Бүген музыка белгече,гомеренең әур өлешен Казан консерваториясендә милли рухлы студентлар тәрбияләүгә багышлаган, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, туры сүзле, үтемле каләмле, күренекле галим һәм язучы Нәкый Исәнбәт кызы Йолдыз Исәнбәт туган көн!
(30.05.1936-04.05.2021)
#бу_көн_туган_көн
Татар музыка мәдәнияте, бигрәк тә татар музыка театры тарихы (фольклор нигезләреннән башлап, 1939 елда театр ачылуга кадәр) мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр авторы.
Татар энциклопедиясе сүзлегенә кертелгән 100дән артык мәкалә авторы.
«Татар композиторларының Казан сәхнәсендә куелган музыкаль-сәхнә әсәрләренең сүзлеге» авторы.