#Җиңү_бәйрәме
Мөслимдә һәм районыбыз авылларында Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек эшләре бара.
📸 Фотолар - Гөлназ Җәлилова һәм Рушат Солтановтан, авыл җирлекләреннән.
https://vk.com/album-78072920_302608236
Гаилә елы кысасында үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 7 "А" сыйныфы һәм әти-әниләре өчен "Акыл көрәше" ("Битва умов") исеме астында интеллектуаль уен оештырылды.
- Бәйгедә командалар 3 турда көч сынаштылар. "Эрудит" командасы беренчелекне яулады. Барлык бәйгедә катнашучылар грамота һәм күчтәнәчләр белән бүләкләнде, – дип язалар үзәк китапханәдән.
📸 Фото – район үзәк китапханәсеннән.
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/konkurslar/ati-anilar-ham-balalar-intellektual-iarysta
#Мөслим_мәгарифе
Марсель Әһлиев һәм Аяз Бәдртдинов мәгариф системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ТР Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
📸 Фото – мәгариф идарәсеннән.
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/tema-dnya/laes-saharenda-uzgan-konferenciiada-katnastylar
⚡22 апрельдән 9 майга кадәр Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм Гаилә елы уңаеннан, #МойГеройМояСемья акциясе уза. Флешмоб икенче ел рәттән "Үлемсез полк" онлайн-йөрешенә өстәмә буларак үткәрелә.
⚡Мөслим районында яшәүчеләрне дә социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.
⚡Героегыз турында үзегезнең ВКонтакте сәхифәсендә #МойГеройМояСемья хэштегы белән язма урнаштырыгыз. Аңа сылтаманы әлеге пост астына язып куегыз. Без дә сезнең герой турында сайтта һәм социаль челтәрләрдә сөйләрбез.
#Мөслим_мәгарифе
Алабуга шәһәрендә Алдынгылар хәрәкәтенең "Алга, киттек!" исемле форумы узды.
- Форум эшендә катнашырга безнең районнан сайлап алу шартларын үтәгән Мөслим лицее командасы чакырылган иде. Команда тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Ксения Нәбиева белән берлектә үзләренең игелекле эшләре турында видеоролик әзерләде. "Лицей, алга!" командасы "Беренче булырга" исемле махсус призга лаек булды, - дип хәбәр итәләр Мөслим лицееннан.
📸 Фотолар - Мөслим лицееннан.
1 майдан Россиядә кайбер категориягә керүчеләрнең пенсиясе арта
Тулырак: https://muslumirc.ru/news/aktual/rossiiada-1-maidan-kaiber-kategoriiaga-kerucelarnen-pensiiase-arta
📸 Фото - Татар-информ архивыннан.
#МөслимТВ Бөтенроссия гаилә учагы актанышлыларга тапшырылды
#һава_торышы 2 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 13 метрга кадәр көчле җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көндез +8..+13˚ градус. 📸 Наилә Сәлахова фотосы
#МөслимТВ "Яшь бөреләр" уяна
02:18
_Яшь бөреләр_ уяна.mp4
90 просмотров
Показать ещё