Предыдущая публикация
Кемнәр сорап алган язмышны?
Гомер җитми кайчак төзәтергә,
Яшьлегеңдә кылган ялгышны...
Бәлкем,аның артык горурлыгы,
Бәхетенә киртә булгандыр?
Вакытында гафу итә белми,
Ике йөрәк ялгыз калгандыр?
Эләккәндер,бәлкем,сизмичә дә,
Хөсетлеләр корган тозакка?
Аннан..үпкә-рәнҗеш белән дөньясына,
Бикләгәндер күңелен йозакка?
Бу тормышта күргән кайгылары,
Шатлыклары,бәлкем,тигездер?
Хыяллары-чиксез дәрья булса,
Түккән күз яшьләре-диңгездер...
Ялгышып та әйтмик саксыз бер сүз,
Әйләнә ул тирән ярага.
Аңлап яшик әле күңелләрен,
Ялгызлар күп безнең арада.
Күпме көч сорыйдыр,керсез итеп,
Намусыңны саклап калуы!
Авырдыр ул,Язмыш сызган эздән,
Берьялгызың гына баруы...
Халиуллин Айдар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 11
Бу дорес донья сузлерен шигырь юлларына салып
укучыларга житкерер очен бик сикелтеле юллар аша утеп китерге кирек, я шагырь булып таурга киректер диген уйда., сез язган шигырьне беренче мертебе хейрен калып, яратыпта, сокланыпта укыдым...рехмет.
.