Саранлыкта аңа тиңнәр булмаган. Гомере буе җыйган алтын-көмешләрен җиргә күмеп саклаган.
Байлыгының күплегенә карамастан, ул һаман җыюын дәвам иткән. Яңа алтын-көмешләреннән бизәүгечләр эшләтеп муенына тагып йөргән. «Нигә аларны һәрвакыт үзең белән йөртәсең, авыр бит», – дип әйтүчеләргә:
– Алтын-көмеш миңа көч бирә, ә тәндәге көч саулык өчен файдалы, – дип җавап биргән.
Бервакыт бай диңгеҙ буена сәүдә итергә барган. Шунда суда битен юарга иелгәндә муенындагы авыр бизәүгечләре аска сөйрәп диңгезгә капланган. Дулкыннар аны торган саен эчкәрәк тартып алып киткән, муенындагы асылташлар төпкә сөйрәгән. Коткарырга тырышкан кешеләр дә ярдәм итә алмаган. Шулай итеп, байның бөтен байлыгы үзе белән бергә диңгеҙ төбенә киткән.
Бу дөньяда байлык артыннан куып, чамасыз кыланырга ярамый шул. Бөтен нәрсәдә чама белергә, алтын урталыкны сайларга кирәк.
А. ИСКУЖИН.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1