызы булып чыкты дип, уйлап куйды ул.
Музыка туктаганын да сизмәде, Фәрит кыз белән дөньясын онытып биеде.
Завклуб утвргачка утырган кызларга - Фәрит әбзәгез нишләтә! Корт керде дип терттереп тә куйды хәтта.
-Рәхмәт, диде Фәрит Гөлнарага,-аннан кулларын ычкындырды.
Вечер беткәч Гөлнара иптәш кызлары белән ишектән чыкты. Аларны көтеп тормады, тиз-тиз өенә атлады. Ерак иде аларның йортлары клубтан. Фәрит озатып куяр тагын. Куян Фәнзиясе, чеби Фаругы, чыр-чыр Галиясе кызлары юлда кайтканда эзгәләп атырга да әзер иделәр иде Гөлнараны. Ажгырып торган, Фәрит белән бергә биеп-җырлап, колхоз кырларында бергә эшләп йөргән кызлар алар. Бу маңкасы да кипмәгән Гөлнараны ул егеткә якын китереп тормаслар!
Белә иде Фәритнең кичләрен алар компаниясендә йөргәнен. Шуңа алар күзенә күренеп торганчы тизрәк өенә кайтырга ашыкты.
Фәрит районда автотранспорт предприятиесендә шофер. Кызыл - сары төстәге, ялтырап торган чиста "КамАЗ" ы белән чыга кичләрен. Клуб ишегеннән чыкканда зур транспортны күрде Гөлнара.
Урам башыннан борыла иде инде кыз Фәрит клуб янында гүелдәтеп машинасын кабызды. Урам буйлап тузан туздырып бу башка килә дә башлады. Гөлнарага атлыйсы шактый иде әле. Чапты тизрәк. Машина шулкадәр тиз килә. Кайтып җитә алырмы. Ут яктысында күренермен дип куркып, кырыйга төште. Куаклар арасыннан чыпты гына. Кап-караңгы авылның бу башы. Ниндидер су уртасыннан йөгереп чыкты, шуннан ерак китмәде, аягы таеп китеп, килеп тә егылды. Шул вакыт "КамАЗ" выжылдап алар ягына табан узып китте. Кыз тормады. Юлдан арттан кеше тавышлары ишетелде. Яшьләр весердан кайтып киләләр иле. Фәрит алар йорты янына җитәрәк әкренәйде. Шул вакыт Гөлнараның йөрәге дөп-дөп итеп типте. Сигналга гына баса күрмәсен, дип уйлады ул. Өйдәгеләргә нәрсә дип тә аңлата алмас.
Әкрен генә торды. Ал кофтаның каралыгы калмаган иде. Агачлар арасыннан кача - кача өенә кайтып җитте. Тик шуннан ерак түгел Фәрит машинасы белән туктаган иде. Качып кереп китерлек тә түгел. Машинасын бу якка табан каратып куйган.
Ничек кереп китергә? Берзаман алар ишегалдында ут кабынды. Ни эшләргә? Капка төбенә әтисе чыкты. Урамда яшьләрнең вечердан кайтуларын күреп басып тора бирде. Гөлнара аптырагач куллары белән кофтасын ышкып та карады. Юк, бигрәк пычрак бит, нәрсә дип әйтәсең, әтиеңә? Аңлармы. Түзмәде әти йөрәге, үзләреннән ерак түгел басып торган зур машинага табан атлады. Гөлнара ни эшләргә дә белмәде. Я аллам! Нәрсә дияр икән ул Фәриткә? Әтисе Гөлнараны эзлим дисә?Әллә шул арада кереп китергә инде?! Әтисе Нурисламның машинага килеп җиткәнен күреп, Фәрит ишеген ачты. Ул үзе генә түгел иде. Кабинадан тавышлар килде. Нәрсә Нурислам ага, Гөлчирә апаны эзләмисеңдер бит. Төнгә табан чыгып качмагандыр бит, - диде хатын кыз тавышы. Бу сүзләрне ишеткәч Гөлнара бөтенләй калтырана башлады. Ничек мыскыллый бит чыр-чыр кызы. Юкка түгел шул. Нурислам абый гомер буе тормышта хатын дип өзелде. Аның Гөлчирәсе иң матуры, иң асылы иде. Гөлчирә үзләреннән берничә йорт кына яшәгән Сәгыйть белән чуала, дип сөйли халык авылда. Карап торышка төрле, акыллы гына хатын - кыз. Дөрестән дә эштән кайтканда Сәгыйть алып кайта, туры килгәндә гел үзен эшкә алып китә. Нурислам ага моңа сөенә генә. Гөлчирәсе җәяү йөрми, күршем Сәгыйтькә рәхмәт кенә ди. Бик гарьләнде Гөлнара. Кабинадан сүрәп төшерергә булды. Шул ачудан нәрсә куркып торам соң, дип куаклар артыннан чыгып, зур-зур атлап капкага табан китте. Ул да булмады Гөлнараны күреп Фәрит машинаның дальный утларын кабызды. Гөлнара берни булмагандай кереп китте. Капкадан башып тыгып: Әти әйдә мин кайттым, керәбез, диде. Фәрит кабинадан сикерергә талпынып караса да решать итмәде. Нурислам ага :Ник Гөлчирә апагызны эзлим, ул өйдә. Гөлнараны карарга гына чыктым, дип каршы сүз каткан иде, теге зәһәр тел тагын дәшми калмады: Бая ук китте бит кызың вечердан, әле әнә кайтты гына. Кара син аны, егетләр дип күзе-башы тыңган Гөлнарңның да дип, йөрәгенә тиде ирнең.
Гөлнара тиз-тиз өенә кереп кофтасын алмаштырды да әтисенә каршы чыкты.
-Кайттым мин, мине ник эзлисең әти?, - диде. - КамАЗ тавышына эчем пошты, - диде ата кеше.
Гулнараның сеңлесе дә бар. Менә ятабыз, дигәндә генә теге кофтаны күтәреп чыкты бит
-Апа, кая буядың моны шулкадәр, димәсенме, барысы алдында да селкеп. Гөлнараның башыннан әйтерсең лә 1 чиләк су койдылар. Нәрсә дип әйтергә инде.
-Фарук абыйлар каршында үрдәкләргәме соң чокыр казыганнар, ашыгып кайтканда кереп киттем дә, таелып та егылдым. Керә алмыйча тордым. Айгыр малае ни өчендер безнен янга камазы белән туктаган, иде, диде.
Айгыр малае, диюне ишетүгә әнисе Гулнараның күзенә карап куйды.
-Нишләп йөри ул бу тирәдә? Нәрсәсе калган, - диде.
-Әтиеңне шул КамАЗ тавышы ишетеп чыгардым, шул, - дип тә өстәде.
-Әле миңа Гөлчирә апаны эзлисеңме дип, әйткән булалар, дип тә әйтеп куйды бичара Нурислам ага. Әниләре бу сүзләрнең нәрсәдән әйтелгәнен аңлап, ике кызның да күзләренә карап алды, берни дәшмәде. Чыгарылыш кичәсенең икенче көнендә үк кызлар документларны тапшырырга сөйләштеләр. Кем кая бара?
-Мин медицина училищесына. Укып бетерәм дә шәһәргә эшкә китәм, - диде Гөлнара. Иптәшләре бар да борын җыерды. Алар бар да авылдан китәчәк, янәсе.
Гөлнара мәктәптән кайтты да документларын өстәлгә куеп, диванга ауды. Мышк-мышк килеп елады.Бик гарьләнде иптәшләре янында. Кичкә табан Әлфия белән Зөлфиянең әниләре килде. Кызлары белән Гөлнараны да укырга җибәрмисезме, дип сөйләшергә теләде. Кызларның Гөлнараның да укырга китергә теләвен әйтте.
-Юк, алай чыгарып җибәрергә куркабыз.Йөрәгең икедер. Хәзер бик куркыныч заман. Зинхар котыртып йөрмәгез әле, дип дорфа гына сөйләште әнисе.
-Кешенең үзеннән тора инде. Гомер буе кызларны саклап бетерә алмыйсың. Аңлатып сөйләшәсең, ышанасың балаңа. Тәртипсез йөрим дигәне күз алдында да тик тормый. Монда ирләр өстеннән дә йөриләр авылда да, - дип терттереп әйтте Гөлчирәгә.
Ярар, үзегезгә карагыз, кызлар сүзе белән генә килүем, дип чыгып китте.
Икенче көнне Гөлнара шәһәргә документлар тапшырырга китте. Күңеле белән күнде инде. Бәлки шулай яхшы да булыр дип уйлады. Зур күпердән чыгып барганда артыннан Фәрит килеп туктады.
-Әйдә, утыр, дип дәште ишеген ачып.
Гөлнара башын бутады. Юк, дияргә теләде. Ике бармагы белән, атлап күрсәтте. Җәяү барам, дигәнне аңлатты. Фәрит машинасын беркүпме алга атлатты да туктады. Кабинасыннан төшеп янына килде.
- Ник утырмыйсың? Әле бит шактый атлыйсы бар диде.
- Юк, җәяү барам, рәхәт. Кыр җиле исә. Уйланып барасың, рәхмәт,- диде.
Егет ялынып та карады, карышкач китте. Билгеләре яхшы иде Гөлараның укырга керәчәгенә ышандырды лар. Бераз кибетләрдә йөрде дә, кайтырга чыкты. Зур юлдан бераз китте генә тагын Фәрит очрады бит. Каршыга килсә дә, КамАЗын борып алып туктады. - Бу юлы да утырмыйм димә инде. Әйдә илтеп киләм, - диде. Үзеңнән олы кешегә гел борылып торып булмый бит. Утырды. Әкрен генә кайтты егет. Кабинасында чип-чиста. Магнитофонны кабызып җибәрде. Музыка тавышы астында сөйләштеләр. Документларны иттем, диде Гөлнара. Үзеннән олы егет белән ачылып китеп сөйләшергә дә уңайсызланып. - Укып бетердеңме,- дип гаҗәпләнде Фәрит. - Тугызынчыны диде кыз. Урам башына җитәрәк машинасын туктатты. - Бер биш минут кына сөйләшеп утырыйк әле, дигән иде, Гөлнара ишегенә ябышты. - Рәхмәт, кайтам, диде. Фәрит кулыннан тотты. Биш минут, чынлап әйтәм, дигәч Гөлнара туктап калды. - Син Нурислам абыйның зур кызы бит, дип кызыксына башлады. Беркөнне үзеңне танцага да алдым. Башта танымадым.Аннан кем кызы булуыңны әйттеләр. - Ишеттем инде, кабинадан Гөлия әтине мыскыллады, диде Гөлнара. Фәрит уңайсызланып куйды. Сине көтеп утырдым, каядыр югалдың диде. Гөлнара егылганын да сөйләп бирде. Фәрит шаркылдап көлде. - Шул вечердан бирле әллә нәрсә башымны әйләндердең. Ошыйсың, син миңа, шуны беләсеңме, диде Фәрит Гөлнараның кулыннан тотып.
-Ярар, мин киттем, - дип, машина ишеген ачып кыз җиргә сикерде. Фәрит көтмәгән иде. Бала итәкле юбка астыннан кызның озын - тигез аякларын күреп калды. Бөтен тәненнән кайнар тир бәрде. Ну сөйкемле дә бит, үзе. Әнисе төсле күрәсең! Әнә, борын төбеннән күршесе белән рәхәтләнеп барасы җиренә бара, кайта. Нурислам абый юри генә дә бер сүз әйтә алмый, Гөлчирәм,генә дип тора! Шундый уйлардан курка да калды! Әнисенә ошаса! Борын төбеңнән йөреп торганын күрсәң дә дәшмәссең! Айгыр Фәритен дә шулай мыскыллый алырлармы икән!
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 19